Accessibility links

Энгел Фәттахов Курган өлкәсе татар авылларындагы мәктәпләрдә ана телен укыту тәкъдиме белән чыкты


Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов (у) Курган өлкәсе Кызылбай авылы мәктәбендә күргәзмә белән таныша
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов (у) Курган өлкәсе Кызылбай авылы мәктәбендә күргәзмә белән таныша

Курган өлкәсендә татар мәгарифе көннәре үтте. Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов татар теле укытылмаган мәктәпләрдә ана телен укыту тәкъдиме белән чыкты.

Курган өлкәсендә үткән татар мәгарифе көннәрендә Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов татар авылларында татар теле укытылмаган мәктәпләрдә ана телен дә укыту тәкъдиме белән чыкты. Укытучылар һәм дәреслекләр, методик кулланмалар белән тәэмин итүне Татарстан үз өстенә алачак дип белдерде министр. Министрлык вәкилләре Шадрин районы Юлдус мәктәбен өлкә өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләү, белем күтәрү үзәге итү тәкъдиме белән дә чыкты.

Курган өлкәсе татар җәмәгатьчелеге министр тәкъдимен хуплады.

Курган өлкәсе мәгариф депортаментында милли мәгарифне баккан хезмәткәр Елена Ситникова Азатлыкка министр тәкъдимен тормышка ашырырга, җәдвәлгә кертергә сәгатьләр табарга тырышачакларын белдерде. Әлеге сөйләшү өлкәнең Кызылбай авылы мәктәбендә булды. Бу авылда меңләп кеше яши һәм аларның барсы да дип әйтерлек татарлар. Мәктәптә 100 укучы бар. Алар ана телен, гореф-гадәтләрне бары тик түгәрәкләрдә генә өйрәнә.

Мәктәп мөдире сүзләренчә, авылдагы халыкның күпчелеге "Трансгаз" ширкәтендә эшләгәнгә, укучылар мәктәпне тәмамлагач нефть-газ табу өлкәсенә караган белгечлек алырга тели, ата-аналар балаларыбыз татар телен дә өйрәнсә, аларга кыенга туры киләчәк дигән фикердә. Элек бу мәктәптә татар теле дә укытылган булган. Федераль дәүләт стандартларына үзгәрешләр кертелгәч ана теле җәдвәлдән юкка чыга.

Бүген Курган өлкәсендәге татар авылларында бары тик дүрт мәктәптә генә татар теле һәм әдәбияты укыту програмнарына кертелгән. Алар: Сафакүл районы Мансур, Әлмән районы Әлмән һәм бу мәктәп филиалы Изге күл, Шадрин районы Юлдус мәктәпләре.

Татарстан мәгарифе көннәренә министрлык дәреслекләр, ана телен укыту өчен ярдәмлекләр белән килгән иде. Татарстанның Яшел Үзән мәктәбе белән Кызылбай мәктәбе арасында хезмәттәшлек килешүе дә төзелде.

Курган өлкәсендә татар мәгарифе көннәрен оештыруның башында әлеге төбәк татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов торды.

Татарстанның үзендә дә татар телен һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе ачык кала. Татарстан Дәүләт шурасының 8 ноябрь узган утырышында Фәттахов Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга килүләрен белдергән иде.

Фәттахов мәктәпләрдә 1-9нчы сыйныфларда туган тел буларак татар, урыс, чуаш, мари һәм башка телләрне сайлап, атнасына 2-3 сәгать белем бирү, ә шул ук вакытта татар телен дәүләт теле буларак атнасына мәҗбүри 2 сәгать укыту, 10-11нче сыйныфларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне ихтыярига калдыру мөмкинлеген җиткергән иде. Энгел әфәнде узып баручы бу атна ахырына бу хакта Васильева тәкъдиме килергә тиеш дип тә әйтте.

Курган өлкәсендә үткән татар мәгарифе көннәре вакытында әлеге мәсьәләгә карата министр "тикшерелә" дип кенә белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG