Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Газманов концертына " Сугыш булмасын" дигән язулы киемдә килгән кызга полиция беркетмә төзегән


Владимир Путин һәм Олег Газманов. Архив фотосы
Владимир Путин һәм Олег Газманов. Архив фотосы

Җырчы Олег Газмановның Казандагы концерты Русия көнен бәйрәм итү кысаларында узган иде. Зөлфия Ситдыйковага "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр.

Зөлфия Ситдыйкованы 14 июнь кичендә "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га хәбәр иткән.

Кызны Казанның 17нче "Ямашев" полиция бүлекчәсенә китергәннәр. Соңрак "Русия гаскәрен дискредитацияләү" (Административ канун бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) турында беркетмә төзеп, чыгарып җибәргәннәр.

Ситдыйкованың хокукларын "ОВД-Инфо" адвокаты Адель Хәйдәршин яклый.

Олег Газмановның "Казан" гаилә үзәге янында узган концерты 14 июньдә, Русия көнен бәйрәм итү кысаларында узды. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын Газманов үзе дә хуплаган иде.

Март башында Русия хакимияте Административ кодекска Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү турында маддә, ә Җинаять кодексына Русия армиясе турында белә торып ялган тарату турында маддә өстәде. Май ахырына барлыгы 2100дән артык русияле дискредитациядә гаепләнде, аларга барлыгы 25 млн сумнан артык штраф салынган. Фейк тараткан дигән сылтау белән 52 җинаять эше ачылган. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Сугышка каршы урам чараларында кимендә 16 мең кеше тоткарланган. Тоткарлау өчен киемдә Украина әләме төсләре булу, сугышка каршы язулар, Украина илчелегенә чәчәкләр китерү дә сәбәп булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG