Accessibility links

Кайнар хәбәр

РоСТ: татар теленә каршы сугышны яшерен оешма алып бара


Кулына Әлифба тоткан, авызы тегелгән малай Татарстанда татар һәм рус телләренең тигезлеге өчен көрәшүче хәрәкәт активистларының символына әйләнде
Кулына Әлифба тоткан, авызы тегелгән малай Татарстанда татар һәм рус телләренең тигезлеге өчен көрәшүче хәрәкәт активистларының символына әйләнде

"Татарстан ата-аналар берләшмәсе" ("Родительское сообщество Татарстана" - "РоСТ") дип аталган оешманың низамнамәсе дә, теркәлү һәм җитәкчелеге турында мәгълүмат та ачык чыганакларда юк. Вконтакте челтәрендә генә пабликлары бар, аны алып баручылар да йөзләрен яшерә. Шуңа да карамастан, әлеге оешма Татарстан прокуратурасына даими эш өеп тора, ә прокуратура ул эшне күндәм рәвештә башкара.

РоСТ турында нәрсә билгеле?

"Татарстан ата-аналар берләшмәсе" (РоСТ) 2017 елның октябрендә "Татариянең урыс телле ата-аналары комитеты"н үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килә (комитет шул елның апрелендә оешкан).

2018 елның җәендә РоСТ Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы көрәш планын бәян итте. РоСТның Вконтактедагы паблигы авторлары фаразлавынча, биш-алты елдан татарлар үзләре үк ана телен өйрәнүдән баш тартып тулысынча урыс теленә күчеп бетәчәк. 22 июльдә бу төркем Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәм туган телне мәҗбүри укытуга каршы чыкты.

Шул ук елның ноябрь аенда РоСТ активистлары Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп Кукмара районында урысча гына тәрби бирүче мәктәпләр 14 кенә дип зарланды. Декабрь башында алар Нәфыйковтан Татарстан мәгариф министрына кисәтү җибәрүне сорады.

"Татарстан ата-аналар берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы сәүдәгә корылмаган оешмалар реестрында теркәлмәгән дип белдергәннәр Idel.Реалиига Русия юстиция министрлыгы идарәсендә.

Татарстан прокуратурасы да бу берләшмәнең иҗтимагый оешмалар реестрында һәм юридик затлар бердәм дәүләт реестрында булмавын раслады.

"Боларга нигезләнеп, "Иҗтимагый берләшмәләр турында" 82нче санлы федераль канунга ярашлы, әлеге берләшмә рәсми теркәлүсез һәм юридик зат хокукы алмый гына эшли дип әйтергә мөмкин. Реестрларда бу иҗтимагый берлек турында мәгълүмат булмаганлыктан, аларның әгъзалары турында да берни хәбәр итә алмыйбыз", диделәр Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта 2018 елның 27 ноябрендә генә дә республика прокуратурасына РоСТтан өч мөрәҗәгать килгән. Әмма теркәлмәгән иҗтимагый оешманың хатларын чүпкә атуны дөрес дип тапмаганнар. Бөтен мөрәҗәгатьләрдә дә берләшмә вәкиленең мәгълүматлары һәм электрон адресы гына күрсәтелгән диләр матбугат хезмәтендә. "Мондый шартлар үтәлгәндә, РоСТ берләшмәсенең мөрәҗәгате аноним саналмый" диелә. Канун юридик затларның хатларына да аерым таләпләр (әйтик, рәсми бланкта язу, мөһер салу) куймый ди прокуратура.

Шунысы кызык, Татарстан прокуратурасына язылган барлык хатларны Вконтактедагы пабликка куйганда, аны язучы затның исеме күренми. Татар теленә каршы көрәшүче үзе белән таныштырырга теләми. Бу Idel.Реалии хәбәрчесе паблик идарәсе белән язышканда да сизелгән.

Пабликта телефоннан сөйләшүдән баш тартылар, интервьюны язышу рәвешендә генә алырга тәкъдим иттеләр. Кем белән аралашканны һәм ничә кеше җавап биргәнен берничек тә ачыклап булмады, ди Idel.Реалии хәбәрчесе.

"…барлык сорауларга без әлеге диалогта җавап бирә алабыз", диде аноним әңгәмәдәш һәм соңрак "җавапларны Смирнова Людмила Ивановна, рәсми вәкил бирде дип әйтә аласыз", дип өстәде. Әйткәндәй, Людмила Смирнова исемле кулланучылар Вконтакте социаль челтәрендә 70тән артык.

Канунимы, кануни түгелме?

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков иҗтимагый оешманың үзен мондый тотышы Русия кануннарына каршы килә дип саный.

"Русия кануннарына ярашлы, иҗтимагый берләшмәләр теркәлүсез эшли ала. Әмма бу аның низамнамәсе, җитәкчесе, идарәсе һәм документлары юк дигән сүз түгел. Боларның барысы да булырга тиеш. Әлеге документлар белән теләсә кем кызыксына ала. Аларны җәмәгатьчелек карый алырга тиеш. Ягъни, низамнамә, җитәкче билгеләнгән гомум җыелыш беркетмәсен сорап алырдай элемтә чарасы күрсәтелергә тиеш. Бу - канун таләбе. Әлеге мәгълүматны күрсәтүдән баш тарту канунсыз.

Әгәр оешманың әлеге документлары юк йә ул документларны күрсәтми икән, ул иҗтимагый берләшмә дип саналмый. Димәк аның кануннарның үтәлешен тикшерүне таләп итеп һәм башка сораулар белән нинди дә булса тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать итү хокукы да юк. Прокуратура турындагы канунга ярашлы, прокуратурага иҗтимагый берләшмәләр, ягъни, иҗтимагый берләшмәләр турындагы кануннарга туры килгән оешмалар гына мөрәҗәгать итә ала.

РоСТ кануннарны үтәүдән баш тарта

Idel.Реалии хәбәрчесе РоСТ вәкиленә кабат язды һәм оешманың статусын ачыкларга тырышты. Берләшмә вәкиле "нинди максат белән сораштырасыз", дип сорады. Хәбәрче исә РоСТ тулы хокуклы иҗтимагый оешма булып саналамы яки социаль челтәрдәге паблик кынамы икәнен аңларга тырышуы турында белдерде.

Әлеге сүзләрдән соң аноним әңгәмәдәш җавап бирүдән бөтенләй туктады, гәрчә хәбәрченең аңа язганнарын укып барса да. Idel.Реалии хәбәрчесе танышу өчен оешманың низамнамәсен, җитәкче турында мәгълүмат һәм соңгы гомум җыелышның беркетмәсен сорады. Алар да җавапсыз калды.

Димәк, РоСТ рәсми оешмалар белән гади ватандаш буларак аралаша, ә җәмәгатьчелеккә үзен иҗтимагый берләшмә буларак тәкъдим итә. Һәм әлеге "оешма" кануннар таләп иткәнчә низамнамә документларын күрсәтүдән дә баш тарта.

Idel.Реалии берләшмә вәкилләре үзләрен яшерми генә җавап бирергә ризалашыр дип өметләнә.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG