Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урысларга карата дошманлык контексты булу ихтимал". ТИҮгә яңа эш ачканнар


Хәтер көне митингында
Хәтер көне митингында

Прокуратура Хәтер көнендә Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга юнәлгән мөрәҗәгатьтә экстремизм билгеләре тапкан.

Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганда шәһәрне яклап һәлак булучылар истәлегенә уздырылган Хәтер көне митингыннан соң Казанның Вахитов районы прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) юридик зат буларак экстремизм турында административ эш ачкан.

Эш Русия административ хокук бозулар кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү маддәсе нигезендә ачылган. Бу хакта Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

Карарда әйтелгәнчә, чара нәтиҗәләре турында тикшерү уздыруны Татарстан прокуратурасы кушкан. Документта митингта катнашучыларның Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгате тикшерелгән.

Бу мөрәҗәгатьтә узган җәйдә Русия конституциясенә кертелгән төзәтмәләр тәнкыйтьләнгән иде. Алар нигезендә урыслар "дәүләт коручы халык" дәрәҗәсе алды. Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә ЛДПР һәм аның лидеры Владимир Жириновский сәясәтеннән канәгатьсезлек белдерелде. Аны "бер милләтне генә алга сөрүче, урыс Русиясен генә күрергә теләүче" дип атадылар.

Чарада катнашучылар Татарстанның дәүләт шурасыннан "татар халкы үз дәүләтен – Татарстан республикасын төзүен, татар халкының колониаль түгел, дәүләт коручы халык булуын раслаучы" канун кабул итүне таләп итте.
Эш ачылу турындагы карарда әйтелгәнчә, митингта яңгыраган бу мөрәҗәгатьтә "урысларга карата дошманлык контекстының булу ихтималы карала", ул татарлар һәм руслар арасында ызгыш чыгарырга мөмкин, диелә.
Шул ук вакытта административ тикшерү уздырырга, аның кысаларында психологик-лингвистик тикшеренү билгеләргә кирәклеге әйтелгән.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, митингны Татар иҗтимагый үзәге түгел, ә ул үзе оештырган. Бу сәбәпле эшне ни өчен юридик затка ачулары аңлашылмый, ди ул. Русия административ хокук бозулар кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсенә яраклы ТИҮгә 250 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яный. Лингвистик экспертиза уздырганнан соң, мәхкәмә утырышының көне билгеле булачак.

  • 2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.
  • Былтыр Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла да Татарстан Конституциясендә татар теленең статусын үзгәртергә һәм Русия Конституциясендәге кебек татар теленә дәүләт коручы халык теле дип язарга тәкъдим иткән иде.
  • Русия Конституциясенә үзгәрешләр былтыр җәй кертелде. Алар арасында урыс теленә "дәүләт коручы халык теле" статусы бирү дә бар. Бу үзгәрешләр хәзер 100ләп федераль канунда чагылыш табачак һәм төбәкләрдәге кануннарны да үзгәртәчәк.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG