Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хорватия ярымфиналга узды, Русия җыелмасы җиңелде


Хорватия такымы җиңүен бәйрәм итә
Хорватия такымы җиңүен бәйрәм итә

Төп һәм өстәмә таймнар 2:2 исәбенә тәмамланды, хорватлар пенальти ярдәмендә җиңүгә иреште.

7 июль кичендә Русиянең Сочи шәһәрендә футбол дөнья беренчелегенең соңгы чирек уены узды. Матчта Хорватия такымы Русияне җиңеп, ярымфинал уенына узды.

Уенның 31нче минутында беренче голны русияле Денис Черышев кертте. Сигез минуттан соң хорватлар җавап гол кайтарды (Андрей Крамарич). Төп вакытта башка голлар кертелмәде. Өстәмә вакыт дәвамында да ике такым берешәр гол кертте (Хорватиядән Домагой Вида һәм Русиядән Марио Фернандес).

Уен пенальтилар белән тәмамланды, биредә Хорватия 4:3 исәбенә җиңү яулады.

Ярымфиналда Хорватия Англия белән уйнаячак. Матч 11 июль көнне Мәскәүдә узачак. Башка ярымфиналда Бельгия белән Франция көч сынашачак.

Хорватия такымы 1998 елда беренче тапкыр беренчелекнең ярымфиналына уза алды. Шул елгы турнирда хорватлар өченче урын алды.

Дөнья беренчелегенең иң кызыклы хәбәрләрен Азатлыкның Җанлы блогында укып барыгыз.

XS
SM
MD
LG