Accessibility links

Кайнар хәбәр

РоСТ Казанда урыс телле балалар бакчалары аз булуына зарланып прокуратурага шикаять иткән


Илдус Нәфыйков
Илдус Нәфыйков

Активистлар Казанның кайбер районнарында "урыс телендә генә тәрбия бирүче" балалар бакчалары бөтенләй юк дип белдерә.

Татарстанның урыс телле ата-аналар җәмгыяте (РоСТ) Татарстан прокуратурасына Казанда урыс телендә генә тәрбия бирүче балалар бакчаларының әз булуына зарланып мөрәҗәгать иткән.

Билгеле булганча, баланы "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системында исәпкә куйганда ата-аналарга тел, тәрбия һәм белем бирүнең дүрт варианты тәкъдим ителә:

  • "урысча" - бары тик урыс төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;
  • "урыс теле өстенлекле" - урыс төркемнәре генә эшли торган барлык бакчалар һәм урыс төркемнәре белән беррәттән татар төркемнәре дә булган балалар бакчалары;
  • "татар" - татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;
  • "татар теле өстенлекле" - бары тик татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары һәм татар төркемнәре белән беррәттән урыс төркемнәре дә булган бакчалар.

РоСТ активистлары "урысча" балалар бакчалары Казанда юк дәрәҗәсендә дип раслый. Хаттан аңлашылганча, шәһәрнең Мәскәү районында "урысча" гына тәрбия һәм белем бирүче өч, Киров районында - бер бакча, ә Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында бөтенләй берәү дә юк.

"Казанда мәктәпкәчә белем бирү өләксендә нинди нигездә балаларга чикләүләр куела? Шундый чикләүләр белән халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү хокукын кем биргән?" дип яза РоСТ вәкилләре.

Алар Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковтан "Казан балалар бакчалары өчен җаваплы вазифадагы затларның гамәлләрен тикшерүне" сорый.

Элегрәк РоСТ активистлары Чаллы шәһәрендә дә шундый хәлгә зарланып прокуратурага язган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Чаллы шәһәрендәге 120 балалар бакчасының 111ендә урыс телле төркемнәр бар, ә җиде бакча тулысынча урыс телендә дип активистлар мәгълүматын кире какты.

XS
SM
MD
LG