Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны сак астында тоту 4 декабрьгә кадәр озайтылды 


Азат Мифтхаов мәхкәмәдә
Азат Мифтхаов мәхкәмәдә

Мәскәүнең Головин район мәхкәмәсендә тәрәзә ватуда гаепләнүче МДУ аспиранты Азат Мифтахов эшенең чираттагы утырышы узды. Мифтахов тагын өч айга сак астында кала.

Чәршәмбе утырыш барышында яңа шаһитләрнең исемнәре билгеле булды. Шаһитлар буларак залга бу эштә гаепләнүчеләрнең берсе анархист Елена Горбань хезмәттәше Свиридов һәм “Бердәм Русия” офисы өстендәге фатирда яшәүче Булавская чакырылды. Улы белән күрешү өчен Түбән Камадан махсус килгән Гөлнур Мифтахова әйтүенчә, Булавская төнлә шартлау тавышы ишетелүен, төрле хезмәт вәкилләре килүен сөйләгән, ә Свиридов хезмәттәше Горбаньга сыйфатлама биргән.

Утырышка эш фигурантларыннан һәм әнисеннән башка кешеләр кертелмәде, коронавируска каршы чараларны сәбәп итеп, журналистлар да уздырылмады. Азатны якларга килүчеләр дә коридорда калды.

Адвокатның утырышка килгән тыңлаучыларны кертә алырдай зуррак зал соравы да, Азатны утырыш залындагы читлектән чыгару таләбе дә тискәре җавап алды. Шаһитләрне тыңлагач, гаепләнүчеләрнең сорау алу вакытында биргән аңлатмалары укылды. Киңәшмә бүлмәсеннән кайткач, хөкемдар Мифтаховка карата чикләү чарасын игълан итте: сак астында тоту 4 декабрьгә кадәр озайтылды.

Киләсе утырышлар 2 һәм 8 сентябрьгә билгеләнде - шаһитларны тыңлау дәвам итәчәк. Приставлар Азатны залдан алып чыкканда, коридорда кул чабулар, “Азатлык!” дип кычкырулар ишетелде. Мәхкәмә тәфтишләре халыкны тизрәк тынычландырырга, коридордан куарга ашыкты.

Азатны якларга килүчеләр, утырышка кертмәүнең канунсызлыгына шикаять итеп, мәхкәмә рәисе исеменә мөрәҗәгатьләр җыя башлады.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Азатның изоляторда утыруына 1,7 ел тулды.

XS
SM
MD
LG