Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аянычлы нәтиҗә: теле юкның – иле юк


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Ниһаять, тел мәсьәләсенә нокта куелды – дәүләт теле булган татар теле Татарстан мәктәпләрендә нибары атнасына ике сәгать, ул да ихтыярига калды. Бу хәлләр – Татарстан җитәкчелегенең татарга каршы алып барган милли сәясәте нәтиҗәсе.

Ниһаять, тел мәсьәләсенә нокта куелды – дәүләт теле булган татар теле Татарстан мәктәпләрендә нибары атнасына ике сәгать, ул да ата-аналар теләге белән генә укытылу – бу инде "юк" дигәнне аңлата, – Татарстан дәүләт түгел, аның төп халкын тәшкил иткән татарның теле дәүләт теле түгел, һәм ул мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытылмаячак. Бу хакта Татарстан республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков шатлыгыннан бии-бии Дәүләт шурасы мөнбәреннән хәбәр итте, моңа каршы чыгучы "кайнар башлар"ны бик тиз суытачакларын әйтеп, куркытып-өркетеп тә алды.

Депутатлар татар телен, үзләре кабул иткән кануннарны һәм Татарстан Конституциясен яклап бер сүз әйтмәделәр

Әллә шуңа күрәме, депутатлар татар телен, үзләре кабул иткән кануннарны һәм Татарстан Конституциясен яклап бер сүз әйтмәделәр, бердәм рәвештә, "исәпкә алабыз" дигән карар өчен тавыш бирделәр. Нәрсәне исәпкә аласыз, әфәнделәр, татар теленең бетүенме, Татарстанны да шушы хәл көтүнеме? Ул чагында сез үзегез дә беркемгә кирәк булмаячаксыз бит! Тарих чүплегендә милләтне бетерүчеләр булып аунап ятып калачаксыз! Дәүләт киңәшчесе "мудрый" Шәймиев тә бу юлы дәшмәде, ул үзе чирек гасыр алып барган "милләтсез сәясәт"нең нәтиҗәсен күреп утырды ахыры.

Бу хәлләр Татарстан җитәкчелегенең татарга каршы алып барган милли сәясәте нәтиҗәсе

Әйе, бу хәлләр барысы да Татарстан җитәкчелегенең татарга каршы алып барган милли сәясәте нәтиҗәсе инде. Әле узган гасырның 90-нчы еллар башында ук, татар халкы үз азатлыгы өчен көчле дулкын булып күтәрелгәч, Шәймиев үзенең атаклы гыйбарәсен әйтте: “Суверенитетның милли төсмере юк”, диде. Ягъни, “Суверенитет не имеет национальной окраски», дип оран салды. Без, милли хәрәкәт вәкилләре, моңа бик рәнҗедек, каршы чыктык, бу мөстәкыйльлекне татар халкы гасырлар буе көрәшеп алганлыгын, һәм беренче чиратта, ул үз милләтебезгә хезмәт итәргә тиешлеген әйттек. Шәймиевнең ул чакларда милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе урыс телле Рафаил Хәкимов иде, ул да татар дип артык өзелеп тормады. Аннан "Татарстан моделе" дигән атама уйлап таптылар, милли бәйсезлек – дәүләти азатлык идеясен "базар моделенә" алыштырдылар. Моңа каршы чыккан татарларны “дошман” дип игълан иттеләр, аларның берсен дә депутатлыкка уздырмадылар, оешмаларын мәхкәмәләр белән яптылар, үзләренә җинаять эшләре ачтылар, хөкем иттеләр.

Татарстан җитәкчелеге чирек гасыр буе алып барган урыска яраклашу сәясәтенең ачы нәтиҗәләрен дә күрәбез

Әйе, без хәзер Татарстан җитәкчелеге чирек гасыр буе алып барган урыска яраклашу сәясәтенең ачы нәтиҗәләрен дә күрәбез. Бу җитәкчелек үзләренә бәйсезлек алып биргән татар халкыннан түгел, моңа тешләрен кысып кына түзәргә мәҗбүр булган урыслардан, Мәскәүдән курыктылар, аларны татар хисабына ашаттылар һәм яшәттеләр. Урыслар сорамаган да килеш, Казанны басып алуда төп рольне уйнаган Свияжскины алтынга манып торгызып куйдылар, Казан уртасында Мәрьям-Ана иконасы чиркәвен хан сараедай яңадан төзеп бирделәр, урысларга елына әллә ничә тапкыр тәреләрен болгап Кремль тирәләй йөрергә рөхсәт иттеләр. Ә шул вакытта татар милли хәрәкәтенә Хәтер көнендә хәтта дога кылырга да Кремльгә керү тыелды, татарныкы дип исәпләнгән милли уку йортлары, институтлар, хәтта бүлекчәләр ябылып бетте, татар теле санга сугылмады, ул дәүләт теленә әйләнеп китмәде. Татарстан җитәкчеләре тарафыннан һаман үчтекиләп, ни сорасалар, шуны алып торган урысларга инде мәктәпләрдә татар теле артык булып күренә башлады – алар Мәскәүгә, прокуратурага татар телен укытуга каршы шикаятьләр яудырырга тотындылар, аларның саны меңнәр белән исәпләнә. Шушыларга нигезләнеп, Русия президенты Путинның бер сүзенә һәм күрсәтмәсенә таянып мәктәпләрнең асты-өскә китерелде, алардан татар теле куып чыгарылды.

Безгә башта ук татар мәктәпләрен, татар балаларын урысныкыннан аерып алырга кирәк булган

Әйе, безгә башта ук татар мәктәпләрен, татар балаларын урысныкыннан аерып алырга кирәк булган, милли хәрәкәт нәкъ шулай теләде дә, алар ярдәме белән генә бераз татар мәктәп-гимназияләре ачылып калды. Әмма Татарстан җитәкчеләре бу юл белән барырга теләмәделәр, урысын-татарын бергә укмаштырып, татар телен барысына да бары тик предмет буларак кына укытуны хуп күрделәр. Һәм шулай эшләделәр дә - бу катнаш мәктәпләрдә барлык фәннәр дә урысча укытылды, ә татар теле барысына да көненә бер сәгать предмет буларак керде. Әлбәттә, моның белән генә татарча өйрәнеп булмый иде, әмма моңа күз йомдылар, "сарык та исән, бүре дә тук" дип үз-үзләрен алдадылар. Әмма бүре тук булмаган икән шул, аңа бу сарыкларның бөтенләе белән ашалып бетүе кирәк булган. Һәм менә ашадылар да, татарның телен чәрдәкләп, төбеннән өзеп алдылар, хәзер исә Татарстанның үзенә теш кайрыйлар. Ә бит теле юкның – иле юк, иле юкның – көне юк.

Милләт өчен гаять фаҗигале, хәсрәтле-хурлыклы бу көннәрдә Татарстан президенты һаман чит илләр буенча "гастрольдә" йөри

Милләт өчен гаять фаҗигале, хәсрәтле-хурлыклы бу көннәрдә Татарстан президенты һаман чит илләр буенча "гастрольдә" йөри, ач Русиягә бай инвесторлар ташый. Хәзер дә ул Лондонда утырып калды, татарның телен тамырыннан өзеп алганнарын сизмәде дә. Хәер, бу җитәкчеләр, аларның нәселләре күптән урыс телле бит инде, алар бу мәсьәләдә берни дә югалтмый. Бу җитәкчелек өчен иң зур югалту тел югалту түгел, хәтта Татарстанны да югалту түгел. Алар өчен иң зур югалту – кара битлек кигән җәза төркемнәре аларның байлыклары һәм үзләре артыннан килгәч булачак. “Бирмибез!” дип артларында халык тормаячак, чөнки аларның, миллиардлар артыннан куып, шәхси байлыктан күзләре тонып милләтне онытуларын, аны яклап көрәшмәүләрен халык кичермәячәк. Юк, кичермәячәк! Йөзәрләгән мөселман-татарның бер гаепсезгә дистәләгән елларга төрмәләргә утыртылуларын да милләт онытмаячак һәм кичермәячәк! Көрәшмичә генә телне биреп җибәрүләрен, шул рәвешле, аның язма әдәбиятын һәм мәдәниятен бетүгә дучар итүләрен дә милләт кичермәячәк. Юк, кичермәячәк! Телен биргән – илен дә бирәячәк, димәк, алар Татарстан өчен дә көрәшмәячәк, монысын инде милләт тә, тарих та кичермәячәк!

Мәскәүдән мәрхәмәт көтәргә ярамый, бары тик үз халкыңа гына таянырга кирәк

Хәзер халыкка боларның барысын да аңлатырга кирәк, үз-үзебезне алдаудан туктарга вакыт! Беркайчан да Мәскәүдән мәрхәмәт көтәргә ярамый, үзеңне басып алган кавемгә түгел, бары тик үз халкыңа гына таянырга кирәк. Моңа тарих шаһит, татарның бүгенге хәле гыйбрәт. Кулыбызда азмы-күпме мөмкинлек-хакимият булганда татар балаларын татар мәктәпләренә туплап, аларны татарча укытырга, татар тарихы, ислам әхлагы белән тирәнтен таныштыра башларга кирәк булачак. Хәтта Татарстан юкка чыгарылган очракта да шушы юлдан туктамаска, шәхси мәктәпләр һәм югары уку йортлары ачып, мәчет-мәдрәсәләрдә тулысынча татар теленә күчәргә, гаиләләрдә, җәмгыятьтә бары тик татарча гына сөйләшергә, тулысынча әби-бабаларыбыз диненә - исламга кайтып, Аллаһ ярдәме белән яңадан үз бәйсез дәүләтебезне торгызганда гына без милләт буларак исән калырбыз!​

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG