Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:58

Безнең бүгенге хәлебез 1552 елның көзен хәтерләтә – ул чагында без бәйсез дәүләтебезне югалттык, хәзер, көрәшмәсәк, милләт үзе дә юкка чыгарга мөмкин.

Безнең бүгенге хәлебез 1552 елның октябрен хәтерләтә, ул вакытта без дәүләтебезне югалткан булсак, бүген инде милләтне югалту алдында торабыз. Мәктәпләрдә татар телен укытуны тыю – ул инде милләтнең үзен дә тыю, үсешен, яшәвен туктату дигән сүз. Без моның нәтиҗәсен берничә буыннан соң мәктәпләрдән урыс телле балалар әзерләнеп чыккач күрәчәкбез, чит өлкәләрдә ул күптән шулай инде. Бу балалардан татар язучылары да, милли белгечләр дә чыкмаячак, алар нинди телдә укысалар, шул телдә фикерләячәкләр һәм язачаклар, башка милләтләргә хезмәт итәчәкләр. Милләтнең бер өлеше безнең нинди фаҗигаи чиккә килеп җиткәнне аңлый, аңа каршы көрәшә, әмма җитәкчеләр телне югалтуның нәрсәгә китерәсен аңлап бетермиләр ахыры. Югыйсә, 25 ел эчендә татар телен Татарстанда чын мәгънәсендә дәүләт теле итәргә, милли мәгариф системасын эшләп куярга була иде, ә бездә гел күз буяу һәм үз-үзеңне алдау барды. Татар теленә караш иң түбән дәрәҗәдә булды, иң зур акчалар төрле тамаша-шоуларга, спорт уеннарына тотылды, әллә нинди Иннополислар, икътисади зоналар төзелде, татар мәктәбе генә үги хәлендә кала бирде. Һәм менә бүген шунысын да юк итәргә торалар.

Прокуратура ай буе Татарстан мәктәпләрен туздырды, шул вакытта ук аның карарларын мәхкәмәгә биреп туктатырга кирәк иде – бу эшләнмәде

Безгә хәзер нишләргә, ничек итеп мәктәпләрдә татар телен саклап калырга – эчендә җаны булган һәр кеше бүген шул турыда уйлыйдыр. Иң беренче – чигенүдән туктарга кирәк, инде болай да чигенә-чигенә, хокукларыбызны бирә-бирә барып терәлдек. Һәм үзебезгә һөҗүмгә күчәргә. Прокуратура ай буе Татарстан мәктәпләрен туздырды, шул вакытта ук аның карарларын мәхкәмәгә биреп туктатырга кирәк иде – бу эшләнмәде. Киресенчә, алар әйткәнгә ризалашып, яңа програм төзелде, анда урыс теле дәресләре арттырылды, татар теле икеләтә киметелде. Әмма прокуратура моның белән дә риза булмады – бу яңа програмга каршы да карар кабул итте. Ягъни, Татарстан мәктәпләрендә татар теленең дәүләт теле буларак укытылуына каршы төште.

Дәүләт шурасында барабаннар кагып чыгышлар ясадылар, имеш, мәктәпләрдә татар теле дәүләт теле буларак укытылачак, ә нәтиҗәсе барыбер прокуратура әйткәнчә булды

Һәм бу мыскыллау Татарстан Конституциясенең 25 еллык юбилей көнендә булды! Бу инде Татарстан Конституциясенә дә каршы төшү иде, чөнки анда татар һәм рус телләренең тигез хокуклы дәүләт телләре булуы язылган. Мәгариф турында канун буенча, татар һәм рус телләре Татарстан мәктәпләрендә тигез күләмдә укытылырга тиеш. Прокуратура боларның барысына да аяк сөртте. Прокуратураның шушы карарын мәхкәмәгә бирәсе урынга, Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпләргә таратылган яңа укыту програмын җыеп ала, ягъни, прокуратура әйткәннәр белән ризалаша. Ул чагында бу уен нәрсәгә кирәк иде? Халыклар дуслыгы йортында әллә кемнәрне җыеп, әллә нинди резолюцияләр кабул иттеләр, Дәүләт шурасында барабаннар кагып чыгышлар ясадылар, имеш, мәктәпләрдә татар теле дәүләт теле буларак укытылачак, ә нәтиҗәсе барыбер прокуратура әйткәнчә булды.

8 ноябрьдә узачак Дәүләт шурасы сессиясендә тел мәсьәләсе буенча сөйләшүне дәвам итеп, Халыклар дуслыгы йортында кабул ителгән резолюцияне расларга тиешләр иде. Әмма хәзер бу вариант барып чыкмый, чөнки прокуратура аның буенче эшләнгән яңа програмны тыйды. Инде Дәүләт шурасына нәрсә белән чыгарга? 6 ноябрь көнне тиз генә Фәннәр академиясендә галим-голәмә җыеп алына, “Түгәрәк өстәл” оештырыла, вице-президент Дания Заһидуллина җитәкчелегендә ун пункттан торган карар кабул ителә. Азатлык хәбәр иткәнчә, анда шундый юллар да бар: “Русия мәгариф һәм фән министрлыгы якын арада дәүләт стандартлары буенча вариатив план кабул итмәсә (дәүләт телләре булган республикалар өчен), федераль министрлыкның үз эшләрен җиренә җиткермәвен танып, мәхкәмә оешмаларына мөрәҗәгать итәргә һәм алда әйтелгәннәрне үтәтүен таләп итә торган мәхкәмә нәтиҗәсе көтәсе кала". Бер караганда, каты әйтелгән кебек, мөгаен, бу сүзләрне Дәүләт шурасында да яңгыратырлар. Әмма көн кебек ачык – Русия мәгариф министрлыгы якын арада да, ерак арада да бернинди вариатив план кабул итмәячәк, безнең аңа мәхкәмә белән янавыбыз да кесәдән йодрык күрсәтү генә булачак.

Татар халкының хокукларын яклау буенча Халыкара оешма кирәк!

Ул арада Татарстан мәктәпләрендә, прокуратура күрсәтмәсе буенча татар теле дәүләт теле буларак укытылудан тукталачак, ул инде туктатылды. Димәк, бу рәвешле пар чыгарудан һәм чигенүдән туктап, прокуратураның күрсәтмәләрен мәхкәмәгә бирергә кирәк, татар телен яңадан мәктәпләргә кайтару өчен башка юл юк. Әлбәттә, Русия мәхкәмәләрендә бу мәсьәләдә җиңеп чыгу икеле, әмма Халыкара мәхкәмәләр бар бит әле! Татарның бөтен Европага таралып эшләп ята торган милли оешмалары бар, хәзер алар да эшкә җигелергә тиеш, югыйсә, Брюссельдә “Аулак өй” уйнап утырып кына милләтне саклап калып булмаячак. Мин ничә елар буе инде сөйлим, Татар конгрессының соңгы корылтаенда да бу мәсьәләне күтәрдем – татар халкының хокукларын яклау буенча Халыкара оешма кирәк! Һава кебек кирәк! Милләтне, аның телен, динен, хокукларын, эзәрлекләнүче һәм төрмәләргә утыртылган милләттәшләрне якларлык хокук белгечләре кирәк! Эшсез калган татар теле укытучыларына ярдәмгә юристлар, адвокатлар кирәк! Боларның барысын да Бөтендөнья татар конгрессы оештырырга тиеш дип уйлыйм.

Балаларны урыс мәктәпләреннән алып, татарныкына күчерергә кирәк. Мин моны "Милли һиҗрәт" дип атар идем

Икенче юнәлеш – татар балаларын татар мәктәпләренә туплау. Мәхкәмәләр әле алар еллар буе барырга мөмкин, ә балаларны татарча укытырга бүген кирәк. Урыс мәктәпләрендә мондый мөмкинлек каралмаган. Димәк, баласының татарча укуын теләгән ата-аналар аны татар мәктәбенә яки гимназиясенә күчерә ала, башка юл юк, туганнар! Әле шәһәрләрдә сирәк-мирәк булса да татар мәктәпләре бар, аларда милли рух хөкем сөрә. Ә авылларда бөтен фәннәр дә бары тик татарча гына укытыла торган мәктәпләр дә бар. Безгә хәзер шушы милли мәктәпләребезне саклап калу турында уйларга кирәк булачак. Ата-аналар балаларын күпләп урыс мәктәпләреннән алып, татарныкына бирә башласалар, бу башкаларга да гыйбрәт булыр иде. Урыс мәктәбендә укып татар булып калуы бик авыр булачак, урыс мәктәпләре – катнаш никахларга юл, нигез булып тора. Шуңа күрә татар балаларын аннан мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк. Мин хәтта моны "Милли һиҗрәт", ягъни, милли күченеш дип тә атар идем. Чаллының бер гомум белем бирү мәктәбе почмагында “Мөселман мәктәбе” урнашкан. Менә шул мөселман мәктәбендә балаларын укытыр өчен кайбер гаиләләр хәтта Мәскәүдән дә Чаллыга күчеп кайттылар! Нигә әле балаларны татарча укытыр өчен шушындый милли күчешкә бармаска? Хәзергә андый мөмкинлекләр бар бит әле!

Бөтен Русия буенча милли республикаларда дәүләт телләрен бетерү – зур сәясәтнең һәм үзгәрешләрнең башы

Киләчәктә бу татар мәктәпләре бердәнбер милли учак булып калырга да мөмкин әле, чөнки милли республикалар бетерелсә, без инде “татар теле – дәүләт теле” дип авыз ача алмаячакбыз. Ә эшләр шуңа таба бара. Бөтен Русия буенча милли республикаларда үз дәүләт телләрен бетерү – зур сәясәтнең һәм үзгәрешләрнең башы. Эш шунда, Русиядәге хәлләр белән, бер төркем байларның халыкны талавы белән урыслар канәгать түгел, алар теләсә кайсы вакытта баш күтәрергә мөмкиннәр. Шуны сизенгән җитәкчеләр хәзер төрле юллар белән моны туктатырга тырышалар – революция ясарга җыенганнар дип, артык актив урысларны кулга алулар башланды. Ә калганнарын исә милли телләрне корбан итеп биреп тынычландырмакчы булалар, янәсе, менә бит, барысы да урыс өчен эшләнә, баш кына күтәрмәгез, шушы хәлегезгә риза булып яшәгез! Шушы корбаннар арасында татар теле дә бар. Башка милләтләр инде телләре бетү белән ризалаштылар кебек, артык тавышлары ишетелми, ә татар тыпырчына әле.

Бүгенге хәлебез 1552 елның көзен хәтерләтә – ул чагында без бәйсез дәүләтебезне югалттык, хәзер, көрәшмәсәк, милләт үзе дә юкка чыгарга мөмкин

Русиянең урыс булмаган халыклары да хәзер безгә карап тора – бу тиңсез көрәштә татарлар җиңсә, алар да исән калачак, татар бетсә, башкалар белән сөйләшеп тә тормаячаклар. Фронт сызыгы тагы татар аша, аның теле, йөрәге аша үтә... Һәм тарих үлчәвенә тел язмышы гына түгел, милләт язмышы да салынган. Моның шулай икәнлеген һәр татар яхшы аңласын иде! Безнең бүгенге хәлебез 1552 елның көзен хәтерләтә – ул чагында без бәйсез дәүләтебезне югалттык, хәзер, көрәшмәсәк, милләт үзе дә юкка чыгарга мөмкин. Аллаһтан сорыйк – биш гасыр буе Русия төрмәсендә яшәгән милләтебезгә кяфер коллыгыннан котылырга ярдәм итсен иде! Милләтебез азат булып, үз дәүләтендә, үз телендә сөйләшеп, үз динен тотып яшәргә насыйп булсын иде!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG