"Суверенитет балалары"
30 август – Татарстан суверенитеты көне. 28 ел элек кабул ителгән Декларациянең бүгенге көндә исеме генә калды, хакимият суверенитет сүзен телгә алырга да курка. Татарстанның хокуклары, яулап алган ирекләре 28 ел эчендә юк ителде. Хокуклар юк, ләкин мөстәкыйльлек елларының иң мөһим нәтиҗәсе – шул елларда тәрбияләнгән яшьләр. Алар 90нчы елларда үсте, белем алды. Шушы буын суверенитет еллары турында ни уйлый, ул елларның нәтиҗәсен нәрсәдә күрә? Нинди казанлышлар һәм хаталар булган дип саный? Татарстанның киләчәген ничек күзаллый? Азатлык "Суверенитет балалары" дигән видеопроект тәкъдим итә. Рәхим итеп карагыз, дусларыгыз белән дә бүлешегез.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
октябрь 21, 2026Башкорт хатыны туганын сугышка җибәрелмәве өчен көрәшә
-
октябрь 13, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра"
-
октябрь 09, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?
-
октябрь 09, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды
-
октябрь 08, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүме булды
-
октябрь 07, 2026Казанда Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар