Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Дөнья беренчелегенең Казандагы уеннары тәмамланса да, Казанда аның кайтавазы әле зур. Җанатарлар мәйданчыгы эшен дәвам итә, Казанда чемпионат символикасы саклана, беренчелеккә бәйле һәдияләр дә әле күпләп сатыла.

Хорват җанатарлары Мәскәүдә "Русия, рәхмәт" язуын чыгарды

Хорватия җыелма такымы җанатарлары Мәскәүнең Триумфальная мәйданында урыс телендә язылган "Русия, рәхмәт" дигән баннер чыгардылар. Бүген Хорватия җыелмасы Англиягә каршы ярымфиналда уйнаячак.

Дөнья беренчелегенең чирек финалы уенында Хорватия Русия җыелмасын җингән иде. Җиңүдән соң интернетка хорват уенчысы Домагой Виданың "Украинага дан!" дип кычкырган видеосы чыккан. Әлеге язма зур шау-шу чыгарган, ФИФА Хорватия футбол федерациясенә штраф салган. Социаль челтәрләрдә русияле җанатарлар Хорватиягә каршы җан атарга чакырган.

Франция дөнья беренчелеге финалына узды

Ярымфинал уенында Франция җыелмасы Бельгия такымын 1:0 исәбенә җиңде.

Петербурда узган уенда бердәнбер голны француз такымы уенчысы Самюэль Умтити кертте (51 минутта).

Җиңү Франциягә финал уенына юл ачты. Финал 15 июль көнне Мәскәүнең "Лужники" стадионында узачак. Франциянең көндәше 11 июль узачак Хорватия-Англия уенында билгеле булачак.

Казан мэры хорватларга "күз тидермәкче" булган. Килеп чыкмады

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында Хорватия уенчысы Лука Модрич граффити-рәсемен ясатып, Русия такымына җиңүне теләгән. Казан мэрының бу тырышлыгына карамастан, Хорватия такымы Русияне җиңә алды.

"Украинага дан!" шигаре өчен – кисәтү

Домагой Вида
Домагой Вида

Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) Русия-Хорватия уеныннан соң "Украинага дан!" шигарен әйтеп, видео яздырткан Хорватия уенчысы Домагой Вида-га кисәтү чыгарган.

"ФИФАның әдәп комитеты Домагой Видага видеодагы сүзләре өчен кисәтү чыгарган", дип хәбәр итте федерациянең матбугат хезмәте.

Хорватия уенчысы Домагой Вида 7 июль көнне узган Русия-Хорватия уеныннан соң социаль челтәрләргә "Украинага дан!" дип кычкырган видео чыгарган. ФИФА кагыйдәләренә күрә уенчыларга сәяси шигарьләр куллану тыела. Федерация Видага кисәтүдән тыш шулай ук штраф сала алган яки уеннарда катнашуга тыю чыгара алган, ләкин иң йомшак җәза сайлаган.

7 июль Хорватия җыелмасы Русия такымын җиңеп ярымфиналга узды. Хорватиядән икенче голны Домагой Вида кертте.

Дөнья беренчелегенең соңгы атнасы!

  • 10 июль, ярымфинал: Франция – Бельгия
  • 11 июль, ярымфинал: Хорватия – Англия
  • 14 июль, өченче урын өчен матч (ике ярымфинал җиңелүчеләре уйный)
  • 15 июль –​ финал

Хорватия җиңде, Русия беренчелектән төшеп калды

7 июль кичендә Русиянең Сочи шәһәрендә футбол дөнья беренчелегенең соңгы чирек уены узды. Матчта Хорватия уены Русияне җиңеп, ярымфинал уенына узды.

Уенның 31нче минутында беренче голны русияле Денис Черышев кертте. Сигез минуттан соң хорватлар җавап гол кайтардылар (Андрей Крамарич). Төп вакытта башка голлар кертелмәде. Өстәмә вакыт дәвамында да ике такым берешәр гол кертте (Хорватиядән Домагой Вида һәм Русиядән Марио Фернандес).

Уен пенальтилар белән тәмамланды, биредә Хорватия 4:3 исәбенә җиңү яулады.

Ярымфиналда Хорватия Англия белән уйнаячак.

Бельгия такымының Казанда җиңүе ил тарихына керде

Брюссельдан Лилия Вәлиева яза:

Бельгия татарлары кичәге Казань-Арена дагы очып йоргән бүскәгә шатлана! "KAZAN" дигән сүзнең мәгънәсе Бельгия патшалыгында, хәттә Европа күләмендә дә, киңәйде, тарихка керде, Һәрбер гаиләдә сеңеп калды. Бельгия халкы берничә кен инде саташып Казан шәһәренә үзенең өметләрен бәйләде. Кичә кич белән илдә телевизор карамаган кеше калмады.

Рәхмәт шул 24 егеткә! Алар 95 минут өчендә KAZAN дигән сүзне Бельгиядә зурлап таныттырдылар, мәңгегә яңгыраттылар! Ата-аналарына да рәхмәт!

дәвам

XS
SM
MD
LG