Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә: 20 ел элек һәм хәзер


Азатлык кунаклары Татарстанның 1999-2010 еллардагы вәкиле Назыйф Мириханов һәм тарихчы галим Айрат Фәйзрахманов.

Егерме ел элек Русия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында имзаланган шартнамә нәрсәсе белән үзенчәлекле? Аның икенчесенә нинди үзгәрешләр кертелде? Өченчесе булачакмы? Сөйләшүдә Мәскәүдән танылган җәмәгать эшлеклесе, 1999-2010 елларда Татарстанның Русиядәге тулы хокуклы вәкиле Назыйф Мириханов һәм Казаннан тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья яшьләр форумы әгъзасе Айрат Фәйзрахманов катнаша.

– Назыйф әфәнде, Сез Татарстанның вәкиле булып иң озак эшләгән кеше буларак, шартнамәгә нигезләнеп нинди эшләр башкардыгыз?

Назыйф Мириханов: Әлбәттә, шартнамә безнең эшкә нигез булып торды. Аеруча икътисад өлкәсендә, татар теленең статусы, халыкара мөнәсәбәтләрдә шартнамәгә таянып зур эшләр башкардык.

Илчеләр белән очрашканда кызык хәлләр булды. Кайбер дәүләтләр шаярыпмы-чынлапмы безне мөстакыйль дәүләтнең илчесе итеп кабул итәләр иде, протокол буенча. Беренче чиратта бу Балтыйк буе дәүләтләре, ислам дәүләтләре, төрки дәүләтләр. Анда очрашуларга яки төрле чараларга барсаң - илчеләр исемлегендә буласың һәм килеп туктаганда вә кузгалып киткәндә "Татарстан җөмһүрияте илчесенең машинасын китерегез!" дип игълан итәләр иде һәм зур итеп кабул итәләр иде. Анда Русиянең тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан катнашучылар була иде. Аларга бу кайвакыт ошап та бетми иде. Әмма күпмедер вакыт бу караш, Татарстан вәкиленә бөек илчегә булган караш булды.

Русия конституциясенең 77нче маддәсендә "төбәкләр, шул исәптән республикалар үзләренең эчке төзелешләрен үзләре мөстакыйль рәвештә билгели", дигән. Димәк ул президент атамасын да үзе билгели.
Федералларга килгәндә, зур җитәкчеләр - министрлар, министр уранбасарлары Татарстанның шундый махсус статусы булуны ихтирам белән кабул итәләр иде. Ә инде урта кул департаментлар, бүлек мөдирләре хәтта визиткада язып куйган сүзгә дә бәйләнәләр иде. "Сез Татарстан аерым дәүләт булса гына Русиядәге вәкиле була аласыз, сез берәр структурадагы вәкиледер", дип бәйләнәләр иде. Шундый юк-бар сүз чыгаралар иде. Төрле хәлләр булды. Гомүмән алганда, бу шартнамә Татарстанның Русия эчендә дә, дөнья күләмендә дә статусын нык күтәрде.

Айрат Фәйзрахманов: Бу шартнамә Русиянең үзе өчен бик мөһим документ булды, чөнки ул Русияне федераль юлга чыгарды. Татарстаннан соң 42 төбәк шундый шартнамә кабул итте Мәскәү белән. Аның икенче тарихи әһәмияте исә - икъдисади. Бу шартнамә белән бергә бюджет килешүе кабул ителде. Аның нигезендә Татарстан бик аз салым түләде. Бу Татарстан өчен үсәргә шартлар тудырды.

– 2004 елда Дума комитеты рәисе Елена Мизулина "Эхо Москвы" радиосында Конституция мәхкәмәсе Татарстанга латинга күчәргә рөхсәт итмәгәч Татарстан белән шартнамәне "куркыныч", андый документлар Русияне таркатачак, дигән иде...

Назыйф Мириханов: Шартнамә ул албасты түгел, аннан куркасы юк. Федераль үзәк белән субъектлар арасында шартнамәләр нигезендә мөнәсәбәтләр кору Русия конституциясендә каралган. Анда "мөнәсәбәтләр федератив договор һәм башка документлар нигезендә корылырга мөмкин" диелгән. Икенчедән, 1994 елгы шартнамәгә Дәүләт думасы бәйләнсә дә, аны алар юкка чыгармадылар, киресенчә, канунлаштыру юлын сайладылар. Шартнамәләр булырга мөмкин, әмма алар парламентта ратификация үтәргә тиешләр, дигән таләп куелды. Һәм икенче шартнамә канун итеп кабул ителде. Без бүген дә 2017 елга кадәр кабул ителгән бу шартнамәне кулланып эшли алабыз. Болар барысы да Русия кануннары кысаларында эшләнгән әйберләр.

– Икенче шартнамәгә яңалык итеп Татарстанның читтәге татарларга ярдәм итүе турындагы маддә кертелде...

Назыйф Мириханов: 2007 елгы шартнәмәнең бик мөһим маддәсе бу. Моны да Русия кануннары кысаларында эшләдек. Советлар Берлеге таркалгач 25 миллион урыс телле халык чит илләрдә калды. Алар кайвакыт төрле кимсетелүләргә дучар ителделәр. Русия аларны яклау чараларын күрде. Без дә шул мисалда чит илләрдәге татарлар белән эшләдек. Татарстан моннан тыш ул барлык татарларның рухи ватаны. Татарларның 70% Татарстаннан читтә яши. Моңа беркем дә гаепле түгел. Татарстанны чит төбәкләр белән бәйләгән менә шул маддә бар. Федераль үзәк моңа бәйләнми, салымнар да таләп итми. Шактый зур эшләр эшләнә бу өлкәдә. Бу 2007 елгы шартнамәнең зур ярдәме, дип саныйм.

– Дөньяда Татарстан һәм Русия кебек мөнәсәбәтләр корган төбәкләр, дәүләтләр бармы?

Айрат Фәйзрахманов: Охшаш хәлдә Канаданың Квебек провинциясе, Һиндстанда Кашмир штаты. Шундый ук тәҗрибә Бельгиядә бар. Федератив дәүләтләр булмаса - Испаниядә Басклар иле һәм Каталония, Британиядә Шотландия һәм Уэльс. Шулар арасында аерым шартнамәләр төзелгән. Үзәк белән ул төбәкләр арасында вәкаләтләр шулай ук бүленгән. Татарстан бу өлкәдә яңалык уйлап тапмаган.

Тагын шуны өстисем килә, Татарстанның ни өчен татарларга булышуын халык бик аңлап бетерми. Минемчә монда пропаганда эшен алып барырга кирәк. Татарстанны ниндидер милләтче төбәк итеп күрәләр. Интернетта Миңнехановны милләтче президент дип язган форумнар бар, имеш, каядыр барган саен гел татарлар белән очраша, мыскыл иткән комментарлар бар. Бу канун рәвешендә башкарылган эш икәнен аңламый халык, моны аңлатырга кирәк, дип саныйм.

– Якын киләчәкне ничек фаразлап була? Татарстан һәм Русия өчен. 2015 елга кадәр президентларны бетерергә куша бит федераль үзәк...

Президент исемен бетерү кануны Русиянең конституциясенә каршы килә. Без конституцияне үтикме әллә аңа каршы килгән канунны үтибезме? Мәсьәләне шулай итеп куярга була.
Айрат Фәйзрахманов: Беренчедән, бу шартнәмә 2017 елга кадәр эшли. Анда "Татарстан президенты", дип язылган. Димәк Татарстан федераль канун нигезендә үзендә "президент" атамасын 2017 елга кадәр калдыра ала, дигән сүз. Өченче шартнамә өчен дә хокукый нигез бар. Федераль законда "мондый шартнамә үзенчәлекләре булган төбәкләр белән төзелә", дип язылган. Татарстанның тарихи, икътисади, географик үзенчәлекле бар. Болар исәпкә алынса, яңа шартнамә төзелсә - Русия федерация юлын дәвам итәчәк. Әгәр дә өченче шартнамә төзелмәсә - артка зур чигенеш булачак. Русия унитар дәүләткә әвереләчәк.

Назыйф Мириханов: Кызганычка каршы Татарстан "президент" атамасы белән берүзе калды. Башкортстан да баш тартты шушы көннәрдә. Ничек кенә авыр булса да барлык җаваплылык Татарстан президентында булачак. Бу канунны кабул иткәндә Рөстәм Миңнеханов, "Мин Татарстан президенты буларак үзебезнең Конституциягә кулымны куеп ант иттем", дигән иде. Аның 2015 елда яңадан сайлану вакыты җитә. Бик кискен мизгел булып алачак. Бүгенге президентыбызның сүзеннән күп тора хәзер. "Президент" дигән исемне, әлбәттә, сакларга кирәк.

Айрат Фәйзрахманов: Татарстан әлегә бердәнбер төбәк дип әйтеп булмый. Саха республикасында, Удмуртиядә әлегә "президент" исемнәре саклана.

Назыйф Мириханов: Бу бик әйбәт. Бәлки бу мәсьәләне берләшеп хәл итеп булыр. Без моңарчы башкортлар белән киңәшләшеп, бер-беребезгә карашыбрак эшли идек. Алар менә үз сүзләрен әйтте.

– Назыйф әфәнде, сез Мәскәүдәге абруегыздан файдаланып тагын үз тирәгезгә милли җанлы, танылган татарларны җыеп Татарстанны республика буларак якларга, аның президентын саклау өчен берәр нәрсә оештырырга теләмисезме? Мәскәү татарларының бармы андый теләге?

Назыйф Мириханов: Әлбәттә, Мәскәү татарларының мондый теләге бар. Бик борчылып күзәтәләр алар бу хәлләрне. Әмма актив эшләр әлегә башкарылмый. Мондагы ватандашлар җәмгыятенең көчен кулланырга була. Бу турыда уйлап карарбыз.

Сөйләшүне тулысынча видеода карагыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG