Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Солтанов: "Милли хәрәкәт телебез мөшкел хәлдә калу сәбәпле башланды"


Фәрит Солтанов
Фәрит Солтанов

30 август Татарстанның суверенитет турында декларация кабул итүенә 30 ел тула. Шул елларда бәйсезлек өчен көрәштә актив катнашкан, ТИҮнең тәүге җыенын оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт ветераны, галим Фәрит Солтанов белән 30 ел элек булган тарихи вакыйгаларны искә алдык.

— Фәрит әфәнде, моннан 30 ел элек шушы көннәрдә Казанда халык Ирек мәйданын тутырып митинглар уздыра, Татарстанга суверенитет таләп итә иде. Шул елларга бер әйләнеп кайтып, хәтирәләрегез белән уртаклашыгыз әле.

— Суверенитет көне болай гына барлыкка килмәде, халык шул көнне генә урамнарга чыкмады. Бу хәрәкәт 1980нче еллар азагында башланды. 1986-1987 елларда татар иҗтимагый үзәге дигән хәрәкәт барлыкка килде. Азатлык таләп иткәндә һәр халыкны берләштерә торган, халыкны туплый торган бер объект була. Бездә татар халкын туплый торган объект — татар теленең халәте иде. Татар иҗтимагый үзәгенең корылуы да, азатлык таләп итүләр дә телебезнең мөшкел хәлгә җитүеннән иде. Татарча белем биргән мәктәпләр булмау, татарча сөйләшмәү әкрен-әкрен халыкны шул мәсъәлә тирәсенә бергә туплады.

Халык тора-бара бу мәсьәләне автономияле республикада гына хәл итеп булмавын аңлады һәм союздаш республика статусы таләп итә башлады. Хәтеремдә, беренче тапкыр халыкны җыю циркта булды. Артистлар концерт куйды. Фойеда өстәлләр куйдык. Һәм Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп имза җыю башланды. Халык курка-курка гына, як-ягына каранып куллар куеп китте. Без татарлар арасында гына түгел, урыслар арасында да аңлату эшләре алып бардык.

Урысларга ничек аңлаттыгыз ул фикерләрне?

— Аларга аңлатулар нигездә икътисад ягыннан булды. Ул вакытта Татарстандагы барлык сәнагать корылышлары Мәскәүгә буйсына иде. Табышның 98% Мәскәүгә китә, 2%ы бездә кала иде. Татарстанда җитештерелгән тауарлар Балтыйк буендагы өч республика җитештергән тауардан күбрәк чыга иде. Ә Татарстанга бюджет автоном республикалар күләмендә генә бирелә иде. Менә шушы саннарны китерә идек аларга.

ТИҮнең икъсадчылар төркеме төрле таблицалар ясап, аларны заводларда, фабрикаларда тарата башладылар. Шулай итеп халыкта фикер туды. Ягъни, безгә суверенитет кирәк дип урамнарга бер көндә генә чыгылмады.

Казан урамында татар яшьләре
Казан урамында татар яшьләре

Халыкта ул вакытта энтузиазм бик көчле иде бит. Һәм ул вакытта милли интелллегенция дә бик көчле эшләде. Мин хәзер моны күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер бит нинди генә кануннар кабул итмәделәр. Хәзер бер сүз әйтсәң, шундук экстремист, милләтче дип җавапка тарталар. Ул вакытта ничектер иркен иде. Аннан соң, хәзерге белән чагыштырганда, яшьләр дә, студентлар да батыррак иде.

Ул көрәштә радио-телевидениенең роле нинди булды?

— Телевидениедә ул вакытта безгә теләктәш кешеләр эшләде. Телевидение башлыгы Фоат Бәдретдинов иде. Махсус бәхәс тапшыруы оештыра идек. Анда обкомнан һәм безнең яктан кешеләрне чакыралар иде. Алай түгел, болай ул, дигән шикелле ике як бәхәсләшеп, халыкка аңлату эше алып бардык.

Обкомнан ничек киләләр иде бу очрашуларга? Әлеге дебатларда ниләр сөйләшә идегез?

— Алар мәҗбүри килә иде. Телевидение алар кулында, аларның да үз идеологиясе бар иде. Алар республикада бар да әйбәт, мөмкинлекләр бар дип аңлата иде. Бүген булганы кебек ялган сөйлиләр иде инде.

Халыккка аңлату эшләре тагын нинди рәвештә барды?

— Без эшләгән һәр җирдә теләктәшлек төркемнәре бар иде. Завод булсын, мәктәп булсын, югары уку йорты булсын, бар җирдә. Шулар аркылы эшли идек берәр митинг җыясы булсак. Митингларга чакыруларны шулай ук телеграм баганаларына, урамнардагы диварларга кулдан язылган яисә машинкада бастырылган листовкалар, белдерүләр ябыштыра идек. Митингларны концерт рәвешендә оештыра идек. Халык килә һәм без шунда аңлату эшләре алып бара идек.

30 ел элекке мититнгларны уздыруда аеруча Фәүзия Бәйрәмова ролен билгеләп үтер идем. Ул үз чыгышлары белән халыкның йөрәгенә үтеп керә иде, халыкны үзе артыннан ияртә ала иде.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый. Уңда Марат Мөлеков
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый. Уңда Марат Мөлеков

Ул вакытта эш урыннарында кечкенә төркемнәр оешкан иде дип әйттегез. Бу төркемнәргә хакимиятнең басымы булмадымы, КГБ аларны таратырга тырышмадымы?

— Ничектер ул вакытта безгә басым булмады. Аннан соң без дәүләтне бәреп төшерик, җитәкчеләрне алып ыргытыйк дигән максат белән бармадык. Обкомдагылар, боларга хакимият кирәк, дип әйтәләр иде ансы. Безнең андый уй башта да булмады. Бер караганда, хакимият кирәк тә булган, ансыз эшләп булмый да бит. Ул вакыттта без алай уйлый да белмәгәнбез инде. Без союздаш республиканы шул җитәкчеләрнең үзләреннән эшләттермәкче идек.

Сез, элек булганы кебек хәзер дә түрәләр ялган сөйли, дип әйттегез. Бу ялганнар кайсы өлкәләрдә күренә?

— Ул вакытта да татар телендә белем бирүче мәктәп бар дип әйтәләр иде, хәзер дә бар диләр. Әмма телне өйрәнү ник юк соң алайса. Аптыраш бит инде. Хәзер шул кадәр татар мәктәбе, шул кадәр татар балалар бакчасы бар дибез. Ләкин бит балалар татарча сөйләшмиләр. Татарча белмиләр. Ронода, мәктәбендә, министрлыгында кеше өстендә кеше утыра, ә нәтиҗә юк. Менә ялган кайда ул.

Бездә ришвәтчелек һәм ялган бергә бара

Бездә ришвәтчелек һәм ялгататарлар аерым дәүләт төзи дип карыйларн бергә бара. Болар булганда милләтне бернинди яхшылык көтмәячәк. Беренче ялган сайлаулардан башлана. Халык бөтенесен белеп тора, ничек сайлау буласын.

Авыруын яшергән — үлгән, ди халык. Авыруга диагноз куеп, аны вакытында савыктырырга кирәк. Без, чәчәк атабыз, дип чынбарлыкны яшерсәк, бетәчәкбез. Халыкның барыбер күзен томалап булмый.

Фәрит әфәнде, Казанда союздаш республика статусы таләп итеп оештырылган беренче митингны хәтерлисезме?

— Тәгаен хәтерләмим. Хәзерге Татарстан фәннәр академиясе бинасы артында "Дом политпросвещения" дип аталган бер бина бар иде. Милли хәрәкәтнең иң беренче зур җыелышы шунда булды. Анда обкомнан инструкторлар килгән иде, халыкның басымы белән алар аннан чыгып китергә мәҗбүр булдылар. Анда йөздән аптык кеше катнашкандыр.

Ул елларда шундый җыелышларга халыкны җыю авыр идеме?

— Авыр дип әйтмәс идем. Рупорлы автобусы да табылды. Сөйләүчеләр күп иде. Оештырганда, әйткәнемчә, белдерүләр ясап, листовкалар язып бардык.

Ничектер халык кузгалган иде. Чаллыдан автобус-автобус киләләр иде. Кайбер җитәкчеләр өстәгеләргә сиздермичә генә безгә үзләре ярдәм итергә торалар иде.

Бүген Беларуста халык үз теләге белән чыкккан шикелле, ул елларда Татарстанда да митингларга халык үз теләге белән чыга торган иде.

Казанда митинглапның берсе
Казанда митинглапның берсе

Митингларга күбрәк халыкның кайсы катламы чыкты?

— 35-40 яшьлекләр һәм олырак яшьтәгеләр чыга иде. Кыскача гына әйткәндә, акыл кергән кешеләр мититнгларга йөри иде. Уртача алганда 50-60 яшьлекләр. Хәрбиләр дә күп йөри иде. Татар булулары аркасында җәберләнгән кешеләр бар иде. Чараларга килүчеләрдә системга карата эчке рәнҗүләре булганнары да бар иде.

Митингларга урыслар чыга идеме?

Урыслар татарлар аерым дәүләт төзи дип курка иде

— Юк, күп йөриләр иде дип әйтмәс идем. Алар, татарлар аерым дәүләт төзи дип карыйлар иде. Мин эштәге урысларга, татарларга аерым трамвай, аерым тролллейбус булмый бит инде, без бергә булырга тиешбез дип әйтә торган идем.

Урыслар, Татарстан мөстәкыйль булса, Волгоградтагы урыслар нишли, Кургандагы урыслар нишли, дип сорыйлар иде. Урысларда менә шундый аң бар иде. Татарлар шулай дип башларына китереп карамас иде. Русиянең дәүләт аңы да шулай бит. Читтәге урысларны кайгыртып кая гына барып тыгылмый бит Русия.

Митинглар күбрәк кайсы айларда була торган иде?

— Дәүләт советының сессияләре вакытында күбрәк була иде. Без сессияләр алдыннан нинди мәсъәләләр күтәреләсен белә идек. Августта да менә шул сессия алдыннан уздырыла башлады митинглар. Ул вакытта бер атна буена Ирек мәйданында митинглар барды дип хәтерлим.

Митингларда төрле шигарләр дә күтәрелгән, темаларны ничек сайлый идегез?

— Материаллар алып үзебез яза идек. Берсендә Тукайның сүзләрен истә тотып “Татар халкы үлгәнме, әллә инде йокклаган гынамы”, дигән зур итеп шигарь язгыным истә калган. Ләкин без ниләр язасын алдан киңәшә торган идек. Теләсә кем башына нәрсә килде шуны язып урамга чыгу юк иде. Рәссам егетләребез бар иде, бөтен нәрсә энтузиазмга корылган иде. Анда кем булдыра алды килде.

Шигарләрнең берсе
Шигарләрнең берсе

Студентлар да актив катнашкандыр?

— Шуңа игътибар иттем, ветеринария, төзелеш институтларыннан студентлар күп йөри иде. Аспирантлар, фән докторлары актив катнашты. Мондый җыелышлар коры җыелышлар түгел иде, системлы, аңлы рәвештә кешеләр катнашкан митинглар иде.

Хакимиятләр бу митингларга ничек карады? Алардан басым булдымы?

— Булды инде ничек булмасын. ТИҮнең Камал театрында узган беренче корылтаенда Олег Морозов килеп, "Туктатыгыз, туктатыгыз", дигән иде. Бүгенге көндә үзе Татарстанны Мәскәүдә күрсәтә әнә. Хакимияттә эшләгән бер танышым берничә елдан соң миңа, Фәрит өстә дә бер өлешебез сезнең яклы, бер өөлешебез сезгә каршы иде, дип әйткән иде.

Фәрит әфәнде, суверенитетның нәтиҗәләре нинди булды сезнеңчә?

— Эшләнгән эшне күрә дә белергә кирәк ансы. Кулдан ычкындырган әйберләребез дә бик күп булды. Уңай якларына килсәк, ул заманда бик күп кеше бушка торак алды. Татар мәктәпләре ачылды. Юллар төзелде. Татарстанны таный башладылар.

Әмма адәм баласы ашап эчеп кенә кәнәгатьләнмәскә тиеш. Югыйсә ул хайваннан аерылмый. Кешегә шулай ук җан азыгы да кирәк. Шул ук гасырлардан килгән телебезне саклау, аны үстерү. Менә без шуларны эшли алмадык.

Моны эшли алмауда нинди хаталар булды?

— Ялган белән барылды. Мәскәү басым ясый дип әйтелсә дә, берәү дә килеп татарча сөйләшмә, балаңны татар мәктәбенә бирмә дип әйтми. Халык шул дәрәҗәгә җиткән, хәзер безнең идеологиябез юк. Элек башта Татарстан, аннары гына Русия дип әйтү бар иде. Ә хәзер яшьләргә барыбер. Татар милли университетын төзергә була иде бит, төзелмәде.

Дини якны үстерделәр, телне оныттылар

Ә менә дини якны үстерделәр. Мәдрәсә бар. Ислам университеты бар. Хәзер инде Болгар Академиясе дә булды. Докторлык та яклап була хәзер дин буенча. Ә татар телендә берни юк. Хәзер татар теле курслары мәчет каршында ачыла башлады. Татарстан җитәкчелеге бу турыда бераз уйлый микән ул?

Теге еллар белән чагыштырганда, милли ягыбыз күпкә артта калды. Радио-телевидениедә дә хәзер милли мәсъәләләр сөйләнелми, халыкка күбрәк Җәвит-кәмит күрсәтелә. Алдандык дип әйтер идем мин. Бүген дә шул ук җитәкчеләр утыра. Хәзер яңа дулкын булырга тиеш. Теге вакытта Аллаһы Тәгалә безгә шундый мөмкинлек бирде, без катнаштык. Ә хәзер андый мөмкинлек кайчан килер ай һай белмим.

Бездә хәзер бердәмлек юк. Мәскәүдә төрмәдә яшь татар галиме Азат Мифтахов утыра әнә. Ник аны Мәскәүдәге урыс яшьләре генә яклап йөри, ник мондагылар берсе бер сүз әйтми. Чөнки бездә бердәмлек юк. Нигә бердәмлек юк, чөнки безнең хәзер идеологиябез юк.

30 ел элек ул идеология бар идеме?

— Әлбәттә бар иде. Ул вакытта татар булу бер горурлык иде. Хәзер битарафлык нигәдер. Ул вакытта милли аң көчле иде бит. Хәзер бармы соң милли аң?

Хәзер җитәкчеләр үз сүзләрен үтәми. Әйтик беренче президент Миңтимер Шәймиев Милли университет төзү өчен боерыкка кул куйды. Ул боерык үтәлмәде. Латин графикасына күчәбез дип кул куйдылар, аңа күчелмәде. 100 еллыкка Сөембикәгә һәйкәл куябыз диделәр, хәзер ул турыда сүз дә чыкмый. 1552 елда шәһит булганнарга да һәйкәл була диделәр, ул һәйкәл һаман да юк. Хурлыкмы ул, мескенлекме ул безнең җитәкчеләрнең. Мин моны һич аңламыйм.

Казанда митинг
Казанда митинг

30 ел элекке август митингларында төп таләпләр ниләр иде? Дөрес таләпләр куелдымы ул вакытта?

— Башта союздаш республика дәрәҗәсенә җитү таләбе куелды. Аннан соң аерым дәүләт булмагач, берни эшләп булмауны аңладык. Аерым дәүләт булып барлык органнар эшләп китсен өчен анда барысы да дөрес куелган иде. Җитәкчеләр эшләделәр, шартнамәләр төзеделәр. Халык аларга ышанды. Шартнамә нигезендә Мәскәү безгә ирек бирде. Аннан үзегез беләсез шартнамә юкка чыкты, без алдандык.

Ни өчен таләпләр үтәлмәде дип уйлыйсыз? Моның төп сәбәбе нәрсәдә булды?

— Баштарак та әйткәнемчә җитәкчелек халыкны алдады. Татарстан җитәкчелеге Мәскәүгә әкрен-әкрен бар нәрсәне бирә барды. Ахырдан тел дә бирелде. Урыслар үзләре үк әйтә бит, татар телен сез үзегез якламадыгыз бит, ди. Ул да алдау бит инде.

30 август —​ Татарстанның суверенитет көне хәзер Шәһәр көне, Республика көне дип кенә искә алына, бәйрәм ителә. Мондый үзгәрешкә ничек карыйсыз?

— Бу шулай ук үзебезнең дәрәҗәбезне күрсәтеп тора. Суверенитет көнен хәзер шәһәр көненә әйләндереп калдырдылар. Оят бит инде бу! Без гомумән үзебез белән горурлана белмибез. Суверенитет бәйрәме дип хәтта авыллардан киләләр иде бит. Хәзер бу бәйрәм районнарда да бетте. Ә нигә булган әйберне әйтмәскә? Тарих бит ул, документлары да бар. Әйтсәң сүз, төртсәң күз инде.

Митингта Яшел Үзән вәкилләре
Митингта Яшел Үзән вәкилләре

Фәрит әфәнде, Ул вакытта татар иҗтимагый үзәге бик көчле, милли чараларга үзе артыннан халыкны ияртә ала иде. Хәзер исә ТИҮнең булган бинасы да тартып алынды, ул бер подвалга күчте. Татарстан суверенлыгы өчен актив көрәшкән ТИҮне хакимият ни өчен хәзер күрмәмешкә салыша, аңа төрле яклап аяк чала дип уйлыйсыз?

— Үз халкыңнан шикләнү безнең җитәкчеләргә бик хас нәрсә ул. Ничек шулай була икән ул. Үз халкыңа беренче чиратта таянырга кирәк бит инде. Югыйсә бит татар иҗтимагый үзәге хакимияткә каршы бер нәрсә дә эшләмәде. Нигә шикләнергә кирәк? Татарстан Конституциясе көнен билгеләп узыр өчен хәзер шәһәр үзәгендә урын бирмиләр. Каядыр Тинчурин паркында уздырыгыз диләр.

Аннан татар миллли хәрәкәтен үз кулына алу өчен Дөнья татар конгрессын төзеп куйдылар. Чит төбәкләрдәге татар иҗтимагый үзәгенең филиаллары татар конгрессы филиаллары булып киттеләр. Бу махсус эшләнде һәм татар иҗтимагый үзәгенең дәрәҗәсе әкренләп төшерә барылды. Халыкның энтузиазмы да кимеде.

Шулай да ТИҮ үз максатларына ирешә алдымы?

— Вакытлыча ирешә алды дип әйтер идем. Барыбер уңай якка үзгәреш булды инде. ТИҮ булмаса, мондый үзгәрешләр була алмас иде дип уйлыйм. Милләт күтәрелмәсә, булмый ул. Бездән күреп башкалар, әйтик башкортлар хәрәкәтләнә башлады ул чорда. Аларны кимсетеп әйтүем түгел, Җәүдәт Сөләйманов белән беренче тапкыр анда баргач, алардагы миллли хәрәкәтнең булмавын күргән идек. Шуннан соң аларда милли хәрәкәтне дәүләт оештырды, ә бездә халыктан чыккан әйбер иде ул. Без Идел буендагы күп кенә халыкларга үрнәк булдык.

Сезнеңчә, ТИҮ төп нәрсәгә ирешә алмадымы?

— Милли университет төзүгә ирешә алмады. Ул вакытта әле университетка кергәндә дә имтиханны татарча биреп кереп була иде. Хәзер ансы да калмады. Җитәкчеләребез дә бит, татар теле сөйләм теле булса, җитә дип әйтә бит. Алар үзара гына сөйләшеп калмый, андый сүзләрне мөнбәрдән үк әйтә. Сөйләм теле генә кирәк булгач, без чегәннәр сыман булабыз бит инде.

Әңгәмәбез башында татар милли хәрәкәтенең башлануына татар теленең төпкә төшүе сәбәп булды дип әйттегез. Хәзер дә татар теленең хәле мөшкел. Ничек уйлыйсыз, хәзер шушы сәбәптән милли хәрәкәт яңадан күтәрелә аламы?

— Мин бу мәсъәләдә икеләнәм.

Ни өчен?

— Чөнки менә 30 ел эчендә яңа буын барлыкка килде. Безгә ул вакытта 30-35 яшьләр иде. Мин хәзерге яшьләрдә битарафлык күрәм.

Бөтен өмет яшьләрдә дип әйтергә телисезме?

— Әлбәттә. Башка кемдә була ала?

Татар теле алга таба да дәүләт теле дәрәҗәсендә кулланылмаса, ни булачак дип уйлыйсыз?

— Минемчә, бу мәсьәләгә төптән карарга кирәк. Нульдән башлаган кебек башларга кирәк. Мин, мәсәлән, хәзер татар теле 30 ел элеккедән дә түбәнрәк төшкәндер дип уйлыйм. Ул вакытта әле ничектер авылларда татар мәктәпләре бар иде. Хәзер авыллары да бетеп килә, авыл булмагач, мәктәбе дә юк. Татар зыялыларын тулыландыру авыллардан килә иде бит. Авыллар юк, шәһәр урыслашкан.

Бүген татар милли хәрәкәтен моннан 30 элеккеге дәрәҗәсенә кайтарып буламы?

— Бүген Русия кануннары андый хәлгә ирек бирмәячәк. Алай җәелеп китергә мөмкинлек юк хәзер. Хәзер безгә булган оешмалар аркылы эшләргә була. Механизмны эшләтергә кирәк. Эшләтмәсәң булмый.

Ә халыкның үзендә милли хәрәкәткә ихтыяҗ бар дип уйлыйсызмы?

— Миңа калса, милли хәрәкәт, бер төрле оппозиция барыбер кирәк ул. Алай түгел, болай ул дип әйтеп торучы кирәк. Эштә дә төрле фикерле кеше була, шуннан уртак фикергә киләсең. Милли хәрәкәт бит ул аерым, хакимият әйтә алмаганны әйтә. Халыкның кирәген белгән милли хәрәкәт булса, халык милли хәрәкәткә иярә.

Сезнеңчә, татарларның бәйсезлек елларыннан алып чыккан милли рух, хөррият хисе хәзер дә татарның күңелендә сакланамы?

— Минемчә, бар ул. Яшьләргә юл биреп, менә шул хисләрне үстерергә кирәк. Хакимиятттә һаман да бер үк кешеләр утыргач, яшьләр нишләргә тиеш? Алар ничек үсергә тиеш? Яшьләр арасында да лидерлар булырга тиеш.

Киләчәккә бер күз салсак, Татарстанның киләчәген ничек күзаллар идегез? 30 ел үтте, тагын бер 30 елдан Татарстан нинди булыр икән, сезнеңчә?

— Хәзер Мәскәүдән Казанга бик тырышып юллар салмакчылар бит инде. Алга таба Мәскәүләргә монда килергә тагын да җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Бу тизлек белән барса, илебез акрынлап югала барыр кебек. Казан шәһәр булып калыр. Республикабыз гадәти бер республикага әйләнер, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, мин 30 елдан соң үзебезнең, милләт буларак, Кызыл китапка керүебездән куркам.

XS
SM
MD
LG