Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин үзмәшгульлек өчен салым кертүне Татарстанда сынап карарга кушты


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин Татарстанда һәм тагын өч төбәктә үзмәшгульлек өчен яңа салым идеясен сынап карарга кушты.

Мондый тәкъдимне Русия президентына федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин яңгыраткан. Путин белән Мишустинның сөйләшү стенограммасы Кремль сайтында урнаштырылган.

Мишустин сүзләренә караганда, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр өчен махус мобиль әсбаб булдырылган. Аның ярдәмендә кешеләр өйдән чыкмый гына салым хезмәтендә теркәлә һәм салым хисаплары тапшырмый гына түләүләр башкара ала.

Түрә Владимир Путиннан әлеге технологияне Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә сынап карау өчен йөкләмә бирүне сорады. Русия президенты "сынап карыйк" дип җавап бирде.

"Ведомости" язуынча, мондый концепция турында майда ук билгеле була. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр телефоннарына касса кебек эшләүче әсбабны йөкләргә мөмкин. Аңа акча картасын бәйлисе, шулай итеп картадан салым алынып барачак. Физик затларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен салым ставкасы өч процент, ширкәтләр белән эшләүчеләргә – алты процент була. Әлеге салым физик затлар салымын һәм иминият кертемнәрен алыштырачак. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәр буларак теркәлү кирәкми. Бу алым керемнәре елына 10 миллион сумнан артмаган кешеләр өчен эшләячәк.

Апрельдә "Бәхетле" кибетләре челтәре хуҗасы Мөслисә Латыйпова Рөстәм Миңнехановка кече бизнес турында зарланып мөрәҗәгать итте. Сүз үз фатирларында тортлар пешереп сатучы хатын-кызлар турында барды. Латыйпова сүзләренчә, аларның ризыклары сыйфатсыз булырга мөмкин. Моннан тыш, вак эшмәкәрләр эре салым түләүче ширкәтләрнең табышы өлешенә керә дип тә зарланды Мөслимә Латыйпова.

XS
SM
MD
LG