Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе Газманов концертына сугышка каршы язулы киемдә килгән Зөлфия Ситдыйкованы 40 мең сум штрафка хөкем иткән


Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе
Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе

Кызның адвокаты Рим Сабиров бу карарны шикаять итәргә ниятли.

Бүген, 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапкан һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарган. Бу хакта "Idel.Реалии"-га кызның адвокаты Рим Сабиров хәбәр иткән.

Зөлфия Ситдыйкованы 14 июнь кичендә "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган.

Аңа "Русия гаскәрен дискредитацияләү" (Административ канун бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) турында беркетмә төзеделәр.

Беркетмәдә Ситдыйкова " халык алдында Русия кораллы көчләренә ышанычны һәм аларның абруен какшата торган актив гамәлләр кылды" диелгән, аның концертка "Сугыш булмасын" дигән язулы киемдә килүе әйтелгән.

Олег Газмановның "Казан" гаилә үзәге янындагы концерты 14 июньдә Русия көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Беркетмә төзегәч Зөлфия Ситдыйкованы җибәрделәр.

6 июльдә аны кофтасын кире кайтару өчен полиция бүлекчәсенә чакыртып алганнар һәм кабат тоткарлаганнар. Кызга "полиция хезмәткәренә буйсынмаган" өчен (Административ канун бозуар кодексының 19.3 маддәсе, 1 өлеше) беркетмә төзелгән, аны мәхкәмәгә кадәр бүлекчәдә калдырганнар.

7 июльдә мәхкәмә эш материалларын төзәтеп тапшыру өчен аларны полициягә кире кайтарган.

Ситдыйкованы җибәрмәгәннәр һәм төнгә полиция бүлекчәсендә калдырганнар. Бүлекчәдә ул үзен начар хис итә башлаган, полиция хезмәткәрләре аңа озак кына ашыгыч ярдәм чакырмаган. Адвокаты эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына һәм эчке эшләр идарәсенең дежур бүлекчәсенә шалтыраткач кына кызга ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

8 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы "полиция хезмәткәренә буйсынмау" маддәсе нигезендә биш тәүлеккә кулга алган.

Адвокат Рим Сабиров Русия гаскәрен "дискредитацияләү" эше нигезендәге бүгенге карарны шикаять итәчәген әйткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG