Accessibility links

Югары мәхкәмә ТИҮ эшендә оешма низамнамәсенә һәм Бәйрәмова чыгышына экспертиза сорады


Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасы каршында мәхкәмә утырышыннан соң адвокат Алексей Златкин сөйли
Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасы каршында мәхкәмә утырышыннан соң адвокат Алексей Златкин сөйли

Экспертиза нәтиҗәләре 60 эш көне эчендә башкарылып Татарстан Югары мәхкәмәсенә тапшырылырга тиеш.

7 июльдә Татарстан Югары мәхкмәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстермистик оешма дип тану турында мәхкәмә утырышы узды. Хөкемдар КФУга язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың чыгышына мәхкәмә-лингвистик экспертиза уздырырга йөкләде. Экспертлар тәрҗемәсенең дөреслеге тикшерелергә тиеш.

Моннан тыш, Русия федераль мәхкәмә экспертизасы үзәгенә ТИҮнең низманамәсенә мәхкәмә-лингвистик экспертиза уздырырга материаллар җибәреләчәк. Экспертиза низамнамәдә төгәл нинди сүзләр Русиянең бөтенлегенә яный, нинди субъект, кешеләр турында сүз бара, көч куллануга чакыру бармы һәм бу да төгәл кайсы җөмләләрдә телгә алынуын ачыкларга тиеш.

Боларны ТИҮне яклаучы Алексей Златкин сорады, мәхкәмә аның гаризасын канәгатьләндерде.

Экспертиза нәтиҗәләре 60 эш көне эчендә башкарылып Татарстан Югары мәхкәмәсенә тапшырылырга тиеш.

Шуннан соң мәхкәмә эше дәвам итәчәк. Киләсе утырыш көне әлегә билгеләнмәде.

Югары мәхкәмәдә адвокат Алексей Златкин (сулда) һәм ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев (уңда)
Югары мәхкәмәдә адвокат Алексей Златкин (сулда) һәм ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев (уңда)

Бүгенге утырышта хөкемдар алышынган иде. Моңа кадәр эш алып барган хөкемдар Сафина ялга киткән. Златкин "безнең эш белән таныш булган хөкемдарның ялдан чыгуын көтәргә кирәк", дип белдерсә дә, мәхкәмә бу гозерне кире какты.

ТИҮнең низамнамәсен Русия юстиция министрлыгы 2004 елда теркәде, 2012 елда аны янә яңартты

Златкин шулай ук җавап тотучы буларак Русия юстиция министрлыгын да җәлеп итәргә кирәк дип сораган иде. "ТИҮнең низамнамәсен Русия юстиция министрлыгы 2004 елда теркәде, 2012 елда аны янә яңартты. ТИҮнең низамнамәсен экстремистик дип саныйсыз икән, бу эштә җавап тотучы Русия юстиция министрлыгы да булырга тиеш", диде яклаучы. Хөкемдар бу хакта прокуратура, эчке эшләр министрлыгы, ФСБ, юстиция министрлыгы вәкилләренең фикерен сорады. Алар моны кирәкми дип санады. "Өченче зат булып калуы да җитә" диелде. Шулай итеп, хөкемдар Златкинның бу гозерен дә кире какты.

Мәхкәмә вакытында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың Халыкара туган тел көненә багышланган чыгышы язмасын тыңладылар. Татар телендәге әлеге чыгыш 15 минутлап дәвам итте. Хөкемдар тәрҗемәчедән: "Барысы да беркетмәгә язылган текст белән туры киләме?" дип сорады. Тәрҗемәче аның туры килүен раслады.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бу чыгышта экстремистик дип санарга нинди нигез бар дип сорады. Яклаучы Алексей Златкин Бәйрәмова ТИҮ активисты түгел диде.

Прокуратура ягыннан исә психолингвистик тикшерү уздыручыны чакыруның кирәге юк диелде. Нәтиҗәдә белгечләр тәрҗемәнең дөреслеген генә тикшерергә тиеш булачак.

Фәүзия Бәйрәмова үзенең әлеге чыгышына да мәхкәмәдә низамнамәгә карата куелган кебек сораулар куярга кирәк иде дип санавын белдерде Азатлыкка.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Минем нинди сүзләр илнең бөтенлегенә яный? Нинди сүзләр көч куллануга чакыра? Тәрҗемәнең дөреслеген яки ялгыш булуын тикшерү әллә ни бирмәс, чөнки КФУда шул ук кешеләр утыра. Монда татарча чыгышка яңадан экспертиза уздырырга кирәк иде", ди Бәйрәмова.

Алексей Златкин экспертиза уздыру карары ТИҮ файдасына дип белдерле утырыштан соң Азатлыкка.

— Минем уйлавымча экспертиза нәтиҗәләре мәхкәмәгә ким дигәндә ярты ел эчендә килергә мөмкин. ФСБның сәер экспертизасын хәтта экспертиза дип тә әйтеп булмый. Без ТИҮ низамнамәсенә экспертиза ясалсын дип баштарак биргән таләбебездән баш тарттык. Чөнки без үзебезне экстремист түгел дип дәлилләргә тиеш түгелбез. Әмма мәхкәмә барыбер безнең баштарак әйткән "ФСБның экспертизасы нигезле түгел" дигән таләпне искә алды һәм мәхкәмә экспертизасы уздыруны кирәк дип тапты.

Дәүләт экспертизасының бу документта нинди дә булса экстремистик урыннар табуы башка сыймаслык булачак

Экспертиза уздыру, минем фикеремчә, ТИҮ файдасына. Чөнки низамнамәнең төп принципларын гына да алабыз икән, ә анда теләсә нинди экстремизм кире кагыла, дәүләт экспертизасының бу документта нинди дә булса экстремистик урыннар табуы башка сыймаслык булачак. Хәзер бар эш тә һәм вакыт ягыннан, һәм эчтәлек ягыннан прокуратурага каршы бара. Мәхкәмә экспертизасында чыннан да нәрсә дә булса "ясыйлар" икән, моны гадәти мантыйктан чыгып "җимерү" авыр булмаячак. Чөнки аларның ТИҮ низамнамәсендә экстремизм бар дип әйтүе кешелек мантыйгының элементар фикерләвенә каршы киләчәк.

Әйткәнемчә, прокуратураның ТИҮне гаепләүләре баштан ук буш булды. Ул бер нәрсәгә дә нигезләнмәгән. Прокуратура хәзер шул бушлыкны тентүләр ясап тутырырга тели. Әмма экстремизмны таба алмыйлар. Чөнки ТИҮ беркайчан да экстремист оешма булмады. ФСБ ясаган экспертиза белән мәхкәмә ТИҮгә каршы берничек тә карар чыгара алмый. Чөнки ул төп гаепләүне тәшкил итә алмый. Чөнки бу экспертизада канунда конкрет күрсәтелгән экстремизм билгеләре юк", диде яклаучы.

ТИҮгә теләктәшлек күрсәтергә килгән активистлар утырышка кертелмәде. Алар урамда, эсседә көтеп торырга мәҗбүр булды.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерде.

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Ул вакытта киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәге әйтелде.

4 март Казанда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләренә карата тентүләр һәм мәхкәмә утырышлары узды.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG