Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Грудинин: "Урыс теле дә, татар теле дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел"


Павел Грудинин мәктәптә бер телне дә мәҗбүри укытуны хупламый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

Русия президенты вазифасына КПРФтан тәкъдим ителгән эшмәкәр Павел Грудинин Казанда үз тарафдарлары белән очрашуда чыгыш ясап, урыс теле дә, татар теле дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел диде.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда йөзләрчә кеше катнашында узган очрашуда Грудинин, Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе турында сорауга җавап биреп, Финляндия мисалын үрнәк итеп китерде.

"Финляндиядә ата-аналар хәл итә. Әгәр мәктәптә швед телен уку өчен тавыш бирсәләр, барысы да швед телен өйрәнә. Теләмәгән кеше башка мәктәпкә китеп бары фин телен генә өйрәнә. Җәмгыять үзе хәл итәргә тиеш, өстән фәрман белән эшләнергә тиеш түгел. Урыс теле дә, татар теле дә, башка бер тел дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел. Кайсы телне өйрәнүне кешеләр үзләре карар итәргә тиеш. Шул вакытта барысы да җайланачак. Бу турыда бәхәсләшергә кирәкми диде", Грудинин.

Очрашу башланыр алдыннан мәдәният сарае бинасы каршында "Русия коммунистлары" фиркасенең 50ләп активисты Грудининга каршы пикет уздырды. Алар кулларына "Грудунин! Халыкның башын бутама!!! Үз намзәтеңне кире ал!", "Грудинин өчен КПРФка оят", "Олигарх Грудинин КПРФ проектын ябачак", "Татарстанда лыгырдыкларга тавыш бирмиләр", "Ленин: хакимияттәге бай баю турында гына уйлый. КПРФ Ленинга каршы фиркаме?", "Хакимият халыкка булсын, миллиардер Грудининга түгел" дигән плакатлар күтәргән иде.

Русиядә 18 мартта узачак президент сайлауда намзәт буларак Владимир Путин, Павел Грудинин, Ксения Собчак, Владимир димир Жириновский, Григорий Явлинский, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Сергей Бабурин теркәлде.

XS
SM
MD
LG