Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләр берлеге Татарстан байрагы төсләрендәге 20 мең тасма таратты


"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Республика көне уңаеннан алты шәһәрдә Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар таратты.

Активистлар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән һәм Биектау шәһәрләрендә Татарстан байрагы төсләрендәге 20 мең тасма тараткан. Бу хакта Азатлыкка оешма җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин сөйләде. Тасмаларны халык бик теләп кабул иткән. Әлеге бәйрәмнең мәгънәсе югалмасын иде ди активист.

"Азатлык" активистлары моный чараны инде берничә ел рәттән оештырып килә. Алар тасмалар һәм әләмнәрне республика һәм татарлар өчен башка мөһим көннәрдә тарата.

30 августта "Азатлык" активистлары суверенитет турында декларация кабул иткән көнгә багышлап милли җанлы Корбан бәйрәме ашы уздыра. Ул "Иске таш" мәчетендә үтә. Чарада кыска вәгазь укылачак, 1990 елның 30 августында кабул ителгән декларация, аның роле, милләтнең бүгенге хәле турында сөйләшү, Гаяз Исхакый һәм Садри Максудины искә алу булачак диелә.

Татар иҗтимагый үзәге активистлары исә 30 августта Татарстан әләмнәрен, суверенитет турында декларацияне күтәреп Казан урамнарында ялгыз пикетлар уздырды.

XS
SM
MD
LG