Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Франция үз такымы җиңүен билгели

Париж метросының алты станциясе исеме җыелма такымының җиңүенә багышланып вакытлыча үзгәрде. Аларның атамалары футболчылар, тренер фамилияләренә, чемпионатта җиңүгә бәйле.

Котлауларга Лувр музее да кушылган. Үз твиттерында музей танылган Мона Лизаның Франция җыелма такымы формасындагы фотосурәтен урнаштырган.

Азатлык карикатуры:

Уен кырына йөгереп чыккан Pussy Riot төркеме әгъзаларына административ протоколлар төзелгән

Берене маддә буенча аларга 20 мең сумга кадәр штраф, 160 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки 15 көнгә кадәр төрмә яный. Икенче маддә нигезендә 1,5 меңгә кадәр штраф һәм кием конфискациясе яный.

Исегезгә төшерәбез, кичә узган финалның 50нче минутында футбол кырына полиция киеменә киенгән Pussy Riot төркеме әгъзалары йөгереп чыкты. Алар үз акциясен "Миллиционер уенга керешә" дип атады. Чара алдыннан яздырган мөрәҗәгатьтә алар Русиядә сәяси конкуренция барлыкка килүен һәм сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итте. Аларны тиз генә кырдан чыгардылар.

Активистларны "Лужники" полиция үзәгенә алып килделәр. Андагы полиция хезмәткәренең сөйләшү видеосы интернетка чыккан. Ул "хәзер 37нче елның" булмавына үкенә:

Мемга әйләнгән фото

Франция такымы җиңгәннән соң футбол кырына дәүләт башлыклары да чыкты, шул вакытта көчле яңгыр башланды. Кулчатыр бары тик бер кешедә генә булып чыкты, кем икәнен үзегез күрәсез :)

​Тәрҗемә: ​"Путин бердәнбер кулчатырдан ләззәт ала":

Тәрҗемә: "Бер кулчатыр, бары тик минем өчен":

Тәрҗемә: "Аларның нәрсә, бөтен Русиягә бер кулчатырмы?"

Франция – 2018 елгы дөнья беренчелеге чемпионы

15 июль кичендә Мәскәүнең "Лужники" стадионында 2018 елгы футбол дөнья беренчелегенең соңгы уены узды. Финал уенында Франция җыелмасы Хорватия такымын 4:2 исәбенә җиңде.

Уенның 50нче минутында футбол кырына полиция киеменә киенгән Pussy Riotтөркеме әгъзалары йөгереп чыкты. Алар үз акциясен "Миллиционер уенга керешә" дип атады. Аларны тиз генә кырдан чыгардылар.

Франция дөнья чемпионы исемен алды, Хорватия лаеклы икенче урын алды. 14 июль көнне беренчелектә өченче урынга Бельгия такымы иреште.

Бүген - футбол дөнья беренчелегенең соңгы көне!

Финалда Франция белән Хорватия такымнары көч сынашачак. 14 июль көнне узган уенда Бельгия беренчелектә өченче урын алды.

Ябылыш тантанасында татар опера җырчысы Аида Гарифуллина, DJ Smash һәм АКШ актеры, хип-хоп җырчысы Уилл Смит җырлаячаклар.

Финал уены Казан вакыты белән кичке алтыда башлана.

Бельгия дөнья беренчелегендә өченче урын алды

Бельгия җыелма такымы Англияне җыелмасын җиңде. Шулрәвешле такым дөнья беренчелегендә өченче урын алды.

Бельгия беренче голны уенның инде 4нче минутында кертте (Томас Менье). Матч дәвамында инглизләр бер гол да кертә алмадылар, уен тәмамлануга сигез минут калганда бельгияле Эден Азар икенче голны кертә алды.

Өченче урын алу Бельгия өчен дөнья беренчелекләре тарихында иң яхшы нәтиҗә булып тора. Моңарчы илнең иң яхшы күрсәткече 1986 елда дүртенче урын алу иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG