Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов ТИҮ әгъзаларын "тормыштан артта калган кешеләр" дип атады


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Татарстанда дәүләт теле итеп татар телен генә калдыру турында мөрәҗәгать белән чыккан Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)әгъзаларын "тормыштан артта калган кешеләр" дип атады.

Дәүләт Думасының Милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов ТИҮнең Татарстанда дәүләт теле итеп татар телен генә калдыру турындагы мөрәҗәгатенә үз фикерен белдерде. Депутат мөрәҗәгать авторларын "тормыштан артта калган кешеләр" дип атый.

"Ничек инде урыс телсез? Без кайчак башка төрле фикерләрне белү өчен мәгълүмат җыябыз, ләкин әлеге чыганаклар бернинди дә роль уйнамый. Бу элекке вакытларның чагылышы гына. Бу кешеләр тормыштан артта калган. Рәсми кешеләр дә, оешмалар да, җәмгыять тә әлеге тәкъдимнәрне карарга һәм моңа вакыт әрәм итәргә җыенмый", дип бирә Гыйлметдинов сүзләрен "НацАкцент" сайты.

Депутат сүзләренчә, "ТИҮдә 90нчы еллардан калган биш бабай бар, алар бик хөрмәтле кешеләр, тел үсеше өчен борчыла. "Мондый кешеләр бөтен җирдә дә бар. Ләкин моның телләр үсеше турындагы дәүләт програмына бернинди дә катнашы юк", ди Гыйлметдинов.

17 гыйнварда ТИҮ президиумы Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Шурасы һәм Казан Шәһәр думасы депутатларына татар телен саклап калыр өчен аны Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип санарга тәкъдим итеп мөрәҗәгать тараткан иде.

XS
SM
MD
LG