Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче корылтай һәм кырымтатарлар


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

1989 елның 17-18 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче корылтае уза. Шушы тарихи җыенда кырымтатар вәкилләре дә катнаша.

Татар иҗтимагый үзәге оеша башлаганда аның эчендә берничә милли секция барлыкка килде, кырымтатар секциясе – шуларның беренчесе булды. Аннары яхүд (җитәкчесе Зельдович), урыс секцияләре оешты. Ул вакытта ТИҮ башка халыклардан да яклау тапты, әлеге секцияләр моның ачык дәлиле иде. ТИҮнең оешуында кырымтатар вәкилләре беренче көннән үк актив катнашты.

Кырымтатар секциясенең нигезен Казанда укыган кырымтатар студентлары, анда калып инде эшли башлаган кырымтатарлар тәшкил итте. ТИҮнең рәис урынбасары Фәрит Солтановның секциянең оешуында уңай карашы һәм ярдәме шактый булды.

1987 елда кырымтатарларның Мәскәүдә Кызыл мәйданда ясаган массакүләм даими акцияләре Казанда яшәүче кырымтатарларны да рухландырды, тагын да активлаштырды, милли мәнфәгатьләрен яклауга сусаган татар халкының таләпләре Казанда да яңгырый башлады. 1988 елның 29 октябрендә Казанда Дом политпросвещения бинасында татар галимнәре, зыялылары, язучылар, ТИҮне оештырырга йөргән активистларның беренче зур җыены узды. Җыенда алты кырымтатар да теркәлде.

Без, Казанда яшәүче кырымтатарлар җыенда биш кырымтатар булганын белә идек, ләкин алтынчысы кем булганын башта белмәдек. Тәнәфестә шул алтынчы кырымтатар кем икәнлеген ачыклаганда каршыбызга шагыйрь Әхмәт Гадел һәм Ташкенттан Казанга кунакка килгән язучы Риза Фазыл килеп басты. Шулай итеп, Риза Фазылның очраклы булса да җыенда алтынчы кырымтатар булып теркелгәне мәгълүм булды.

Корылтайда кырымтатар делегациясе
Корылтайда кырымтатар делегациясе

Ул җыенга Үзбәкстанның Чирчик шәһәреннән милли хәрәкәттә катнашучылар Усеин Усеинов һәм Сейдамет Халибаев чакырылган иде. Регламент буенча чыгышларга 7 минут каралган булса да, Усеин Усеинов кырымтатар мәсьәләсе турында 28 минут сөйләде. Бу җыенда кырымтатарлардан Дилявер Османов, Надир Бекиров, Исмаил Сулейманов (Казан), Усеин Усеинов, Сейдамет Халибаев (Чирчик), Риза Фазыл (Ташкент) катнашты. Нәкъ менә шушы җыенда ТИҮнең рәсми оешуына беренче адымнар ясалды да: идарә, 13 комиссия сайланды, максатлар билгеләнде, ТИҮ оешуы игълан ителде һәм татар халкына мөрәҗәгать ясалды. Шулай ук бу җыенда кырымтатарлар белән алга таба хезмәттәшлек, кырымтатарларга ярдәм итү йөзеннән Кырымга Татарстаннан яшьләр төзелеш отрядларын юллау кебек тәкъдимнәр хупланды.

Иң мөһиме – бу вакытка хәтле үзен ачыктан-ачык игълан итмәгән яңа милли хәрәкәт, үзенең легальләшү юлына басты. Моннан соң ТИҮнең бүлекчеләрен оештыру эшләре, аның беренче корылтаена вәкилләр сайлау эшләре җәелеп китте.

Беренче корылтайга әзерлек барганда, ИЯЛИнең өченче катында утырган Фәрит Солтанов бүлмәсенең ишеге ябылмый иде. Көне буе кешеләр килеп-китеп торды. Ничек аны ул вакытта эштән алмаганнардыр, күрәсең хакимият бу хәрәкәтнең нәрсә белән тәмамланачагын кузалламаган. ТИҮ рәисе Марат Мөлеков университетта кич читтән торып укыган студентларга укыган лекцияләрдән соң да очрашулар уздыра иде.

Ул вакытта Римзил Вәлиев обкомның "Агитатор сүзе" басмасында ТИҮнең өлешчә платформасын, Тәлгать Бариев Литвада ТИҮнең платформасын, делегатларның мандатларын, Корылтайга кирәк булган башка кәгазьләрне бастырып чыгардылар. Хәтердә калганнарның берсе - юрист Гаял Мортазинның Татарстан Конституциясе проектын, татар теленең статусы хакында проектларны әзерләве.

Сулдан: Мостафа Җәмилев, Марат Мөлеков
Сулдан: Мостафа Җәмилев, Марат Мөлеков

Кырымтатар секциясе исә үз вәкилләрен сайлады. Фәрит Солтанов үзенең әңгәмәсендә беренче Корылтайга Мостафа Җәмилев килде дип әз генә төгәлсезлек җибәргән, чынлыкта Җәмилев Казанга 1991 елда икенче корылтайга килде. 1989 елның 17-18 февраль көннәрендә узган корылтайга исә секция исеменнән Новороссискидан шагыйрь, кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Сеитумер Эмин һәм Гомер Баев делегат итеп күрсәтелделәр, алар 1987 елда Кызыл мәйданда кырымтатарларның массакүләм демонстрацияләрендә катнашкан кешеләр. Мари республикасының Волжски шәһәрендә сөргендә яшәгән кырымтатарлар да секция эшенә җәлеп ителде. Корылтайда кырымтатар делегациясе 10 кешедән торды: 5 вәкил, 5 кунак.

Кырымтатарлар турында чыгышны секция җитәкчесе буларак мин ясарга тиеш идем. Һәрбер чыгышка 7 минут кына вакыт каралган иде. Без чыгышыбызны икегә бүләргә уйладык: мин секция башлыгы, ә Сеитумер Эмин ветеран, шагыйрь буларак сөйләргә ниятләде. 16 февраль кичендә Сеитумер Эмин белән "Болгар" күнакхәнесендә очрашып, булачак чыгышларыбыз хакында сөйләштек, төнгә хәтле бәхәсләштек. Нәтиҗәдә чыгышыбызны бүләргә кирәк түгел, беребез генә чыгыш ясасын дигән фикергә килдек. Иртән президиумга Мөлеков янына барып минем вакытны Сеитумер Эминга бирегез, мин чыгыш ясамыйм, ул ясаячак, дидем. Шулай булды да. Ул бик яхшы чыгыш ясады, аны аякка басып алкышларга күмделәр.

Икенче корылтайда катнашучылар
Икенче корылтайда катнашучылар

Литвадан Менсаид Байрашевский татар сүзләрен кыстыра-кыстыра, без кырымтатарларны яклыйбыз, безнең мазарлар Кырымда калды, диде. Ташкенттан килгән шагыйрь Әдхәт Синегол да чыгыш ясады.

Корылтай башланыр алдыннан безнең секция Камал театры фойесында кырымтатарлар белән бәйле фотолар, архив документлары күргәзмәсен оештырды, кешеләр карап, яныбызга килеп сораулар биреп, теләктәшлек белдерделәр.

Корылтайның икенче көнендә кабул ителгән резолюцияләрнең 13нче мәддәсендә "Кырымтатарлар хакында" дигән өлеш кертелгән иде. Корылтайдан соң кич кырымтатар делегатлары Волжски шәһәренә барып, анда сөргендә яшәүче кырымтатар гаиләләре белән очраштылар. Монда милли мәсьәлә, ТИҮ корылтае карарлары, Волжскида яшәүче кырымтатарлар хакында сүз барды, шигырьләр, җырлар яңгырады. Очрашуда катнашучыларда күтәренке рух, шатлану сизелеп торды.

Кырымтатар мәсьәләсендә Татарстан матбугаты зур эш башкарды. 1987 ел ахырында кырымтатар яшьләре Казанда информацион яктан бик нык эшләде. "Татарстан яшьләре"ндә Флүрә Низамованың "Ватаныма җитеп егылсам", "Комсомолец Татарстана"да Венера Якупованың “Крымские татары или привет от Сталина, "Родина или смерть" һәм башка мәкаләләр чыкты, "Вечерняя Казань", "Аваз" газетында, "Идел", "Казан утлары" журналларында язмалар бастырылды. Татарстан журналистлары, язучылар кырымтатарларга теләктәшлек белдерделәр. Журналист Римзил Вәлиев, шагыйрьләр Роза Кожевникова, Ркаил Зайдулла, радио журналистлары Әхмәт Рәшитов, Рөстәм Акъегет кырымтатарларга багышлап мәкаләләр, тапшырулар әзерләделәр. Рус телендә чыккан “Комсомолец Татарстана” газетының кырымтатарлар белән бәйле саннарын, Казандагы барлык киосклардан сатып алып, Мәскәүгә алып барып, кырымтатарлар пикет ясап торган СССР Югары шурасы каршында депутатларга таратылды. Казан матбугаты ул вакытта беренче булып кырымтатарлар хакында даими рәвештә күләмле язмалар чыгарды. Ул вакытта бу бик зур роль уйнады. Алар Үзбәкстанга да җибәрелде, аннан редакцияләрдә кайтавазлар да оештырылды. Кырымга Казаннан төзелеш отрядлары килде, төрле мәдәни акцияләр оештырылды.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Татарстанга 90нчы елларда "Хайтарма", "Дастан" кырымтатар ансамбльләрен гастрольгә китертүне дә ТИҮнең кырымтатар секциясе оештырды. Аларның Татарстан мәдәният министрлыгына, филармониягә язган хатлары, очрашуларының нәтиҗәсе иде бу. Шул ук секция әгъзалары Казанда үзләренең кечкенә генә "Кысмет" ансамблен оештырып, төрле концертларда чыгыш ясады. "Әй, гүзәл Кырым" җырын ансамбльгә кушылып журналист Флүрә Низамова башкара иде. Аннан соң Кырымга Флюра Низамова, Фәүзия Байрамова килеп кырымтатарлар җыелышларында катнаштылар.

1991 елда Кырымнан мәктәпне яхшы тәмамлаган ун кырымтатар укучысы Казан югары уку йортларына җибәрелде, аларны анда укырга кабул иттеләр. Бу эштә Казан университетының ул вакытта партком җитәкчесе урынбасары булган Җәүдәт Сөлейманов һәм башкалар булышты. Татарстан, Омски, Удмуртия, татарлар яшәгән барлык урыннардан ТИҮнең бүлекләре туплаган кырымтатарларның автономиясен торгызу, аларны Кырымга кайтаруны таләп иткән йөзләрчә имзалар белән ул заман мөрәҗәгатьләренең күчермәләре әле дә саклана.

Кырымтатарлар Фәрит Солтанов, Марат Мөлеков белән бик тыгыз элемтәдә торып эшләде. Фәрит Солтанов ул вакытта ТИҮнең оешуында төп рольләрнең берсен башкаргандыр. Үзе күләгәдә калса да, бөтен кеше белән уртак тел таба алган кеше иде ул. Марат Мөлеков саф, милли җанлы гаҗәеп бер шәхес иде. Ул тарихи елларда эшләнгән эшләр татар дөньясын йокыдан уятты, аның никадәр көчкә ия булганын күрсәтте.

Ләкин төп максатлар, хыяллар, кызганычка каршы, тормышка ашмый калды. ТИҮнең инициативасын хакимияттәгеләр үз кулына алды.

ТИҮ куйган максатларның ахыргача үтәлмәвенә әзерлекле профессионал лидерларның булмавы сәбәпләрнең берсе булса, икенче яктан ТИҮ хакимияткә үзенең милли кадрларын уздыруга ирешә алмавы, үзенең эшчән бер структурасын булдырмавы да сәбәп булгандыр.

XS
SM
MD
LG