Accessibility links

Кайнар хәбәр

6 июль уйналган чирек финал уеннарында Франция һәм Бельгия такымнары җиңүгә иреште. Такымнар 10 июль көнне узачак ярымфиналда очрашачак.

6 июль көнне Русиядә уза торган футбол дөнья беренчелегендә ике чирек финал уены уйналды.

Франция җыелма такымы беренче чирек финал уенында Уругвай такымын 2:0 исәбенә җиңде. Голларны Рафаэль Варан һәм Антуан Гризманн кертте.

Казанда уйналган соңгы матчта Бельгия җыелмасы Бразилия такымын 2:1 исәбенә отты. Беренче таймның 13нче минутында бразилияле Фернандинью үз капкасына ялгыш туп кертте, 31 минутта белгияле Кевин Де Брюйне гол кертә алды. Икенче таймда, 76нчы минутта Ренату Аугусто бельгиялеләр капкасына гол кертте.

Франция белән Бельгия 10 июль көнне узачак ярымфиналда очраша.

7 июль көнне чирек финал уеннарында Швеция-Англия һәм Русия-Хорватия уйнаячак.

Дөнья беренчелегенең иң кызыклы хәбәрләрен Азатлыкның Җанлы блогында укып барыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG