Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы үзмәшгульлек салымы турында канунны кабул итте


Русия думасы
Русия думасы

Русия думасы үзмәшгульлек өчен салым турында канунны өченче укылышта кабул итте. Сынау рәвешендә киләсе елдан ул дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда эшли башлаячак.

Канун 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә эшләячәк.

Документка ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

Әлеге тәртипкә элек шәхси эшмәкәр статусындагы кешеләр дә күчә ала. Әмма бу акцизлы тауар сату, тауарны бер урыннан алып икенче урында сату, милек хокуклары сату, табигый байлыклар чыгару һәм сату белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый. Моннан тыш, арбитраж идарәчеләр, медиаторлар, бәяләүчеләр, нотариуслар, адвокатлар да үзмәшгуль статусы ала алмаячак.

Физик затларны теркәү салым оешмасына бармый гына "Мой налог" мобиль кушымта аша башкарылачак диелә. Сатып алучы белән исәпләшкәндә мобиль кушымта фискаль чек бирә, андагы мәгълүматлар автомат рәвешендә салым оешмасына җибәрелә.

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр физик затлар өчен салым түләүдән азат ителә. Шулай ук алар өстәмә кыйммәт салымы (НДС) да түләмәячәк. Соңгысы Русиягә чит илдән тауар кертү белән бәйле эшмәкәрлеккә кагылмый.

Быел җәй Русия президенты Владимир Путин Татарстанда һәм тагын өч төбәктә үзмәшгульлек өчен яңа салым идеясен сынап карарга кушты.

Апрельдә "Бәхетле" кибетләре челтәре хуҗасы Мөслисә Латыйпова президент Рөстәм Миңнехановка кече бизнес турында зарланып мөрәҗәгать итте. Сүз үз фатирларында тортлар пешереп сатучы хатын-кызлар турында барды. Латыйпова сүзләренчә, аларның ризыклары сыйфатсыз булырга мөмкин. Моннан тыш, вак эшмәкәрләр эре салым түләүче ширкәтләрнең табышы өлешенә керә дип тә зарланды Мөслимә Латыйпова.

XS
SM
MD
LG