Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 65 процент укучы ана теле буларак татар телен сайлаган


Илсур Һадиуллин (архив фотосы)
Илсур Һадиуллин (архив фотосы)

Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Казанда укучыларның 65,19 проценты ана теле дәресләре буларак татар телен сайлаган. Ана теле дәресләреннән баш тартучылар да бар.

"Казан укучыларының ата-аналары ана теле дәресләре буларак күбесенчә татар телен сайлады. "65,19 процент (78 816 кеше) ата-ана туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 процент (41 416 кеше) ата-ана – рус телен, 0,45 процент (542 кеше) – башка телләрне сайлаган", дип белдерде Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин "Реальное время"га.

Районлап статистикага килгәндә, иң күп татар телен Идел буе районында сайлаганнар (72,1 процент), иң аз сан – Мәскәү районында (55,8 процент).

​Шул ук вакытта ана теле дәресләреннән баш тартучылар да бар, алар белән тирәнтен эш алып барыла, дип әйтә Һадиуллин.

"Ике атна элек ана телен уку турында гаризаны 258 кеше язмаган иде, хәзер исә бу сан 128гә кыскарды", ди ул.

Казанның яһүд этномәдәни компонентлы мәктәбендә исә ана теле буларак иврит теле сайланган, ди Һадиуллин. Башка туган телләр, аның сүзләренчә, факультатив яки якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнелә.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Казанда барлык татар теле укытучылары эшләрен саклады, бары тик пенсия яшендәге 13 мөгаллим үз теләге белән яңа елдан эшләреннән китә диде Казанның 150дән артык укытучысы башка фәннәрне укыту курсларына йөри башлаган.

Моңарчы Чаллыда татар телен ата-аналарның 69 проценты сайлавы дип хәбәр ителгән иде. Хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә татар теле ихтыяри, гариза белән генә ана теле буларак укытыла. Татарстан мәктәпләре татар телен шулай ук ихтыяри рәвештә дәүләт теле буларак укыта башларга фәрман көтә.

25 декабрь Татарстанның һәм Башкортстанның урыс телле җәмәгатьчелеге вәкилләре Владимир Путинга ана теле дәресләрен мәҗбүри уку програмыннан алып ату таләбе белән хат юллаган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG