Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр Казан журналисты Марина Юдкевичның чит ил паспортын тартып алуга аңлатма бирмәгән


Марина Юдкевич
Марина Юдкевич

1 сентябрьдә Марина Юдкевич җинаять эше нигезендә 17 августта өендә тентү вакытында электрон җиһазларын гына түгел, чит ил паспортын да тартып алуларын хәбәр итте. Шул сәбәпле ул Израилгә дәваланырга бара алмавын язды, августта журналистта яман шеш авыруы табылган.

Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге, "террорчылыкны аклау" эшендә шаһит статусында булган Казан журналисты Марина Юдкевичның чит ил паспортын тартып алуына аңлатма бирмәгән. Бу турыда оешмадан "Коммерсантъ" басмасы сораган булган.

Кичә, 1 сентябрьдә Марина Юдкевич җинаять эше нигезендә өендә 17 августтагы тентү вакытында электрон җиһазларын гына түгел, чит ил паспортын да тартып алуларын хәбәр итте.

Шул сәбәпле ул Израилгә дәваланырга бара алмавын язды, августта журналистта яман шеш авыруы тапканнар. Юдкевич әйтүенчә, республиканың онкология үзәгендә аңа бернинди дәвалану да билгеләмәгәннәр.

Шулай ук кичә Сhange.org сайтында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать чыкты, петициядә Марина Юдкевичка кичекмәстән чит ил паспортын кайтаруны сорыйлар.

Шулай ук журналист "Сетевые свободы" проекты ярдәме белән паспортын бирүне таләп итеп тикшерү идарәсенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итүен әйтә.

17 августта Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән элек һәм хәзер хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү узды.

Алар арасында "Вечерняя Казань" газетының элекке журналистлары Марина Юдкевич һәм Айсылу Кадыйрова, шулай ук социолог Искәндәр Ясәвиев тә бар.

Азатлыкка билгеле булганча, Тикшерү комитеты террорчылыкны һәм Русия хакимияте вәкилләренә карата көч куллануны аклау маддәсе (Җинаять кодексының 205.2нче маддәсенең 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше ачкан. Әлеге эш Youtube каналында чыккан, Азатлык һәм Idel.Реалии-га катнашы булмаган бер видеога бәйле.

Видеода сүз 2022 елның маенда Русия илчесенә Польшада булган һөҗүм турында бара. Марина Юдкевич моңа бернинди катнашы булмавын әйтә.

Русиядә соңгы елларда бәйсез медиа чараларына һәм журналистларга моңарчы күрелмәгән басым бара. 2017 ел азагында Азатлык радиосы, Idel.Реалии һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, Idel.Реалии, Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң Русия думасы Русия армиясе турында "фейклар" тарату турында канун кабул итте. Әлеге канун нигезендә Русия хакимияте сугышка каршы чыгучыларны һәм журналистларны эзәрлекли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG