Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарлаулар, штрафлар, томалаулар: сугыш башланганнан соң Русиядәге репрессияләр турында хисап


24 февральдә Петербурда сугышка каршы митинг
24 февральдә Петербурда сугышка каршы митинг

Хокук яклаучылар сүзләренчә, репрессияләр өч юнәлештә көчәйгән: сүз иреге, җыелышлар иреге һәм берләшмәләр иреге.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты, "Сова" мәгълүмат-аналитик үзәге һәм Медиа хокукларын яклау үзәге Украинага каршы сугыш башлангангач Русиядә көчәйгән репрессияләр турында хисап чыгарды. Бу документ БМО Кеше хокуклары комитетына тапшырылачак. Хисап турында Re:Russia проеты хәбәр итә.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң хакимиятләр Русиядә сугышка каршы кәефләрне бастыра. Хокук яклаучылар репрессияләр өч юнәлештә көчәйде дигән нәтиҗәгә килгән: сүз иреге, җыелышлар иреге һәм берләшмәләр иреге.

Март башында хакимият Административ кодекска Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү турында маддә, ә Җинаять кодексына Русия армиясе турында белә торып ялган тарату турында маддә өстәде. Май ахырына барлыгы 2100дән артык русияле дискредитациядә гаепләнде, аларга барлыгы 25 млн сумнан артык штраф салынган. Фейк тараткан дигән сылтау белән 52 җинаять эше ачылган. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Февраль ахырыннан бирле Роскомнадзор 3000нән артык сайтны томалан, шул исәптән социаль челтәрләрне, сугышка каршы чыгучы күренекле кешеләрнең шәхси сайтларын томалаган. 213 медиа чарасына басым ясалган. Аларның 181ен Роскомнадзор томалаган, 21е эшчәнлекләрен үзләре туктаткан, 11е сугыш турында бөтенләй язмаска яки Русия саклану министрлыгы мәгълүматын гына кулланырга булган. Һөнәри эшчәнлекләре яки сугышка каршы чыгулары аркасында 101 журналист зыян күргән. Русия армиясен куллану турында фейк тарату гаепләве белән журналистларга карата кимендә ун җинаять эше ачылган.

Сугышка каршы урам чараларында кимендә 16 мең кеше тоткарланган. Тоткарлау өчен киемдә Украина әләме төсләре булу, сугышка каршы символика, Украина илчелегенә чәчәкләр китерү дә сәбәп булган.

Русия хакимияте "ят агентлар" исемлеген дә киңәйтә бара. Хокук яклаучылар сүзләренчә, сугыш чорында "ят агентлар" кануны Русия армиясенең Украинадагы гамәлләренә каршы чыгучыларны эзәрлекләү коралы буларак кулланыла башлаган. Сугыш башыннан бирле тагын 54 "ят агент" өстәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG