Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтататар мәсьәләсе: йөз ел элек һәм бүген


Беренче корылтай делегатлары һәм кунаклары, Бакчасарай, 26 ноябрь 1917
Беренче корылтай делегатлары һәм кунаклары, Бакчасарай, 26 ноябрь 1917

Бу көннәрдә Кырымда һәм кырымтатарлар тупланып яшәгән башка урыннарда кырымтатар халкының беренче корылтаена 100 тулуга багышланган чаралар уза. Шушы уңайдан Азатлык әлеге тарихи корылтай һәм аның бүгенге көндә дә әһәмияте турында язма тәкъдим итә.

6 декабрь Киевта Украина Югары радасында Кырымтатар халкының беренче корылтаена 100 тулуга багышланган тантаналы утырыш ​узды.

13 декабрь шундый ук чара Романиянең Гөстәнҗә (Констанца) шәһәрендә узды. Чарада меңгә якын кеше катнашты диде Азатлыкка Бухаресттагы кырымтатар үзәге активисты Шефкати Абдураман. Романия татарлары бу вакыйганы милли көн буларак билгели.

13 декабрь Акмәчеттә Кымтатар халкының беренче корылтаена 100 тулуга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Анда 1917 елда Бакчасарайда узган корылтай һәм әлеге тарихи вакыйгаларга бәйле фотолар тәкъдим ителә.

Күргәзмә беренче корылтай җитәкчеләренең берсе, Кырым хөкүмәте рәисе итеп сайланган мөфти Номан Челебиджихан эшләгән Акмәчеттәге элеккеге Кантарная, хәзер Чехов исемен йөрткән урамда урнашкан бинада узды.

Беренче корылтай

1917 елның 26 ноябрендә (9 декабрь) Бакчасарайның Хан сараенда узган беренче корылтай - кырымтатарлар тарихында зур әһәмияткә ия вакыйга. 1917 елда Русиядәге февраль инкыйлабыннан соң 25 мартта Кырымда 1500 вәкил катнашында бөтенкырым мөселманнар корылтае уза. Анда 45 кешедән торган мөселман башкарма комитеты һәм аның рәисе итеп Номан Челебиджихан сайлана.

Кыска вакыт эчендә комитет милли мәсьәләдән ераклашкан мөфтиләрне, казыйларны читләштереп, милләтпәрвәр яшьләрне билгели, милли мәктәпләрнең, газет-журналларның санын үстерә. Май аенда укытучылар конгрессы да урыслаштыру сәясәтенә каршы чыга. Кырымтатарларның мондый хәрәкәтенә каршы чыккан Русиянең Вакытлы хөкүмәте 23 июньдә Номан Челебиджиханны тоткарлап ирегеннән мәхрүм итә, ләкин кырымтатарлар моңа каршы чыга һәм 5 мең имза туплап, аны азат итүгә ирешә.

Моннан соң октябрь аенда тупланган мөселман башкарма комитеты кырымтатар оешмаларының корылтаен үткәрә. Монда Номан Челебиджиханның Кырым белән бәйле мәсьәләләрне корылтай хәл итергә тиеш дигән фикере бертавыштан яклана.

Хан сараена кереп барган корылтай делегатларын халык сәламли
Хан сараена кереп барган корылтай делегатларын халык сәламли

Шулай итеп, 100 ел элек 1917нең ноябрь аенда Кырымнан сайланган 76 делегат, шул исәптән дүрт кырымтатар хатыны (алар арасында Исмәгыйль Гаспринскийның кызы Шәфика Гаспринская да була) Бакчасарайда Хан сараенда корылтай уздыралар. Корылтайда Кырым Конституциясе, кырымтатар зәңгәр байрагы, ханнар тамгасы милли символлар буларак кабул ителә. Корылтай үзен парламент дип игълан итә, Кырым хөкүмәте рәисе итеп Номан Челебиджихан, парламент рәисе итеп Асан Сабри Айвазов сайлана.

Моннан соң Кырымдагы башка сәяси көчләр катнашуында Учредительное собрание җыелышы үткәрергә планлаштырыла, ләкин Кырымдагы большевиклар кырымтатар милли хөкүмәтен танымыйлар һәм Акъярдан (Севастополь) Бакчасарайга кораллы большевик матросларның һөҗүмен оештыралар. Кырымтатар эскадроннары аларны Бакчасарай янында туктата, ләкин Акъярга хәтле аларны куып бармыйлар.

Сулдан: Сеитджелил Хаттатов, Асан Айвазов, Номан Челебиджихан, Джафер Сейдамет
Сулдан: Сеитджелил Хаттатов, Асан Айвазов, Номан Челебиджихан, Джафер Сейдамет

1918 елның гыйнвар аенда большевиклар Номан Челебиджиханны тоткарлап Акъярда 23 февраль көнне кыйнап үтерәләр, җәсәден Кара дингезгә аталар. Аның иң якын сафдашы Кырым милли хөкүмәтенең чит ил эшләре министры Джафер Сейдамет Төркиягә китәргә мәҗбүр була.

Кырым тирәсендә тарткалашу

1918 елның апрель аенда Кырымны алман гаскәрләре басып алганнан соң корылтай 19 майда яңадан җыелып Кырым хөкүмәтенең премьер-министры итеп Төркиядән кайткан Джафер Сейдаметны сайлый. Моны алманнар да яклый, ләкин Кырымда булган төрле сәяси көчләр арасында булган каршылыклар аңа бу вазифаны башкарырга мөмкинлек бирми һәм Кырым хөкүмәтен литва татары генерал Сулейман Сулькевич төзи. Джафер Сейдамет бу хөкүмәттә тышкы эшләр министры итеп билгеләнә, Сулькевич корылтай белән элемтәдә тора. Бу вакытта Украина Үзәк радасы таркатыла, хакимият гетман Скоропадский кулына күчә. Аның төп максатларыннан берсе - Кырымны Украинага кушу була. Бу максат белән ул Киевтагы алман илчесе Мумга мөрәҗәгать итә. Кырым хөкүмәте исә Кырымның бәйсез булуын тели. Һәр ике як сөйләшүләр өчен Берлинга делегацияләр юллый. Кырымның тышкы эшләр министры Джафер Сейдамет исә бу мәсьәләдә ярдәм сорап Төркиянең премьер-министры Талят паша белән элемтәгә керә. Талят паша Берлинга килеп тиешле очрашулар үткәрә. Әлеге очрашулар нәтиҗәсендә Талят паша Джафер Сейдаметка Кырымның бәйсезлеге танылганчы император Вильгельм катнашында Кырымда тынычлык урнаштыру конференциясе узачагын белдерә. Кырым делегациясенең Берлиндагы бу активлыгы Совет берлегенең дикъкатеннән читтә калмый һәм ул Германиягә бу мәсьәләдә ризасызлыгын белдерә. Совет берлегенең тышкы эшләр комиссары Георгий Чичерин, Кырым Дон өлкәсе кебек Совет берлегенә керә, аның белән аерым эш кору мөмкин, түгел дигән белдерү ясый. 1918 елның 14-15 ноябрь көннәрендә Сулькевич һәм Скоропадский хакимиятләре таркатыла, Кырым хакимияте Кырымны Совет берлегендә күргән көчләр кулына күчә.

Номан Челебиджихан Корылтай президиумында (уртада)
Номан Челебиджихан Корылтай президиумында (уртада)

Ул вакытта Кырымда 808 903 кеше яшәгән. Алардан 317 825 (44,5%) урыслар белән украиннар, 250 240 (35,1%) кырымтатарлар, 68 159 (8,4%) яһүдләр һәм кырымчаклар, 42 990 (6,0%) алманнар була. Аерым алганда кырымтатарлар саны Кырымда яшәүче украиннардан күпкә күбрәк була.

Ватандашлар сугышыннан соң 1921 елда Владимир Ленин декреты белән РСФСР составында Кырым автономияле совет социалистик җөмһүрияте төзелә, Конституциядә (кырым) татар һәм рус телләре дәүләт телләре итеп билгеләнә.

Кырым мәсьәләсе: тарих кабатлана

1944 елда кырымтатар халкы Кырымнан Сталин боерыгы белән сөргенгә сөрелгәннән соң, 1945 елда Кырым автономиясе бетерелә, 1954 елда Кырым өлкәсе Русия Федерациясеннән Украинага күчерелә.

90нчы елларда сөргәннән Кырымга кайта башлаган кырымтатарлар 1991 елда Акмәчеттә II корылтай уздырып “Милли суверенитет хакында декларация” кабул итәләр, Мәҗлес сайлыйлар. Кырымтатарларның милли автономияне торгызуны таләп итәчәкләрен аңлаган Кырым өлкә җитәкчеләре коммунистлар юлбашчылыгында ашыгыч референдум уздыра һәм Кырымда элекке автономия урынына урыс күпчелегенең Украина составында территориаль Совет Социалистик республикасын торгыза.

Корылтай делегатлары, Бакчасарай, 1917 ел
Корылтай делегатлары, Бакчасарай, 1917 ел

Бу автономиядә Кырымның асаба халкы - кырымтатарларның хокуклары исәпкә алынмый. Сайланган корылтай һәм Мәҗлес дистә еллар кырымтатарларны яклап хәрәкәт итә, ул елларда Кырымга 300 мең кырымтатар кайтып урнаша. Милли дәүләтчелекне торгызу, халык мәнфәгатьләрен яклау көрәше туктамый дәвам итә. Мәскәүгә буйсынырга өйрәнгән Киевтагы югары катлам коммунист җитәкчеләренең варислары "кырымтатарлар Төркия ягына карый" дигән ялган карашларыннан арынмыйча, аларга ышанмыйча, Кырымдагы урыс күпчелеге белән уйнап торалар.

2014 елның февраль аенда Кырымда хакимият биналарында Русиянең байраклары эленеп, Кырым басып алынганнан соң бу уеннар соңгы чиккә җитә. Киевтагы хакимият таркалу чорын кичергәндә Кырым көчләп Украинадан Русия составына күчерелә. 100 ел элек Кырымны Акъярдан килгән большевик-матрослар яулаган булса, бу юлы Кырымны Акъярдан китерелгән коралланган ”яшел кешеләр” яулап ала. Моңа 100 ел элек кебек, каршы чыккан төп көч янә кырымтатарлар булды. Аннексияне танымаган өчен 3,5 елдан бирле эзәрлекләнгәннәрнең дә күпчелеге кырымтатарлар булды.

Челебиджихан Корылтайдан соң Хан сарае алдына җыелган халык алдында чыгыш ясый
Челебиджихан Корылтайдан соң Хан сарае алдына җыелган халык алдында чыгыш ясый

Кырым мәсьәләсене хәл итү өчен бүген Германия, Украина, Төркия, Русия арасында төрле сөйләшүләр бара, ләкин 100 ел элек булганы кебек, хәзергәчә демократия принципларыннан кораллы кырыс көч өстен чыга. Бүгенге көндә дә кырымтатар лидерлары Кырымнан китеп көрәшне чит илләрдә дәвам итәргә мәҗбүр булды, Кырымда калган корылтай, Мәҗлес вәкилләре, буйсынмаганнар исә ирегеннән мәхрүм ителә, югала, кыйнала, Номан Челебиджихан кебек үтерелә. 100 ел элек Кырым мәсьәләсендә сабак алмаган Киев, соң булса да бүген Украина Конституциясенә үзгәрешләр кертеп, Кырымда кырымтатар җөмһүриятен барлыкка китерүгә адымнар ясарга тотынды. Нәтиҗәсе булырмы?

Корылтайның әһәмияте

100 ел элек Кырымда хакимият кулдан-кулга күчкәндә Бакчасарайда узган Беренче корылтай кыска вакытта халыкны үз тирәсенә туплап, аның киләчәген уйлап эш итте. Бер яктан кырымтатарларга каршы булган көчләр Кырымны эчтән какшатып торганда, икенче яктан зур дәүләтләр Кырымга һөҗүмнәрен туктатмаганда, Беренче корылтай бу һөҗүмнәргә каршы торган милли көрәшнең иң югары ноктасы булды.

Иң мөһиме - корылтай узган гасырның башында кырымтатар халкының баш стратегиясенә, ягъни кырымтатар дәүләтен яңадан торгызу стратегиясенә нигез куйды. Русиядәге мөселман халыклар арасында милли корылтай уздыручылар арасында кырымтатарлар беренчеләрдән иде. Европа илләрендә хатын-кызларга сайлау хокукы бирелмәгәндә дә кырымтатар корылтаена дүрт кырымтатар хатыны делегат итеп сайланган. 100 ел элек уздырылган корылтайның дәвамчысы булган 2013 елда чакырылган VI корылтай бүгенге шартларда да үзенең вазифасын башкара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG