Accessibility links

8 ноябрь Дәүләт шурасы утырышы, ә аңа кадәр шураның Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты киңәшмәсе узачак. Татарстан мәктәпләре шурадан татар телен һәм әдәбиятын укытуга карата карар көтә.

7 ноябрь Татарстан мәктәпләрендә уку елының икенче чиреге башланып китте. Моңа кадәр чирек алдыннан бөтен мәктәпләр дә үзләрендәге җәдвәлне (расписание) сайтларына урнаштыра иде. Чирек башланаса да күп мәктәпләр сайтында, бигрәк тә Казанда җәдвәлләр эленмәгән. Татарстан районнарындагы мәктәпләрдә дә, мисал өчен Актанышның 1нче мәктәбендә җәдвәл 6 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр генә дип бирелгән.

Казандагы 83нче лицей җәдвәле
Казандагы 83нче лицей җәдвәле

[Язмада күрсәтелгән мәктәп сайтларындагы җәдвәлләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Сылтамалар 7 ноябрь төштән соң алынды]

"Татар теле дәресләре бүген булмады, иртәгә дә булмый"

Казандагы 96нчы гимназиядә 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә. Әлеге гимназиядә 7 ноябрьдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бер генә сыйныфта да укытылмады. "8 ноябрьдә укытылмый, Дәүләт шурасы карарын көтәбез", дип белдерде Азатлыкка татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Тарханова. Бу гимназия сайтына да җәдвәл юк.

Укытучы бала каршына нинди йөз белән кереп басар соң?

"Әлегә татар телен һәм әдәбиятын җәдвәлгә куймадылар. Дәүләт шурасының берәр карары булмасмы, җылырак җил исә башламасмы дип көтәбез. Укытучыларның төрлесен төрле сыйныфларга куйдылар, берәр төрле карар булып, аларны яңадан алыштырырга туры килсә, укытучы бала каршына нинди йөз белән кереп басар соң? Дөрес, җәдвәл үзе бар, укытучыларга сәгатьләр бүленде. Укытучыларны чыгарып ташламадылар, әмма киләчәк турында уйлаганнарга эш табарга кирәк булачак барыбер", ди Тарханова.

Гүзәлия ханым сүзләренчә, беренче чиректә укытучылар арасында атнасына 22-23, 26-27 сәгать укытучылар да булган. "Мисал өчен, 6нчы сыйныфта 4 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәбият иде. Безнең гимназиядәге сыйныфларда моңа кадәр 4-5 сәгать татар теле һәм әдәбияты укытылып килде.

Дәүләт шурасы берәр карар кабул итсә, ул сәгатьләр калыр дип өметләнмим, ләкин Мәскәү белән, Путин белән барыбер килешү төзергә була дип уйлыйм. Бүгенгә төзеп куйган җәдвәлгә карасак, укытучыларның сәгатьләре кими, 22-23кә кала. Ана телен укыту мәсьәләсе, бүген сәясигә әйләнде", диде Тарханова.

"Прокуратура таләбе дә үтәлә, шура карарын да көтәбез"

Азатлык Казанның 26нчы лицее белән элемтәгә керде. Лицей директорының укыту эшләрендә урынабсары Тамара Ситдыйкова сайтларында җәдвәл куелмаса да, аның инде төзелгәнен һәм 7 ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылганны белдерде.

Тамара ханым сүзләренчә, 90 процентка якын ата-ана татар телен ана теле буларак укытуны хуплаган. Әлеге лицей башлангачларда III укыту вариантын, ә 5-9нчы сыйныфларда IV вариантны сайлаган. Татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре дә алай сизелерлек кимемәде дип белдерә урынбасар.

"Бер яктан, прокуратура таләпләрен үтибез, ә икенче яктан, Татарстан Дәүләт шурасы карарын көтәбез", диде Азатлыкка Ситдыйкова.

"Соснада татар теле сәгатьләре саны күпмедер кимеде"

Балтач районы Сосна мәктәбе сайтында да җәдвәл 12 ноябрьгә кадәр дип кенә куелган. Мәктәп мөдире - Гамил Котдусов.

Бергә кушып исәпләгәндә 2-3 сәгать югалттык

"Әгәр алга таба үзгәреш булмаса, бу җәдвәлне укыйбыз дип элгән идек. Куймаучыларга килгәндә, бәлки алар үзгәрешләр булыр дип шикләнгәндер. Безнең татар мәктәбе, барсы да татар балалары. Ана телен укытуда ниндидер проблемнар юк. Башлангыч сыйныфларга укыту програмындагы IV, 5-9 сыйныфларга V вариантны сайладык", ди Котдусов.

Гамил әфәнде сүзләренчә, федераль укыту планнары нигезендә яңа җәдвәл төзелгәнгә, татар теле һәм әдәбияты саны күпмедер кимегән. "Гомумән, бөтен сыйныфларны бергә кушып исәпләгәндә 2-3 сәгать югалттык, башлангычларда үзгәреш бөтенләй булмады", диде Азатлыкка Котдусов.

"Иртәгә ни булсын беркем дә әйтә алмый"

Кайбыч районы мәктәпләренең кайберләрендә, мисал өчен Кошман мәктәбендә җәдвәл бөтенләй юк, ә кайберләрендә 12 ноябрьгә кадәр дип кенә язылган.

Азатлык район мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров белән элемтәгә керде. Җәдвәлнең нигә алай, 12 ноябрьгә кадәр генә күрсәтүен "әлегә әйтә алмыйм" диде. Җитәкче сүзләренчә, районда бер генә укытучы да кыскартылмаган, барсы да эшле. Илдар әфәнде татар мәгарифенең киләчәге турында "сезгә нидер әйтерлек әйберем юк" дип кенә белдерде.

"Дәүләт теле - һәр өлкәдә дә мәҗбүрилек сакланырга тиеш"

6 ноябрь Татарстан Фәннәр академиясендә "Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия" дигән түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашкан галимнәр, мәгәриф хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре 25 октябрь Халыклар дуслыгы йортында үткән Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдә кабул ителгән резолюцияне хупланды. Анда татар телен 1-9нчы сыйныфларда мәҗбүри укытырга, 10-11нче сыйныфларда ихтыярига калдырырга тәкъдим ителгән иде.

Фәннәр академиясендә үткән түгәрәк өстәлдә күп тәкъдимнәр әйтелде. Алар арасында Русия мәгариф һәм фән министрлыгы якын арада дәүләт стандартлары буенча дәүләт телләре булган республикалар өчен үзгә план кабул итмәсә, әлеге министрлыкның үз эшләрен җиренә җиткермәвен танып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә дигәне дә булды.

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

Бу утырышта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин да катнашты. Ким әфәнде фикеренчә, Татарстанның дәүләт теле булган татар телен мәгарифтә ихтыярига калдыру чигенү булачак һәм дәүләт теле статусын төрле өлкәләрдә аерым карарга ярамый. 8 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында нәкъ шушы ягына игътибар бирелергә тиеш дип саный ул.

"Тел мәсьәләсе күпкырлы һәм катлаулы әйбер. Безнең Конституция, кануннарыбыз һәм өстәмә норматив документлар бар. Әгәр документларда каршылыклар килеп чыккан икән, хәзер без дәүләт теле дибез икән, ул төшенчә нидән гыйбарәт һәм нәрсәне аңлата ул дигән сорау туа.

Дәүләт теле статусын төрле өлкәләрдә аерым карарга ярамый

Әгәр без хәзер мәгариф системында дәүләт теленең мәҗбүри түгеллеге турында сүз алып бара башласак, иртәгә дәүләт теле булган татар теленең җәмгыятьтәге яшәүгә бәйле булган тагын башка бер юнәлешләрендә чигенә башласак... Гомумән, әнә шуңа таба алып китмибезме без.

Эшләр болай барса, дәүләт теле кайсы очракта мәҗбүри һәм кайсы очракта мәҗбүри түгел дигән сайлауга барырга туры киләчәк безгә. Телебез дәүләт теле статусы алган икән, шуңа күрә мин дәүләт теле статусы һичшиксез сакланырга тиеш дип саныйм. Дәүләт теле статусын төрле өлкәләрдә аерым карарга ярамый, һәр өлкәдә дә мәҗбүрилек сакланырга тиеш", ди Ким Миңнуллин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG