Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр татар телен мәҗбүри укытуны саклап калу юлларын тикшерде


Татарстан Фәннәр академиясе
Татарстан Фәннәр академиясе

Татарстан Фәннәр академиясендә узган "түгәрәк өстәл"дә, Русия мәгариф министрлыгы якын арада дәүләт стандартлары буенча вариатив план кабул итмәсә, федераль министрлыкның үз эшләрен җиренә җиткермәвен танып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә, дигән фикер дә әйтелде.

6 ноябрь Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан "Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия" дигән "түгәрәк өстәл" узды. Чарада галимнәр, мәгәриф хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Белгечләр Русия мәгариф һәм фән министрлыгы якын арада дәүләт стандартлары буенча вариатив план кабул итмәсә (дәүләт телләре булган республикалар өчен), федераль министрлыкның үз эшләрен җиренә җиткермәвен танып, мәхкәмә оешмаларына мөрәҗәгать итәргә һәм алда әйтелгәннәрне үтәтүен таләп итә торган мәхкәмә нәтиҗәсе көтәсе кала, дигән фикер белдерде.

Шулай ук Русия президентының 2017 елның 20 июлендә милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышыннан соң бирелгән күрсәтмәләре Татарстанда тулысы белән үтәлүе, урыс теленең укыту сәгатьләре Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткәнчә, тиешле дәрәҗәгә җиткерелүе, Русия халыкларының туган телләре ирекле рәвештә, сайлау мөмкинлеге белән укытылуы турында әйтелде.

Утырышта Русия президенты күрсәтмәсен фәнни хәл итү һәм мәгариф оешмалары белән уйланылган карарлар кабул итәсе урынга, мәктәп мөдирләренә, укытучыларга басым ясала, бу - уку-укыту процессында һәм белем бирү оешмаларының психологик атмосферасында чагылыш таба, прокуратураның җәһәт эш башлавы, татар телен өйрәнүдә татарстаннарның конституцион хокукларын игътибарсыз калдыру милләтара киеренкелеккә китерә, дигән борчулы фикерләр яңгырады.

Җыелышта яңгыраган фикерләрне гомумиләштереп академия вице-президенты Дания Заһидуллина укыды.

Чарада катнашкан белгечләр фикеренчә, татар һәм урыс телләре мәсьәләсен җайга салуда Татарстан халыклары ассамблеясы тарафыннан оештырылган республика җыелышында тәкъдим ителгән телләрне компромисс өйрәнү моделе иң отышлы юл буларак күренә. Анда урыс телен өйрәнүне арттыру, предмет буларак татар телен дәүләт теле итеп өйрәнү (сәгатьләрен киметеп) һәм туган телләрне өйрәнүне ирекле итеп калдыру каралган иде.

"Түгәрәк өстәл" утырышында 20ләп белгеч катнашты. Татарстанда татар телен туган тел буларак өйрәнү, республикада билингвизм (ике теллелек) мәсьәләләрен күтәрү темасына фикерләр алышынды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG