Accessibility links

Кайнар хәбәр

"РоСТ": Мөхәммәтшинның ана телен ихтыяри укытуны тәнкыйтьләгән сүзләрен тикшерергә


Рус телле ата-аналарның Вконтактедагы төркеме
Рус телле ата-аналарның Вконтактедагы төркеме

Рус телле ата-аналар Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли телләрне ихтыяри укытуны тәнкыйтьләп, милләтара ызгыш тудыра ди.

"РоСТ" төркеме Русия хөкүмәте башлыгы, "Бердәм Русия" башлыгы Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итеп, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гамәлләренә игътибар итүне, аның эшчәнлеген тикшерүне сорый. "РоСТ" фикеренчә, парламент рәисе милли телләрне ихтыяри укытуны тәнкыйтьләп, милләтара ызгыш тудыра һәм "Бердәм Русия" абруен да төшерә.

"Әлеге сүзләр Русиянең кануннарына һәм Владимир Путин күрсәтмәсенә каршы килә", диелә мөрәҗәгатьтә.

18 апрель көнне Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ихтыяри укытуга күчүне тәнкыйтьләп чыккан иде. "Минем фикеремчә, бу ихтыяри укытуны бетерергә кирәк, ул [җәмгыятьне] икегә бүлде һәм урыслар белән татарлар арасында каршылык чыгарды", диде ул.

"Родительское сообщество Татарстана - РоСТ" - Вконтакте сайтында рус телле ата-аналарның иҗтимагый төркеме. Төркемгә 2,2 мең кеше кушылган. 2017 елның көзендә барлыкка килгән бу төркем башта татар теленең мәктәпләрдә факультатив рәвештә генә укытылуын алга сөрде, хәзер ул ана теле дәресләренең дә ихтыяри булуы өчен көрәшә.

21 апрель Казанда Татарстанның ата-аналары конференциясе ана телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен тикшереп, БДИне татарча итәргә, Милли университет ачарга, һәр районда заманча җиһазландырылган татар мәктәбе булдырырга, татарча укытуны кире кайтару таләпләре язылган резолюция кабул итте.

XS
SM
MD
LG