Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэры хорватларга "күз тидермәкче" булган. Килеп чыкмады


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында Хорватия уенчысы Лука Модрич граффити-рәсемен ясатып, Русия такымына җиңүне теләгән. Казан мэрының бу тырышлыгына карамастан, Хорватия такымы Русияне җиңә алды.

Казанда танылган футболчыларның граффити-сурәтләрен ясыйлар. Моңарчы Конфедерацияләр кубогына Казанда Португалия уенчысы Криштиану Роналду рәсеме ясалган иде. Соңрак, дөнья беренчелеге вакытында Казанда уйнаган Аргентина уенчысы Месси һәм Бразилия уенчысы Неймар рәсемнәре дә ясалды.

Гаҗәп булганы шул: шул уенчылар һәм аларның такымнары шактый көчле саналса да, алар дөнья беренчелегеннән төшеп калды. Бу күренеш көтелмәгән булды. Интернетта "барысында да Казан граффити-сурәтләре" гаепле дип шаяртып язучылар да табылды, моның хакта хәтта федераль медиа чаралары да язды.

Казанда Роналду граффити-сурәте
Казанда Роналду граффити-сурәте

Ә Метшин моңа ничек бәйле?

Казан мэры Илсур Метшин 7 июль көнне шәһәр башкарма комитеты киңәшмәсендә Казанда Хорватия җыелмасы капитаны һәм төп уенчысы Лука Модричның граффити рәсемен ясыйлар, дип белдерде.

"Португалия җыелмасына Роналду белән бәхет елмаймады, Месси һәм Аргентина җыелмасының эше уңмады, Неймар белән Бразилия җыелмасынның да эше уңмады. Шуңа күрә бүген Русиянең футбол такымына җиңү теләп, без Хорватия җыелмасы капитаны Модричның сурәтен ясый башлыйбыз. Бу традиция дәвам итәр һәм безнең җыелма җиңәчәк дип ышанабыз", дип белдерде ул киңәшмәдә.

Моның хакта Казан мэриясенең рәсми сайты да язып чыкты. Күрәсең, шул рәвешле Казан мэры Хорватия такымына күз тидерергә теләде. Бу гамәл социаль челтәрләрдә зур игътибар җәлеп итте, кемдер аны хупласа, башкалары тәнкыйтьләде.

Error rendering VK.

Граффити ясалдымы соң?

Әйе, аны "Супернова" иҗади берләшмәсе вәкиле Дмитрий Кудинов ясады. Ләкин рәсем матч азагына гына әзер булды. Аның белән кыска әңгәмә дә мэрия сайтында бирелә.

"Роналду рәсемен ясауга безгә берничә көн бирделәр, Мессины без ике көндә ясадык, аннары соң Неймар эше бик авыр булды, аны бер төндә ясадык. Модричка исә берничә сәгать кенә бирделәр", ди "Супернова" вәкиле Лидия Аверина.

Интернетта әлеге граффитины ясау видеосы да таралды:

Error rendering VK.

Яхшы, нәтиҗәдә граффити ярдәм иттеме? ​

Юк, Хорватия такымы Русияне җиңде. Русия-Хорватия уены нык киеренке узды, төп һәм өстәмә таймнар 2:2 исәбенә тәмамланды, хорватлар пенальти ярдәмендә җиңүгә иреште.

Хорватия хәзер ярымфиналда Англия белән уйнаячак, ә Русия беренчелектән төшеп калды. Казан "күз тидерүе" дә ярдәм итмәде.

Азатлык радиосы дөнья беренчелегенең Җанлы блогын алып бара. Иң кызыклы хәбәрләрне аннан укып барыгыз!

XS
SM
MD
LG