Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле читлектән чыгарылырмы?


2000нче еллар башында шәһәр уку йортларында барлык фәннәрне татарча укыту кискен бетерелде, аның урынына, хәйлә табып, "татар телен тирәнтен өйрәтү сыйныфлары" ачылды.
2000нче еллар башында шәһәр уку йортларында барлык фәннәрне татарча укыту кискен бетерелде, аның урынына, хәйлә табып, "татар телен тирәнтен өйрәтү сыйныфлары" ачылды.

Татар теленнән белем бирү елдан-ел гадиләштерелә, дәреслекләр урыстелле укучылар өчен басылганы белән алыштырып барыла, каникулда татарча китап уку таләп ителми. Татар телендә белем бирелмәгәч, ана телебездә укырдай бала калмады да диярлек.

Азатлык хәбәр иткәнчә, 21 апрель көнне узган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф министры Энгел Фәттаховның "Татар телен ничек өйрәтергә инде тагын?" дип зарлануын әйтеп узган...

Чагыштыру өчен: 90нчы еллардан алып 2000 елга кадәр татар теле урыс теле белән тигез күләмдә диярлек укытылды. Шул елларда татар мәктәпләрендә фәннәрдән татар телендә белем бирелде.

2000нче еллар башында шәһәр уку йортларында барлык фәннәрне татарча укыту кискен бетерелде, аның урынына, хәйлә табып, “татар телен тирәнтен өйрәтү сыйныфлары” ачылган иде.

1990нчы һәм 2000нче елларны чагыштырсаң татар мәктәпләрендә татар мохитенең юкка чыкканы ап-ачык күренә

Шушы ике дәверне чагыштырсаң, татар мәктәпләрендә татар мохитенең юкка чыкканы ап-ачык күренә. Хәзерге вакытта татар теле урыс теле белән тигез күләмдә укытылмый. Мәсәлән, Чаллының 2нче татар гимназиясендәге дәресләр жәдвәленнән (расписание) күренгәнчә, 1-9нчы сыйныфларда татар теле белән урыс теле тигез күләмдә укытыла. 10-11нче сыйныфларда татар теле атнага 1 дәрес, ә урыс теле – 3 дәрес керә.

Татар әдәбияты 7-9нчы сыйныфларда атнага 1 дәрес керсә, урыс әдәбияты 7-8нче сыйныфларда – 2 дәрес, 9нчы сыйныфта – 3 дәрес укытыла.

Шулай итеп, хәтта татар гимназиясендә урысча укыту өстенлекле итеп куелган, ә башка мәктәп һәм гимназияләрне әйтеп тә торасы юк.

Хәтта татар гимназиясендә урысча укыту өстенлекле итеп куелган

Мәктәпләрдә урыс теленә игътибар елдан-ел арта бара, каникулда күп итеп урысча әдәби китап уку таләп ителә. Ә татар теленнән белем бирү елдан-ел гадиләштерелә, дәреслекләр урыстелле укучылар өчен басылганы белән алыштырып барыла, каникулда татарча китап уку таләп ителми. Татар телендә белем бирелмәгәч, ана телебездә укырдай бала калмады да диярлек.

Җитәкчеләр бер нәрсәгә төшенергә тиеш: татар телен ничек укытсаң да, әгәр аның кулланыш сферасы башка фәннәргә дә җәелми икән, телне берничек тә саклап һәм үстереп булмый. Балалар бакчасыннан алып, соңгы сыйныфның соңгы дәресенә кадәр белемне татар телендә бирергә кирәк.

Концепцияне эшкә җигәргә вакыт

Кулланыштан чыккан телләрне дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәргән илләр дөньяга билгеле. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен әлеге илләрнең хакимияте башта милли мәгарифне торгызды. Мәсәлән, Израил, Каталония (Испания төбәге). Хәзерге вакытта Уэльста дәүләт җитәкчеләре шундый юнәлештә хәрәкәт алып бара.

Татар телен ничек укытсаң да, әгәр аның кулланыш сферасы башка фәннәргә дә җәелми икән, телне берничек тә саклап һәм үстереп булмый

Татарстанда да узган ел август аенда милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителгән иде. Ләкин аның тормышка ашуы сорау астында. Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре башлыча сүзне урыслашкан татар гимназияләренә татарча укытуны кайтару турында гына алып бара. Урыслашкан татар мәктәпләре, катнаш уку йортларындагы урыслашкан татар сыйныфлары турында бернәрсә әйтелми диярлек, нәтиҗәдә алар татарча дәреслекләр белән өлешчә генә тәэмин ителә.

Узган елдан башлап Чаллының татар статуслы уку йортлары татарча дәреслекләргә заявка бирә башлады. Ләкин 3нче, 12нче, 18нче, 58нче “татар” мәктәпләре ел саен бер сыйныфка җитәрлек кенә татарча дәреслекләргә заявка биреп бара. Катнаш мәктәпләр (11нче, 30нчы, 34нче, 56нчы, 57нче) татарча дәреслекләргә заявка бөтенләй бирми.

58нче “татар” мәктәбендә быел ачылачак 1 “А” татар сыйныфының ата-аналар җыелышында укытучы: “Өстән кушылды, шуңа күрә татарча укытачакмын”, – дип белдергән. Ләкин, шунда ук: “Мин татарча белем бирүгә каршы”, – дип тә өстәгән. Менә бит нинди укытучылар татар мәктәбендә эшли!

Башлангыч сыйныф укучылары әйтүенчә, 4нче “татар” мәктәбендә татар теле һәм җыр дәресләре генә татарча укытыла икән. Шул турыда әлеге мәктәпнең завучына әйткәч, ул: “Претензиягезне өстәгеләргә белдерегез”, – диде.

Моның ише сүзне мәктәп директорларыннан да еш ишетергә туры килә. Шул ук вакытта, мәктәп җитәкчеләре алда әйтелгән концепциянең эчтәлеге белән таныш та түгел икәне ачыклана. Инде рәттән икенче татар мәктәбе директоры миннән: “Нәрсә язылган соң анда?”, – дип сорады.

Саботаж ясап, татарча укытуга каршы эш алып барган укытучы һәм мәктәп җитәкчесе эшеннән азат ителергә тиеш!

Урыслашкан татар гимназияләре турында сүзне нык куертсалар да, аларда татарча укыту юк дип әйтерлек. Мәсәлән, ата-аналар әйтүенчә, Чаллыдагы 54нче “татар” гимназиясенең 1 “В” сыйныфында барлык фәннәрдән дә урысча белем бирәләр. 1нче сыйныфларда тулысынча татарча укытуны оештырыр өчен директор И.Т.Галиевнең җитәкчелек сыйфатлары җитми, күрәсең.

Узган ел мәгариф министры Энгел Фәттахов: “Без район һәм шәһәр­ләрдәге 72 татар гимназия­сендә булдык. Укытучы, директорлар арасында тиешле таләпләргә җа­вап бирмә­гән­нәре дә ачык­ланды”, – дип белдергән иде. Андыйларга карата катгый чаралар күрә башларга күптән вакыт бит инде! Саботаж ясап, татарча укытуга каршы эш алып барган укытучы һәм мәктәп җитәкчесе эшеннән азат ителергә тиеш! Шундый катгый административ чаралар гына педагогларны “тәртә арасына” кертә алачак. Уку йортларында татар телендә белем бирү тиз арада оештырылмаса, берничә елдан көт тә тор, галим Рафаил Хәкимов шуны бәян итеп чираттагы “Ычкынган мөмкинлек”ләрен язып чыгарачак...

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG