Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта кырымтатар халкы корылтаеның 100 еллыгына багышланган чаралар узды


Киевта кырымтатар халкы корылтаеның 100 еллыгына багышланган плакат

6 декабрь Украина Югары радасында кырымтатар халкы корылтаеның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды. Чара Украина һәм кырымтатар гимннары белән ачылды.

Украина Югары радасы бинасында үткән чарада катнашу өчен Киевка Кырымнан корылтайның йөзгә якын делегаты, Русиядә тыелган мәҗлес җитәкчеләре, Төркия, Европа илләреннән вәкилләр килде.

Чарада Украинаның элекке президентлары Леонид Кравчук, Виктор Ющенко катнашты. Утырышны Украина Югары Радасы рәисе Андрей Парубий ачты.

"1918 елда без Кырымны ничек азат иткән булсак, бүгенге чорда да шулай азат итәчәкбез. Кадерле кырымлылар, без сезнең белән, Кырым үз йортына кайтачак.

Андрей Парубий
Андрей Парубий

Бу ел 17 мартта бу залда Украинаның үзәк радасы оешуына багышланган тантаналы чара узган иде. 100 ел элек Украинага кергән Кырымда кырымтатарлар 1917 елда үзләренең дәүләтчелеген торгыза башлады. Бакчасарайның Ханнар сараенда узган корылтайны Украина үзәк радасы телеграм белән котлады.

Кырымтатарлар мөселман илләре арасында беренче булып хатын-кызларга корылтайга делегат булып сайлануга хокук бирде. Кырымтатар җөмһүрияте төрки халыклар арасында беренче булып торгызылды, хәтта Төркия бу мәсьәләдә бу гамәлне алардан соң кылды. Кырымтатарларның һәм украиннарның язмышы уртак”, дип тәмамлады чыгышыны Андрей Парубий.

Утырышта Украина президентының корылтайның 100 елыгына багышланган котлавы укылды. Котлауда Украинада Кырымтатар милли автономиясен барлыкка китерү буенча чаралар, Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен эшләр бара диелде.

Чыгышын украин телендә башлап җибәргән кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев аннары кырымтатар теленә күчеп дәвам итте. Залда утырган депутатлар өчен синхрон тәрҗемә оештырылды. Ул корылтайның тарихы, аның карарлары хакында сөйләде.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

"1991 елда Акмәчеттә чакырылган II кырымтатар халкы корылтаен үзен демократик ил дип игълан иткән Украина танымады. Бүген күп кенә аналитиклар фикеренчә, әгәр ул вакытта Кырымда кырымтатар җөмһүрияте торгызылган булса, Кырымның аннексиясе болай җиңел булмас иде”, диде ул. Сүзене дәвам итеп, Мостафа Җәмилев Украина составында Кырымтатар милли автономиясен барлыкка китерү хакында Украина Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр өчен Украина Югары радасы депутатлары тавыш бирерләр дип өметләнәм," диде.

Русиядә тыелган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров украин телендә чыгыш ясап 1917-1918 елда корылтайның әһәмияте, ул дәвердәге Кырым-Украина мөнәсәбәтләрен яктыртты.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

“Инде безнең чорда 1991 елдагы Кырымда кырымтатарларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмаган Украинаның Кырымда территориаль автономия барлыкка китерүе Украинаны катастрофага китерде, бу хатаны төзәтергә вакыт җитте. Украина Конституциясенә тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк. Кырымда кырымтатар милли автономиясен барлыкка китерү - Кырымны аннексиядән азат итүнең иң кыска юлыдыр. Бүген Кырымда 50гә якын кеше ирегеннән мәхрүм ителде, 100дән артык бала ятим калды. Безгә аларны да уйларга кирәк”, диде Рефат Чубаров.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG