Accessibility links

Солтанов: “Марат Мөлеков онытылырга тиеш түгел”


Марат Мөлеков Төркиядә яшәүче Гали Акыш (сулда) белән
Марат Мөлеков Төркиядә яшәүче Гали Акыш (сулда) белән

20 ел элек милли хәрәкәтне башлап йөрүчеләрне хәзер татар җәмәгатьчелеге бик искә алмый. Тарих институты җитәкчесе урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов, Марат Мөлековны халык онытмас, аның исемендәге урам булыр, аңа багышланган музей да ачылыр дип өметләнә.

1989 елда оештырылган Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлековка 7 февральдә 80 яшь тулган булыр иде. Ул киң җәмәгатьчелек тарафыннан зурлап искә алынмаса да, газет-журналларда аның турында берничә истәлек бастырылды. Татар иҗтимагый үзәгендә Марат Мөлековның урынбасары булып эшләгән Фәрит Солтанов та “Азатлык” радиосының берничә соравына җавап бирде.

Фәрит әфәнде, Марат Мөлековның милли хәрәкәттәге эшчәнлеген сәясәтчеләр, тарихчылар ничек бәяли?

Коммунистлар идарә иткән вакытта милли изелү турында фикер әйтү тыелган елларда Марат Мөлековның милли хәрәкәтне җитәкләве - ул чор өчен дә һәм хәзерге көннән фикер йөрткәндә дә зур батырлык. Ул үзе дә коммунист булган кеше. Мин аның белән бергә партиянең өлкә комитетына йөрдем. Чөнки обкомнан башка берни дә эшләп булмый иде.

Фәрит Солтанов
Ләкин безгә анда фирканең милли хәрәкәткә карата чыгарган карарларын күрсәтмиләр иде. Мин кайвакыт аларга, "сез дә коммунист, без дә коммунист" дип әйткәләдем. “Сез безнең эчке кухняны белергә тиеш түгел”, дип кенә котылалар иде.

Өлкә комитетындагы коммунистлар да икегә бүленде. Шуңа анда да безнең тарафдарлар булды. Дөрес, алар моны ачыктан-ачык әйтмәде, әмма артык юл да бирмәделәр. Ләкин 20-30 мең халык мәйданга җыелгач, җитәкчеләр ирексездән уйлана башлады.

Мин Марат абый белән күп аралаштым. Аның эчке дөньясы бай, бик мәрхәмәтле иде ул. Һәрчак дипломат булды. Бөтен кешене аңларга тырышты. Күрәсең, бөтенесен йөрәгенә сыйдырганга гомере дә кыска булгандыр.

Марат Мөлеков 1990-1995 елларда Югары Советта депутат булып та торды. Ул Яңа Савин районыннан сайланган иде. Без – Җәүдәт Сөләйманов белән икебез сазлыкта, суда утырган иске йортлар, кибетләр янында халык арасында Марат абыйны тәкъдим иттек.

Ә депутат булып сайлангач, шул районда асфальт юллар салдырды, халыкка биргән вәгъдәләрен үтәде. Парламентта Иҗтимагый үзәк күтәргән мәсьәләләрне дә көн тәртибенә куйдырды. Күп өлешен хәл итүгә иреште.

Ә ни өчен ул 1995 елда парламентның икенче чакырылышына депутат булып сайлана алмады?


Мин сайлаучылар өчен җавап бирә алмыйм. Хакимиятнең алдан ук инде үз исемлеге бар дип тә әйттеләр. Бәлки, җитәкчелек Татар иҗтимагый үзәгенең көчсезләнүен сизгәндер. Аннан, бу бит халыктан тора. Агитация дә җитеп бетмәгәндер. Чөнки кеше тора-бара тынычлана, дәүләткә ышана башлый. Әмма Марат абыйның эшләрлек җигәрлеге бар иде әле.

Аннан, кайсы районнан сайлануың да мөһим. Дәүләт Шурасында утыручы шагыйрьләр, язучыларга аерым районнар бирелә. Алар шуннан уза да китә. Татар кешесенә шәһәрдән сайлану кыенрак шул.



Марат Мөлеков турында “дәүләт белән артыграк дуслашты. Таләпләрне ныграк куйган булса, күбрәккә дә ирешеп була иде”, дип әйтүчеләр бар.


Безнең халык кызык халык инде. Юрганына карап аягыңны сузасың дигәндәй, ул вакыттагы сәясәтне аңлаган кеше болай дип әйтмәс иде. Аны читтән карап әйтү бик җиңел. Президент Шәймиевне дә Мәскәү белән артык дус, гел чигенәбез дип сүгәләр. Хәлне бит чынлап торып аңлап бетерергә кирәк.
"Мәдәни җомга" газетында басылган язма


Марат Мөлеков белән дә шулайрак булды. Әмма ул вакытта дәүләтсез бернәрсә дә эшләп булмый иде. Чөнки акча юк, беркая да кертмиләр. Әгәр дәүләт белән элемтә булмаса, Татар иҗтимагый үзәге бернәрсә дә ирешә алмас иде. Газетларга үтеп керү өчен дә дәүләт җитәкчеләре кирәк.

Шуңа күрә мондый гаепләүне урынсыз дип саныйм. Боларны вакыйганы якыннан белмәгән кеше генә әйтә. Моның өчен Мөлеков белән Солтанов урынында булып карарга кирәк. Андый кешеләр мәктәпләрне, телевидение-радионы җиңел генә ачып җибәреп була дип уйлый. Андый әйбер беркая да юк бит ул. Киресенчә, дәүләт белән тыгыз элемтә бары тик уңышка гына китерде.

1989 елда Марат Мөлековның ТИҮ җитәкчесе итеп сайлануын ничек аңлатыр идегез?

Ул озак еллар университетта тарих укытты. Аннан Мөлеков зыялы, халыкны аңлый торган кеше иде. Кешене бит болай гына җитәкче итеп сайламыйлар. Димәк, Марат абый халыкны алып бара алган.

Ул вакытта күп зыялыларыбыз читтән генә карап торды. Тыныч кына университетта укытып йөри бирделәр. Хәзер сугыштан соң батырлар күп була дигәндәй, Марат Мөлековны сүгеп милли каһарман булып йөрүчеләр бар.

Марат Мөлековтан соң милли хәрәкәт лидерсыз калды дигән фикер белән килешәсезме?

Милли хәрәкәт бит бушка эшләде. Дәүләт ягыннан аңлау да җитеп бетмәде. Дөрес, соңрак бюджет акчасына эшли торган татар конгрессы оешты. Әмма ул татар иҗтимагый үзәге түгел инде. Бәлки, хәзер халыкка конгресс белән якынаергадыр. Әмма анда да яңарыш сизелми. Дәүләт җитәкчеләре дә канәгатьләнү кичерә. Шуның өстенә халыкның да теләк-омтылышларын сүндерделәр.

Кызганыч, яңа лидердар бик булмады. Үзәктә өлкән яшьтәгеләр генә калды. Һәркемдә шәхси амбицияләр башланды. Шулай ук татарда милли лидерлар әзерләү эше дә җайга салынмаган. Бәлки, милли хәрәкәткә яшьләр җан өрер әле.



Марат Мөлеков – Себер татары. 1930 елда Төмән өлкәсенең Ялутор районында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, башта Тубыл татар педагогика училищесын, аннан Казан педагогика университетының тарих факультетын тәмамлый. Шуннан соңгы хезмәт юлы Татарстан белән бәйләнгән.

Марат Мөлеков 1997 елның маенда Казанда вафат була. Хәзер Татар иҗтимагый үзәге аның исемен йөртә.
XS
SM
MD
LG