Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Солтанов: "Җитәкчелеккә ышанып алдандык"


Фәрит Солтанов
Фәрит Солтанов

Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче корылтае узганга 30 ел булды. Шул тәүге җыенны оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт ветераны, галим Фәрит Солтанов белән бүген инде тарих булып калган вакыйгаларны искә алдык.

1989 елның 17 февралендә Камал театры залында милли хәрәкәтнең беренче зур җыены үтә. Корылтайда Татарстанның мөстәкыйльлеген, татар теленә дәүләт статусын бирү кебек мөһим карарлар кабул ителә. ТИҮ кабул иткән карарларны дәүләт тормышка ашырыр дип ышандык һәм ахыр чиктә алдандык дип искә ала шул тарихи корылтайны алып барган Фәрит Солтанов.

Тарихи җыенга обком ни дәрәҗәдә басым ясаган? ТИҮнең юкка чыга баруына кем гаепле: конгрессны уйлап чыгарган Шәймиевме, әллә аның инде вакыты уздымы? Милли стратегиягә нинди өметләр баглана? Бу хакта ТИҮнең беренче рәисе Марат Мөлековның урынбасары булган, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов белән әңгәмә кордык.

"КОРЫЛТАЙГА АКЧА ҖЫЮДА АРТИСТЛАР ҺӘМ МУЛЛАЛАР КАТНАШТЫ"

— Фәрит әфәнде, Татар иҗтимагый үзәгенең беренче тарихи корылтаена хәзер нинди бәя бирәсез?

— Минем өчен ул тарихи вакыйга. Көндәлек алып бармаганыма бик үкенәм. Чөнки күп нәрсә хәтердә калмаган. Миңа ул вакытта 37 яшь иде.

Марат Мөлеков һәм Фәүзия Бәйрәмова (микрофон тоткан)
Марат Мөлеков һәм Фәүзия Бәйрәмова (микрофон тоткан)

Тарихына килсәк, корылтайга бер ел кала 1988 елның 29 октябрендә Дом политпросвещениядә (хәзерге Татарстан фәннәр академиясе бинасы — ред.), без аны марксизм-ленинизм йорты дип йөртә идек, шунда беренче җыелыш уздырдык. Корылтайны оештыру идарәсе, уналты комиссия булдырылды. Экология буенча хәзер төзелеш университетында фәннәр докторы Мәлик Җиһаншин, аналар комитетын Фәүзия Бәйрәмова җитәкләде. Чит республика, өлкәләр буенча Рәшит Ягъфаров, икътисадны Сәлим Дәүләтшин, мәгариф өлкәсен Хәләф Гарданов, мәдәниятне Мәхмүт Нигъматҗанов, тел юнәлешен Вахит Хаков алып барды. Шуның белән эш китте. Көн саен диярлек җыела идек. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты (ИЯЛИ) аерым бер штаб шикелле булды. Ничек безне куып чыгармаганнардыр. Институтны ул вакытта Мирфатыйх Зәкиев җитәкли иде. Аннары СССР фәннәр академиясенең Казан бүлегендә партком оешты. Ул 3-4 ел эшләп алды. Мин анда идеология буенча урынбасар идем. Аның да файдасы булды.

Марат Мөлековның милли хәрәкәт башында торуы зур бүләк һәм бәхет дип саныйм

Горбачев килеп, үзгәртеп кору җилләре искәч, мөмкинлек ачылып китте. Имеш, без партиягә милли сәясәт өлкәсендә булышабыз дип йөрдек. Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Марат Мөлеков акыллы кеше иде. Партия тарихын укыткан, тормышны белә торган шәхес. Аның милли хәрәкәт башында торуы зур бүләк һәм бәхет дип саныйм. Сабыр иде. Милли хәрәкәткә килгән бер кешене читкә этәрмәде. Марат Мөлеков үзен тота белде. Турысын әйтә иде. Күп әйберне йөрәгенә якын алды. Шуңа бу дөньядан китеп баргандыр да.

— Чыннан да, Татар иҗтимагый үзәген оештыру башында галимнәр торган. Ни өчен милли хәрәкәткә иң элек фән эшлеклеләре тартылды?

— Күбрәк укыган саен уйлана башлыйсың. Мәсәлән, минем ике балам бар. Нишләп әле мин аларны татар балалар бакчасына бирә алмыйм? Ник татар мәктәбендә укый алмыйлар? Шул сораулар борчыды.

Марат Мөлеков
Марат Мөлеков

Мин ИЯЛИда яңа гына оешкан иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә эшләдем. Аның башында Яхъя Абдуллин торды. Монда без Әбрар Кәримуллин, Рашат Әмирханов, Әнвәр Хәйри, Әмир Мәхмүтов, Фәридә Гаффар, Рәфыйк Мөхәммәтшиннар белән эшләдек. Без гел милләт турында уйлана идек. Ул вакытта татарда фәлсәфә булмаган дигән фикер таралган иде. Институтта да Сәләм Алишев кына Казан ханлыгы тарихын өйрәнә иде. Калган кешеләр профсоюз, комсомол хәрәкәтен, биш еллыкларны тикшерделәр. Бу 70нче еллар ахыры, 80нче еллар башы иде.

— 1989 елның 17-18 февралендә узган корылтайга килсәк. Ул нинди шартларда узды? Шул хакта сөйләгез әле.

Милли җанлы кешеләр, исемнәрен әйтмичә генә, акча күчерде

— Иң элек акча җыярга кирәк булды. ИЯЛИда хисап ачтык. Цирк бинасында артистлар белән зур концерт уздырдык. Гөлзада Сафиуллина белән Риф Гатауллин да концертлар оештырып йөрде. Вафирә Гыйззәтуллина зур хезмәт куйды. Бу эштә иң зур артистлар үз өлешен кертте. Милли җанлы кешеләр, исемнәрен әйтмичә генә, акча күчерде. Равил Гайнетдин мөфтияте ул вакытта 10 мең сум бирде. Бу бик зур акча иде. Һәм Корылтайда төрле төбәкләрдән килгән муллаларны аерым бер рәткә утырттык. Бу зур ачыш иде. Атеизм илендә бит бу. Тик күпме акча җыелганын хәзер әйтә алмыйм.

Шулай ук төрле җирләрдән татарларны китерәсе килде. Башкортстаннан Айдар Хәлим, Мәскәүдән Мөхәммәт Миначев, Ригадан Зәки Зәйнулинны кайтарттык. Кырым татарларыннан Мостафа Җәмилев килде. Монда Диләвер Осман ярдәм итте. (чынлыкта Мостафа Җәмилев Казанга 1991 елда икенче корылтайга килә - ред.)

"ОБКОМНЫ ФАЙДАЛАНМАСАК, БЕРНИ ЭШЛӘП БУЛМАС ИДЕ. БУ — СӘЯСӘТ"

— Татар иҗтимагый үзәге корылтаен үткәрүдә обкомнан басым ни дәрәҗәдә көчле булды?

— Бина алу үзе бер тарих булды. Без Камал театры залын сорап обкомга бардык. Алар театр мөдире Шамил Закировтан сорагыз ди. Ә ул — обком рөхсәт бирсә, кертәбез диде. Шулай ике арада уен уйнатып йөрделәр. Алланың рәхмәте, хәл ителде.

Безнең җыелышка обкомнан инструкторлар гел йөрде. Басым көчле булды. Обкомда Рафаил Хәкимов эшли иде. Ул корылтайда төп чыгышны ясады. Саллы чыгыш иде.

Корылтай үткәрергә алты сәгать вакыт бирделәр. Бу вакыт узгач, сәхнә артында Олег Морозов очрашуны туктатуны сорады. Үзегез халыкка чыгып әйтегез дидем. Ләкин туктатмадылар, корылтайны артыгы белән үткәрдек. Ахырдан Вафирә Гыйззәтуллина "Туган тел" җырлады, халык басып җырлады. Шулай җыенны тәмамладык.

Беренче корылтайны оештыручылар, Камал театры, 17-18 февраль 1989
Беренче корылтайны оештыручылар, Камал театры, 17-18 февраль 1989

Каршылыклар күп булды. Халык белән очрашуга заводларга, башка оешмаларга кертмәделәр. Без ул вакытта коммунистлар бит. Мин дә, Марат абый Мөлеков та. Өлкә комитетының идеология бүлегенә барып заводларга кертмәү турында күрсәтмә биргәнсез икән, күрсәтегез әле дип йөри идек. Ләкин бар да яшерен эшләнде.

— ТИҮне обком оештырган дигән сүзләргә ничек карыйсыз?

— Юк инде. ТИҮне бу кеше төзегән, фәлән кеше оештырган икән, дигән сүзләр йөри. Рабит Батулла да төзегән диләр. Укып барам. Кемгә кирәк бу? Дөрес аңлагыз, әгәр обкомны файдаланмасаң, ул вакытта берни эшләп булмый иде. Сәясәт шундый әйбер бит ул. Ничек инде обкомнан башка эшлисең ди?

Обкомда дуслар белән дә аралаша идек. Алар обком икегә бүленгән, сезне яклаучылар һәм сезгә каршы булучылар бар, диләр иде. Ул вакытта Татарстанны союздаш республика итү өчен имзалар томлап җыелды. 40-60 меңләп булгандыр. Диссертация туплаган кебек җыйдык. Обкомда эшләгән Ринат Закиров кулына тапшырдык. Ул Мәскәүдә үзәк комитетның почта тартмасына салды.

— Татарлар арасында моңа каршы булган кайсы шәхесләрне атый аласыз?

— Юрист Кәримов каршы чыгып, суверенитет кирәк түгел диде. Тарихчы Солтанбәков та язды. Рафаэль Мостафин да шул җырны җырлаган кеше.

"ТИҮ КАРАРЛАРЫН ДӘҮЛӘТ ЭШЛӘР ДИП ЫШАНДЫК. АЛДАНДЫК"

— Инде корылтай нәтиҗәләренә килсәк, ул вакытта куелган бурычлар ни дәрәҗәдә үтәлде дип саныйсыз.

— Бу турыда гел уйланам. Корылтайның халыкны уятуда әһәмияте зур булды. Шуннан соң татар мәктәпләре ачылды. Аны берәү дә өстән ачмады бит! Йорттан йортка йөреп, имзалар җыеп эшләнде.

Фәрит Солтанов: "Җитәкчелеккә ышанып алдандык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Карарларга килгәндә, Татарстан союздаш республика була алмады инде. Анысы бездән генә тормады. Татар халкы җәберләнгән, каргалган халык кебек. Сәнәгатьне алыйк. Ул вакытта Татарстандагы җитештерүнең 2 проценты гына республика карамагында иде. Калганы Союз карамагында булды. Милек республикага кайтты. Салымны 50гә 50 иттеләр. Тик хәзер алары да, шартнамәсе дә бетте.

Без татар телен күтәрергә теләдек. Ул вакытта Казанда татарча сөйләшергә ярамый иде. Аннан без күтәргән мәсьәләләрне дәүләт, обком үз кулларына алды. Яңа депутатлар тел турында канун, милли университет хакында карар кабул итте. Без язган карарлар, бурычлар үтәлер дип, җитәкчеләргә ышандык. Аннан дөнья үзгәреп китте. Капитализм үтеп керүгә, халыкта ашау, киенү мәсьәләләре өстен чыкты. Ә без барысы да эшләнер дип ышандык. Милли университет та төзелмәде, күп әйберләр кәгазьдә калды. Югары уку йортында татар төркемнәре оешкан иде — алары да бетте. Алдандык, алдадылар инде. Булган татар мәктәпләре дә бетә бара. Кызганыч.

— Төп хата нидә булган?

— Лидерларның булмавында. Икенче яктан, Фәүзия Бәйрәмова ничек башлады бит. Ул үсте, депутат булды. ТИҮнең көчле вакыты бар иде, депутатлар сайлый идек. Аннан иҗтимагый үзәккә каршы татар конгрессын оештырдылар. Милли хәрәкәтне хөкүмәт үз кулына алырга теләде.

Ә төп хата — җитәкчеләрдән килә. Вакытында кыюлык җитмәде. Латин графикасын кертеп була иде. Телчеләр бәхәсләште, ә алай аны йөз ел эчендә дә кабул итә алмаячакбыз. Латин графикасы сүздә генә калды.

"МӘЙДАНГА ХАЛЫКНЫ КӨЧЛӘП ЧЫГАРУ БУЛМАДЫ"

— Мәйданга халыкны административ ысул белән чыгардылар дигән сүзләр һаман йөри. Халыкны көчләп урамга чыгару булдымы, әллә бу милли хәрәкәткә тап төшерү өчен эшләнәме?

— Иманым камил, мондый хәл булмады. Безнең милләткә каршы эшли торган кешеләрдән мондый сүзләр ишетергә мөмкин. Халык күтәрелеше иде бу. Автобуслар белән Чаллыдан киләләр иде. Ничек инде 1 миллионлы шәһәрдән 30 мең кеше җыеп булмасын ди. Һәр баганага игъланнар ябыштыра идек. Вафирә һәм башка артистлар җырлый иде.

Авыл кибетләрендә союздаш республика өчен имза куярга өндәү кәгазьләре ята иде

Халыкның дәрте — күз алдына китерерлек түгел. Бүгенге белән чагыштырсаң, ул вакытта халыкның сулышы ачылып киткән кебек булды. Авылдагы кибетләрдә союздаш республика өчен имза куярга өндәү кәгазьләре ята иде.

— Татарлар күпләп яшәгән республика, өлкәләрдә ТИҮ үз бүлекчәләрен ачты. Сез Башкортстанга да барып йөргән кеше. Уфада нинди мохит иде?

— Уфада Айдар Хәлим, Кәрим Яушевлар йөрде. Анда очрашуга мин Җәүдәт Сөләйманов белән бергә бардым. Һава аланыннан төшүгә обкомга алып киттеләр. Бездә интернационализм, дип сөйләделәр. Без башкорт темасына кагылмадык та. Татар теле, мәдәнияте өчен көрәштек. Уфада ТИҮне оештырганда залда бер меңләп кеше җыелды. Програм белән таныштырдык. Аннан Себергә дә йөрдек.

— Ә кайсы шәһәрләрдә ТИҮ бүлекчәсен ачу авыр булды?

— Татарстанның бөтен шәһәрләрендә ТИҮнең бүлекчәләре оешты. Чистайда бик катлаулы булды. Күрәсең, урыс шәһәре булгангадыр. Партия оешмалары каршы иде.

"ДӘҮЛӘТ ТИҮдән КЕСӘ ӘЙБЕРЕ ЯСЫЙ АЛМАДЫ"

— ТИҮнең юкка чыгу дәрәҗәсенә җитүенә кем гаепле: татар конгрессын булдырган Шәймиевме, әллә ТИҮнең вакыты чыктымы?

— Шәймиевнең дөнья татар конгрессын оештыруы ТИҮнең әһәмиятен киметте. Алар иҗтимагый үзәктән кесә әйбере ясый алмадылар. Конгресс хәзер дәүләтнең бер органы кебек. Акчаны да дәүләт бирә. Шул ук вакытта конгресста милли хәрәкәттә йөргән кешеләр калды. Төбәкләрдәге бүлекчәләрен карасаң, шул ук ТИҮ кешеләре.

— Шулай да ТИҮнең вакыты чыкты дигән гыйбарәгә ничек карыйсыз?

— Аның вакыты, бәлки, чыкмагандыр. Төбәкләргә барсаң, шул ук кешеләр эшли. ТИҮнең үзендә 80 яшьлек картлар калды. Яшьләр кирәк. Яңа бер дулкын килмичә, алга китеш булмаячак.

"СТРАТЕГИЯ ДИП ЙӨРҮ —​ БЕР УЕН ГЫНА"

— 90 елларда Татарстанның хокукын яклауда ТИҮ зур өлеш кертте. Бүген Мәскәү Татарстанны максатчан рәвештә юкка чыгару сәясәтен алып бара. Хәзер Миңнеханов, Шәймиевләр милли хәрәкәтнең әһәмиятен аңлыймы?

— Алар башка дөньяда гизә. Ахырдан бәлки искә төшәр. Чөнки поезд китеп бара. Халык күрә, байлык бар.

Безнең җитәкчеләрдә үз халкыңны кимсетү сизелә

Татарстан хөкүмәтенә бик аптырыйм. Алардан дәүләт байрагы көнен үткәрергә урын сорыйлар. Урын бирмиләр. Конституция көнен бәйрәм итеп булмый. Хәтер көненә урын бирмиләр, Кирмәнгә кертмиләр, Сөембикә манарасы янына барырга ярамый. Ә урысларның күпме татарның башы киселгән Кирмән буйлап тәре йөрешен үткәрергә рөхсәт бар. Моны бит татар җитәкчеләре эшли. Безнең җитәкчеләрдә үз халкыңны кимсетү сизелә.

Республикада аерым бер катлам барлыкка килде. Фиркадәге бер кеше дә югалмады. Фирка аша узган кеше башкача фикерли алмый инде. Ике буын узмыйча үзгәреш булмас. Татарстанның үз идеологиясе юк. Без нәрсә төзибез? Киләчәктә нәрсә булачак? Балаларыбыз кемнәр булачак? Җавап юк.

Фәрит Солтанов
Фәрит Солтанов

Заманында татар байлары приютлар оештырган, акыллы балаларны укытыр өчен Парижга җибәргәннәр. Татарның Ратушасын, хастаханәләр ачканнар. Хәзер байлар приютлар тотамы соң? "Яңарыш" фонды бар. Заводларда эшчеләрдән җыелган акчага бер мәктәп оештыра алмыйлар. Анысы да татар мәктәбе булмый әле. Өч телле — урыс, татар, инглиз мәктәбе. Татар теле ихтыярига калган вазгыятьтә ата-ана ике телне генә сайлый калса, нәрсә булыр? Өч телле мәктәп ачу да хәл итү юлы түгел бит. Байлар халыктан аерылды.

— Соңгы вакытта татар конгрессы милли стратегия язу белән шөгыльләнә. Аның эскизын районнарда, төбәкләрдә халыкка тәкъдим итеп йөриләр. Бүгенге сәяси вазгыятьтә стратегия булдырырга мөмкинме? Бу процессларны күзәтеп барасызмы?

— Дөресен генә әйткәндә, мин моны бер дулкын дип кабул итәм. Бүгенге сәясәтне карап барсаң, бер телле халык булдыру эше бара. Шуңа да стратегия дип йөрүләр бер уен гына. Аның умырткасы булырга тиеш. Дәүләтең булмаса, ә анда дәүләт турында бер сүз язылмаган, берни эшләп булмый. Үз йортың булмаган кебек. Арендага бирүче сине фатирдан чыгарып җибәрергә мөмкин. Стратегияң дә, планың да бетте дигән сүз. Күрәсең, дәүләт оешмасы булгач, әйтә алмыйлардыр. Ләкин җырлап-биеп кенә булмый.

— Ә Милли шураны җитәкләгән Васил Шәйхразиевның эшен ничек бәялисез?

— Заманында Чаллыда ул милли хәрәкәтне хуплаган кеше түгел дип беләм. Чаллыда бит ТИҮнең бүлекчәсен экстремизмда гаепләп, яптылар да.

"ТАТАРНЫҢ ЯҢА ЛИДЕРЫ КИЛЕП ЧЫКСА ГЫНА"

— 2024 елдан соң өмет күрәсезме?

— Алты елдан соң, без рәт күрмәбез инде. Мин пенсиядә, барысын да үземдә сизәм. Өлкәннәр бу илгә кирәкми. Яшьләргә эш юк. Сүздә бар, эштә — юк. Советлар да шуңа таркалды. Сүз эштән аерыла иде. Хәзер төрле сыйныфлар барлыкка килде. Капитализм. Октябрь инкыйлабы 20 елга соңарган булса, безнең милләт бик алга киткән булыр иде. Мин бу теманы өйрәндем. Гарәп дөньясы, Төркиядә бу хәрәкәтләр бездән соң оешкан. Без алда булганбыз. Инкыйлабтан соң татарга автономия генә биреп, мари, чуаш хәленә төшкән халык без. Репрессиядә зыялыларны кырганнар, куштаннар гына калган. Татарстанны заводлар белән тутырдылар. Хәзер республикада соңгы биш елда яман шеш белән авыручылар ике тапкырга арткан. Әлкидә космодром төзергә телиләр. Без кечкенә генә республика бит. 67 мең кв. км - ул нәрсә инде.

— Бүген милли хәрәкәткә ихтыяҗ бармы? Аны ничек терелтергә мөмкин?

— Терелтер өчен идеология кирәк. Халык арасында фикер тудырырга кирәк. Моны ничек оештырырга? Бу бик авыр. Хәзерге кебек вакыт булса, без ТИҮне оештыра алыр идек микән? Урамга чыгып берәр сүз әйтсәң, экстремизмда гаеплиләр, сине милләтче дип, төрмәгә тыгалар. Наил Нәбиуллин кебек яшь егетләрне кара син. Башлары мәхкәмәдән чыкмый. 10 мең сум җәза түләп торалар. Алар нәрсә таләп итә соң? Артыгын берни сорамыйлар бит.

Фәрит Солтанов хезмәтләре
Фәрит Солтанов хезмәтләре

Русия кануннары белән хәтта Ирек мәйданына якын бара алмыйсың. Фәүзия Бәйрәмованы күпме тапкыр мәхкәмәгә бирделәр. Ул нәрсә сорый соң? Бүген бик кыен. Милләт өчен эшләү катлаулы. Өстән яклаулар табылмаса, сине мөселман дип 20 елга төрмәгә утыртып куярга мөмкиннәр.

— Сезнеңчә, бу эшләрне Татарстан җитәкчелеге башлап йөрергә тиешме?

— Әлбәттә, Татарстан җитәкчелеге. Менә яшьләр министрлыгы бар. Татар телендә лагерь оештыру безнең зур хыял иде. Оештырдылар бит. "Идел" лагере ТИҮдән башланып китте. Җәүдәт Сөләйманов "Сәләт" хәрәкәтен оештырды. Гөлзада Сафиуллина Кырымда "Сөембикә варислары" оештырды. Аңа акча бирүче булмады. Шуңа да хөкүмәт тарафыннан яклау тапмаса, берни булмаячак.

Татарның лидеры килеп чыкса гына. Татарстаннан гына түгел. Америкадан да, башка җирләрдән дә татарларны кайтартырга кирәк. Америкада белем алган, сәясәтчелеккә укыган профессионаллар булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы институтын, пединститут бетереп кенә, ни булсын? Киң караш булырга тиеш. Милләтнең тамыры бар бит. Аны уятып җибәрергә генә кирәк. 80-90нчы елларда әз генә селкенүгә татар ничек күтәрелде бит.

XS
SM
MD
LG