Accessibility links

Кайнар хәбәр

РоСТ Татарстанның 19 районында урыс телле балалар бакчаларының аз булуына зарлана


Балалар бакчасында
Балалар бакчасында

Урыс телле активистлар Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковтан тикшерү уздыруны сорый.

Татарстанның урыс телле ата-аналар җәмгыяте (РоСТ) Татарстан прокуратурасына республиканың 19 районында урыс телендә генә тәрбия бирүче балалар бакчаларының аз булуына зарланып мөрәҗәгать иткән.

Алар моны "мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хокукларын бозу" дип атый.

Билгеле булганча, баланы "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системында исәпкә куйганда ата-аналарга тел, тәрбия һәм белем бирүнең дүрт варианты тәкъдим ителә:

  • "урысча" - бары тик урыс төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;
  • "урыс теле өстенлекле" - урыс төркемнәре генә эшли торган барлык бакчалар һәм урыс төркемнәре белән беррәттән татар төркемнәре дә булган балалар бакчалары;
  • "татар" - татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;
  • "татар теле өстенлекле" - бары тик татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары һәм татар төркемнәре белән беррәттән урыс төркемнәре дә булган бакчалар.

РоСТ активистлары белдерүенчә, "урысча" балалар бакчалары Әгерҗе районында нибары 10, Азнакайда - дүрт, Апаста - бер, Балтачта - ике, Бөгелмәдә - 12, Буада - алты, Биектауда - 10, Чүпрәледә - дүрт, Кайбычта - җиде генә. Актаныш, Әтнә, Сарман, Теләче районнарында мондый бакчалар бөтенләй юк диелә. Шул ук вакытта әлеге районнарда дистәләгән бакчаларда "урыс теле өстенлекле" булуына активистлар басым ясамый.

Исемлектә башлыча татарлар яшәүче районнар китерелә.

РоСТ вәкилләре Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковтан "Татарстан балалар бакчалары өчен җаваплы вазифадагы затларның гамәлләрен тикшерүне" сорый.

Элегрәк урыс телле ата-аналар Чаллы шәһәрендә дә шундый хәлгә зарланып прокуратурага язган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Чаллы шәһәрендәге 120 балалар бакчасының 111ендә урыс телле төркемнәр бар, ә җиде бакча тулысынча урыс телендә дип активистлар мәгълүматын кире какты.

Соңрак активистлар Казанда да урыс телле балалар бакчалары аз булуына зарланып прокуратурага шикаять итте.

XS
SM
MD
LG