Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Бәйрәмова: "Кырым аннексиясе Татарстан бәйсезлегенә яңа мөмкинлек ача"


Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе 1991 елгы ачлыкны искә алуга багышланган мөрәҗәгатендә Кырым аннексиясенең чикләрне үзгәртүгә, Татарстан бәйсезлегенә яңа мөмкинлек бирүен әйтә.

Бу көннәрдә татар милли хәрәкәте 25 ел элек Казанда булган ачлык тотуны, республикага зур мөмкинлекләр ачкан хәлләргә этәргеч биргән халык күтәрелешен искә ала. Ул чакта ачлыкны башлап җибәргән язучы, милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе һәм Татарстан Югары шурасы депутаты Фәүзия Бәйрәмова бу уңайдан интернетта видеомөрәҗәгать белән чыкты.

1992 елның 21 мартында Татарстанның суверенлык декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашкан Татарстан халкының 61,4 проценты уңай җавап бирде.

Татарстан әләме сурәтендәге 14 минутлык чыгышында Бәйрәмова республика бәйсезлеген яклап, суверенлык декларациясе нигезендә Русия президенты сайлавын Татарстанда уздырмауны таләп итеп дистәләгән татар зыялысының ачлык игълан итүен һәм бар дөньядагы татарларның моңа теләктәшлек белдерүен, 25 меңләп кеше катнашындагы урам җыеннарын, 1992 елда узган референдумда сайлаучыларның 61,4 процентының республика суверенлыгын хуплап тавыш бирүен искә ала.

Алга таба ул Русия президенты сайлавының Татарстанда уздырылмавына, Казанның Мәскәү белән халыкка таянып сөйләшә алу мөмкинлеге ачылуга һәм бу күтәрелеш нәтиҗәсендә Мәскәүнең чигенергә мәҗбүр булуына туктала.

Бәйрәмова фикеренчә, Татарстан җитәкчелегенең 1994 елда Мәскәү белән имзалаган вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе зур хата һәм "иң зур чигенү". Язучы ул шартнамәнең бернинди референдумга да нигезләнмәгәнлегенә игътибар юнәлтә.

Бәйрәмова республика җитәкчеләренең бу шартамәгә ризалашуын Мәскәүдән куркуы һәм Русия күләмендә башланган киңкүләм хосусыйлаштыруда майлы калҗаларга кызыгуы белән аңлата. "Мал бүлешү башланды, байлык бүлешү башланды, һәм Русия Татарстан җитәкчеләренә бу өлкәдә тулы ирек бирде. Нәрсә телисез – шуны алыгыз, әмма Русиядән генә чыкмагыз. Һәм Татарстан җитәкчелеге шулай эшләде дә. Аллаһы Тәгалә моны күрде, тарих шаһит. Нефтен дә алдылар үзләренә, байлыкны да алдылар үзләренә һәм доллар миллиардерлары булдылар. Ягъни менә шушы байлыктан күз тону бөтенесен оныттырды. Туклык ачлыкны оныттырды, милләтне оныттырды, декларацияләрне оныттырды," ди Бәйрәмова.

Аның фикеренчә, Кырым аннексиясе моңарчы кагылгысыз саналган чикләрне яңача билгеләүгә юл ача һәм татар халкына да үзенең бәйсез дәүләтен булдыруга яңа мөмкинлек бирә.

"Дөньяда бик зур үзгәрешләр бара, геополитик үзгәрешләр бара. Кырым сәбәпле дөнья яңадан бүленәчәк, яңадан каралачак. Һәм без татарлар да, Идел-Урал татарлары да үзебезнең бәйсезлегегебез мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтачакбыз дип уйлыйм", ди язучы.

"Кирәк булган вакытта" демократик көчләр белән берләшергә, кырымтатарларны якларга, "кирәк икән, демократик Украинаны да якларга" чакыра ул.

"Дөньялар үзгәргәндә без шушы ачлык мәйданындагы хәлләрне дә, декларацияне дә, һәм башка хокукый нормаларыбызны да дөнья алдына, милләт алдына чыгарып салачакбыз. Һәм мин чын күңелемнән ышанам: без бер көнне Татарстан республикасы, Идел-Урал җөмһүрияте бәйсез җөмһүрият булачакбыз, иншаллаһ" дигән сүзләр белән тәмамлана чыгыш.

Әлеге видеомөрәҗәгать интернетта Фәүзия Бәйрәмова Төркиядә булган чакта таралды.

2014 елның октябрендә Бәйрәмова интернетта урнаштырылган язмалары һәм мөрәҗәгатьләре өчен Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенең беренче өлеше (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Ул хөкем карары "Хайваннар һәм корбаннар" язмалары һәм Татар халкы Милли мәҗлесенең республика суверенлыгы, Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан белдерүе өчен бирелде. Шул ук елның ахырында Чаллы татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов Кырым аннексиясенә һәм Русиянең Украинадагы гамәлләренә каршы интернетта тараткан язмалары өчен Төркиядән кайтканда һава аланында кулга алынып 282 матдә нигезендә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG