Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киләчәк буыннарга түбәсез дәүләт биреп калдырабыз"


"Татарстанның суверенитет декларациясе – яңа дәүләтчелекнең нигез ташы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:18 0:00

Татарстанның мөстәкыйльлек көнендә Казанда суверенитет декларациясенең 28 еллыгына багышлап митинг үтте.

Казанның Тинчурин паркында ТИҮ оештырган митингта "30 август 1990 ел! Без дәүләтебезне төзи башладык! Җиңәрбез, иншаллаһ", "Максатыбыз – Татарстан дәүләтен торгызу", "1990 елгы декларация нигезендә кабул ителгән 1992 елгы Конституцияне кире кайтарырга", "Татарлар колониаль изүдән котылырга тиеш" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

80нән артык кеше катнашкан митинг Татарстан гимнын тыңлау һәм милли активист Айрат Шакировның дога кылуы белән башланып китте.

Айрат Шакиров дога кыла
Айрат Шакиров дога кыла

"Бүген ни генә әйтсәләр дә, Республика көне дә, Шәһәр көне дә түгел, ә Татарстанның үзенең мөстәкыйльлеге турында бөтен дөньяга игълан иткән көне", дип митингны ачып җибәргән Казан шәһәре аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов декларацияне җыелган халыкка укып үтте.

"30 август – чәчәк бәйрәме дә, чәкчәк бәйрәме дә түгел, Татарстанның дәүләт бәйрәме"

Рәүф Ибраһимов митингта беренче сүзне язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага бирде. Бәйрәмова да әлеге көннең мәгънәсенә басым ясап, бу көн чәчәк бәйрәме дә, чәкчәк бәйрәме дә, шәһәр бәйрәме дә булмавын, Татарстан дәүләте бәйрәме булуын әйтте.

Фәүзия Бәйрәмова Татарстан дәүләтчелек бәйрәме булган декларация кабул итүнең 1990 елның 30 августында гына кабул ителгән дип уйлауның ялгыш булуын, бу көнгә татар милләтенең 450 елдан бирле корбаннар, шәһитләр биреп ирешүен җиткерде һәм 30 августка кадәр һәм аннан соң мәйданнарда көрәшкән кешеләрнең исемнәрен телгә алды.

Язучы декларация кабул ителгән көннәрдәге вакыйгаларны искә төшереп, декларациянең берничә варианты булуын һәм шуларның берсендә дәүләт теле булып бары тик татар теленең генә каралуын җиткерде.

"Кызганыч, соңгы сәгатьләрдә генә "татар теле – дәүләт теле" дигән вариант "урыс һәм татар телләре – дәүләт телләре" дигән вариантка алыштырылды. ТИҮдән күрсәтелгән депутат буларак, мин бары бер тел өчен генә көрәштем. Марат Мөлеков та, "Татарстан" төркеме дә. Аллаһ шаһит. Әмма без теләгәнчә булып чыкмады", диде язучы.

Татар дәүләтчелегенең нигезен салдык, әмма түбәсен яба алмадык

"Декларация – яңа дәүләтчелегебезнең алтыннан салынган нигез ташы. Аннан соң без Конституция кабул иттек, референдум уздырдык. Без алдагы буыннарга шушы өч нигез ташын биреп калдырабыз. Без татар дәүләтчелегенең нигезен салдык, әмма түбәсен яба алмадык. Без хәзер киләчәк нәселләргә түбәсез дәүләт биреп калдырырга мәҗбүрбез", диде Фәүзия Бәйрәмова.

Бүген татарны берләштерә торган идея эзләүчеләрнең күбәюе турында әйтеп Бәйрәмова, 1990 елларда татарны бәйсезлек идеясе берләштерүен әйтте.

Хәзер әллә нинди идеяләр эзләү урынына, татарның татар белән берләшүе, бергә булуның мөһимлегенә басым ясаган Бәйрәмова, сүзләрен, татар бердәм булганда аның дәүләте дә, бәйсезлеге дә, милләте дә булачак дип тәмамлады.

Митингка җыелган халык аның бу сүзләрен "азатлык, бәйсезлек" дип кычкырып хуплап алды.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина үз чыгышын, без – суверен Татарстан республикасында яшибез. Бу рәсми төстә шулай. Һәм моңа беркемнең дә, бер документның да башка дәлиле юк дип башлады.

"Мин әле генә Павел Шмаков белән сөйләшеп тордым. Начальниклар белән гади халыкны бутарга ярамый ди. Сезне өстә утырган түрәләрегез сатты ди. Дөресме бу сүзләр?" дип шагыйрә митингка җыелучыларга мөрәҗәгать итте. Җыелган халыктан хуплау тавышлары ишеткән Нәҗибә Сафина үз чыгышын шигырь укып тәмамлады.

Митинг Камал театры артисты Әзһәр Шакиров, галим Рафаил Мөхәммәтдинов, ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт, "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковның чыгышлары, җырчы Миңгол Галиев башкарган җырлар, шагыйрьләр Хәмит Вәлиди һәм Газинур Моратларның ялкынлы шигырьләре белән үрелеп барды.

Митинг ахырында резолюция кабул ителде. Анда мондый таләпләр бар:

  • Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатларының халык ихтыяҗларына каршы килә торган 317-ФЗ канунын яклап тавыш биргәннәре өчен эшчәнлекләрен туктату;
  • Татарстан Конституциясенең 88нче маддәсенә таянып Татарстан дәүләт шурасының үз-үзен таратуы;
  • Татарстан президентыннан һәм Русия думасыннан республикаларда дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны тәэмин итүләре таләп итү.

Ике сәгатькә сузылган митинг җыелган халыкның бергәләп "Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG