Accessibility links

Татарстан һәм Башкортстан урыс телле җәмәгатьчелеге Путиннан мәҗбүри туган тел дәресләрен бетерүне сорый


Владимир Путин

Татарстанның һәм Башкортстанның урыс телле җәмәгатьчелеге Федераль белем бирү стандартларының мәҗбүри өлешендәге туган тел һәм туган телдә әдәби уку дәреләрен бетерүне сорап Русия президенты Владимир Путинга ачык хат язган.

Хат авторлары Федераль дәүләт белем бирү стандартларының мәҗбүри өлешендәге "Туган тел һәм туган телдә әдәби уку" дәресләрен бетерүне, "белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучылар формалаштыра торган компонент булдырып, әлеге компонент кысаларындагы дәресләрне ата-аналар гаризасы белән укытуны таләп итә.

Алар шулай ук яңа фән укыта башларга мәҗбүр булган элекке туган тел укытучыларын ел ахырында аттестация уздыруны сорый. Моннан тыш, урыс телле җәмәгатьчелек туган телләрне һәм дәүләт телләрен ихтыяри укытуда "укучыларның хокукларын бозучы" республикалар башлыкларын вазифаларыннан алуны да таләп итә.

Хат авторлары төбәкләрдә Русия мәгариф министрлыгына турыдан-туры карый торган мәгариф идарәләре булдыруны да тәкъдим итә.

Хатны Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, "Собор русских Башкортстана" оешмасы җитәкчесе Виктор Афанасьев, Татарстанның урыс телле ата-аналары комитеты рәисе Юрий Носов һәм башка активистлар имзалаган.

Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм үзләрен урыс телле ата-аналарны һәм аларның балаларын яклау комитеты дип атаучы төркем җитәкчеләре Путинга мондый хатларны беренче тапкыр гына язмый. Ноябрьдә алар Татарстан президентыннан зарланып Мәскәүгә чираттагы мөрәҗәгатен юллаган иде. Алар Миңнехановның соңгы вакытта алып барган сәясәтен җавапсыз дип атый һәм шушы вазгыятьтә Русия президентын кичекмәстән чаралар күрергә чакыра.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG