Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы Чаллыда урыс телле балалар бакчалары аз дигән мәгълүматны кире кага


Архив фотосы
Архив фотосы

Министрлыкта белдерүләренчә, Чаллы шәһәрендәге 120 балалар бакчасының 111ендә урыс телле төркемнәр бар, ә җиде бакча тулысынча урыс телендә.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы "РоСТ" дип аталучы урыс телле ата-аналар төркеменең Чаллыда урыс телендә балалар бакчалары аз булу сәбәпле балаларның хокуклары бозыла дигән мәгълүматын кире какты. Активистлар дөрес булмаган мәгълүмат тарата диелә министрлык сайтындагы белдерүдә.

Мәгариф министрлыгы аңлатуынча, баланы "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системында исәпкә куйганда ата-аналарга тел, тәрбия һәм белем бирүнең дүрт варианты тәкъдим ителә:

  • "урысча" - бары тик урыс төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;
  • "урыс теле өстенлекле" - урыс төркемнәре генә эшли торган барлык бакчалар һәм урыс төркемнәре белән беррәттән татар төркемнәре дә булган балалар бакчалары;
  • "татар" - татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;
  • "татар теле өстенлекле" - бары тик татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары һәм татар төркемнәре белән беррәттән урыс төркемнәре дә булган бакчалар.

Ата-аналар үз балаларына үзләре теләгән телдә тәрбия бирүче "урыс" яки "татар" телләрен сайлагач, систем тәрбия һәм укыту бары тик "урыс" яки "татар" телләрендә генә үткәрелә торган балалар бакчаларын гына күрсәтә. Чаллыда шундый җиде урыс һәм ике татар балалар бакчасы бар диелә.

Министрлык белдерүенчә, Чаллы шәһәрендә балалар бакчаларының күбесендә (120дән 111) урыс һәм татар төркемнәре дә бар. Баланы урыс төркеменә бирергә теләгән ата-аналарга урыс төркеме булган 111 балалар бакчасының тулы исемлеген алу өчен, "урыс теле өстенлекле" ("предпочтительно русский") укыту телен сайларга киңәш ителә. Катнаш балалар бакчалары булу халыкның урыс һәм татар төркемнәрендә булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә диелә министрлык хәбәрендә.

"РоСТ" төркеме әлеге җавапның яртысы гына дөрес дип саный. "Урыс" яки "татар" дип кенә сайлаганда очракта, ике генә түгел, 23 татар бакчасы чыга дип белдерә урыс телле ата-аналар.

Активистлар бу уңайдан Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Прокуратура тиешле тикшерү уздырылачак дип белдергән.

XS
SM
MD
LG