Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Министр Борһанов бакчада татар телен мәҗбүри өйрәнүне туктатырга кушкан


Балалар бакчасында Ана теле көне
Балалар бакчасында Ана теле көне

Күрсәтмәне мәктәпкәчә тәрбия бирү үзәкләре 29 декабрь алган дип белдерелә.

"Вечерняя Казань" газеты хәбәр итүенчә, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үзенең күрсәтмәсе белән, балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәнү дәресләрен туктатырга боерган. Әлеге күрсәтмәне министр 27 декабрь көнне имзалаган һәм 29 декабрь балалар бакчалары җитәкчеләре алган дип яза газет.

2013 елның 8 ноябрендә бакчалар өчен методик күрсәтмә җибәрелгән була. Анда нәниләрнең атнага өч сәгать уен рәвешендә татар телен өйрәнергә тиешлеге әйтелә. Бакчадагы олырак яшьтәге төркемнәрдә татар теле рәсем, әвәләү һәм дөньяны тану дәресләре урынына өйрәнелде диелә.

Борһанов күрсәтмәсендә балалар бакчасында тәрбия СанПиН (санитар кагыйдә һәм нормалар) нигезендә, ә вариатив (бакчаның үзенең тәрбия бирүе) өлеш ата-аналар теләге белән тормышка ашырылырга тиешлеге әйтелә, дип яза басма.

29 ноябрь Дәүләт шурасы сессиясендә республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны ихтыярига калдыру турында белдерелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG