Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан дәүләт университетының Химия институтында бинага Max аша кертмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

КФУның башка институтлары студетларыннан да Max мессенджерына күчүне таләп итәләр.

Киләсе елдан Казан дәүләт университетының (КДУ) Химия институтында бинага Max аша кертмәкчеләр

"Гроза" телеграм-каналы язуынча, институт старосталарына узган җыелышта 2026 елның гыйнварыннан электрон студент таныклыгы, электрон зачетка һәм институтка керү өчен Max мессенджерындагы QR-код кулланылачагын әйткәннәр.

"Бу керү-чыгу режимын әлегә сынау рәвешендә бары тик безнең институтта гына кертәчәкләрен, аннары аның ничек эшләвен караячакларын әйттеләр", — дип яза "Гроза" үз укучыларына сылтанып.

Әлегә старосталар Max мессенджерында төркем чатларына керергә тиеш.

КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институты (ИТИС), Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК), Икътисад, идарә һәм финанслар институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты студентларына да аралашуны Max мессенджерына күчерү таләбе куелган иде. Бу хакта "Гроза" язды.

Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады.

  • Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.
  • "Роскомсвобода"га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG