Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократик конгресс: "Русия Совет берлегенең таркалыр алдыннан булган хәлен хәтерләтә"


Руслан Айсин
Руслан Айсин

21 декабрьдә "Росбалт" мәгълүмәт агентлыгында "Мәскәүнең милләтләр сәясәте илнең федератив төзелешен читкә аткара. Бу нәрсә белән яный?" дигән түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда Русия халыклары демократик конгрессының ел дәвамында барган эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Очрашуның модераторы, "Росбалт"ның сәяси күзәтүләр журналисты Александр Желенин әйтүенчә, Русия халыклары телләрен мәҗбүри укытуны гамәлдән чыгарган телләр турындагы канун – вакыты кичектерелгән шартлаткыч Русия астында минутлар санап торучы механизм. "Русия нәкъ менә шул милли-мәдәни каршылыклар аркасында ике тапкыр таркалу кичергән", дип түгәрәк өстәлдә бүген бара торган процессларны СССР җимерелүгә китергән процесслар белән чагыштырдылар.

"Бу канун аяз көнне яшен суккандай булды. Бу канун белән милли республикаларны бетерү механизмы эшләтеп җибәрелде", дип ассызыклады сәясәт галиме Руслан Айсин.

Очрашуда катнашкан журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко Милләтләр мөнәсәбәтләре шурасыннан нәкъ менә шушы канун өлгесенә каршылык белдерү йөзеннән чыгып киткәнлеген искәртте. “Мин моңа каршы чыккан бердәнбер кеше булдым, гәрчә Шурада Русиядәге титуллы милләтләреннән дә вәкилләр бар иде”, диде Шевченко.

Адвокат Платон Шамаев әйтүенчә, республикаларда хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханнарын төбәк телләрендә бирергә мөмкинлек булмау нәтиҗәсендә катастрофага тиң хәл килеп туган. Шамаев әйтүенчә, систем шундый итеп корылган ки, төбәк телләрен өйрәнмәү файдалырак. Якутскида 50 мәктәпнең бишесе генә милли мәктәп булып тора. Шуңа күрә ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә бирергә мәҗбүр.

Русия халыклары Демократик конгрессы эшчәнлегенә килгәндә, Шевченко конгрессның мәгълүмәти киңлектә катнашуын арттырырга тиешлеген, ә демократик конгрессның максаты - ирек, хокуклар, үсешнең милли юлы булырга тиешлеген әйтте. Хәзер демократик конгресс активистларына басым ясала башлады, дип искәртте журналист. “Шуңа карамастан, бу максатларга тугры булу һәркемнең шәхси батырлыгыннан тора”, диде ул.

Шул ук вакытта Шевченко Русияне вәхши дәүләт дип атады. "Без тоткыннарның башларын кискән "Ислам дәүләтен" (Русиядә тыелган оешма - ред.) гаеплибез, ләкин шул ук вакытта үзебезнең дә вәхши дәүләттә яшәвебезне истә тотарга тиешбез. Бу вәхши дәүләт, ул шушы гадәтне дәвам итә. Кунсткамера музеенда хәзергә кадәр Хаҗи-Моратның башы һәм кыргыз баш күтәрүчеләре җитәкчесенең тәненнән суеп алынган тиресе саклана. Дагыстан җәмәгатьчелеге милли каһарманнарын җирләү өчен аның башын үзләренә бирүләрен сорап, ничә тапкыр мөрәҗәгать итсәләр дә, Мәскәү бу үтенечне гел кире кагып килә. Бу Русия халыклары монда үзләрен хуҗа итеп сизмәсеннәр өчен эшләнә. Күпме баш сөякләре саклана, әйтеп бетергесез. Бу вәхши дәүләт", диде журналист.

Русия халыкларының демократик конгрессы быел май аенда Мәскәүдә оешты. Ул туган телләрне ихтыярый укытуга калдыра торган канунга каршы көрәш дулкынында барлыкка килде.

XS
SM
MD
LG