Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты урыс телле ата-аналар берләшмәсенә каршы җинаять эше ачудан баш тарткан


"Родительское сообщество Татарстана" рәисәсе Рая Демидова
"Родительское сообщество Татарстана" рәисәсе Рая Демидова

Тикшерү комитеты урыс телле ата-аналарның "Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" ка каршы җинаять эше ачудан баш тарткан.Оешма Русия Конституциясе сүз иреген гарантияли дигән җавап кайтарган.

Татарстан тикшерү комитетының Чаллы бүлеге татарларны мыскыл итүче язмаларга бәйле "Родительское сообщество Татарстана — РоСТ"(“Татарстан ата-аналар төркемен”) тикшерүдән баш тарткан. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә.

Билгеле булганча, Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов элегрәк "Татарстан ата-аналар төркемен” җинаять җаваплылыгына тартуны сорап шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде. Имамов фикеренчә, үзләрен "Татарстан ата-аналары төркеме" дип атаган берләшмәнең Вконтактедагы битендә "кешеләрне (татарларны) милләтләренә карап кимсетүче" материаллар чыга. Моннан тыш, ул берләшмәдә катнашучылар "татар милләтле түрә" һәм "татар укытучылары" кебек социаль төркемнәргә карата нәфрәт уяталар диде.

Имамов Чаллы прокуратурасын "татарларны дискриминацияләүгә чакырулар таратучы оешкан төркем һәм аерым затларны" җаваплылыкка тарттыруны сорады.

Чаллы тикшерү комитеты җавабында тикшерү уздыру һәм чаралар күрү өчен нигез булмау әйтелә.

Татар теле укытучылары урыс телен укытачак дигән мәгълүматта ниндидер экстремистик белдерүләр юк, әгәр инде татар теле укытучысы урыс телен белмичә аны укытудан азат ителүе шулай ук экстремистик түгел, ә белем бирү оешмасының укыту сыйфатын арттыру бурычы өчен гамәле булып тора. Шулай ук тикшерү комитеты социаль челтәрдә татар телен өйрәнергә теләмәүләре турындагы язулар кешенең шәхси фикере һәм Русия Конституциясе сүз иреген гарантияләү сәбәпле, анда ниндидер тыелган әйбер юк дип саный.

Алмаз Имамовның үзен дә 282нче маддә нигезендә урыс милләтендәгеләргә карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаеплиләр.

Имамов бар гаепне кире кага. Аның фикеренчә, гаепләүләр аңа дәүләт оешмаларына һәм банкларга татар телендә хезмәт күрсәтү таләпләре белән язган мөрәҗәгатьләре өчен белдерелгән.

XS
SM
MD
LG