Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Англия FIFA 2018 ярымфиналына чыга

7 июль көнне уйналган чирек финал уенында Англия җыелма такымы Швецияне 2:0 исәбенә җиңә һәм шулрәвешле дөнья беренчелегенең ярымфиналына чыга.

Голларны Һарри Магуайер һәм Деле Алли керткән.

Англиянең ярымфиналда көндәше бүген кич уйналачак Русия-Хорватия матчыннан билгеле булачак.

Бельгия җыелмасы Бразилия такымын җиңеп, ярымфиналга уза

Беренче таймның 13нче минутында бразилияле Фернандинью үз капкасына ялгыш туп кертте. 31нче минутта белгияле Кевин Де Брюйне матур гол кертеп исәпне 2:0-гә җиткерде. Икенче таймда, 76нчы минутта Ренату Аугусто бельгиялеләр капкасына гол кертте. Бразилия такымы Казаннан өйләренә кайтып китә.

Бельгия Бразилия такымын җиңеп, ярымфиналга уза
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00

Бельгия ярымфиналда Франциягә каршы уйнаячак.

Франция футбол дөнья беренчелегенең ярымфиналына узды

Франция җыелма такымы чирек финал уенында Уругвай такымын 2:0 исәбенә җиңгән. Ике голны Рафаэль Варан һәм Антуан Гризманн керткән.

10 июль көнне узачак ярымфиналда Франция такымы Бразилия-Бельгия уены җиңүчесе белән көч сынашачак.

Кичке тугызда дөнья беренчелегенең Казандагы соңгы уены башлана

Бу юлы Казанда Бразилия белән Бельгия такымнары ярышачак. Җиңүче ярымфиналга уза. Азатлык хәбәрчесе Бразилия хәбәрчеләре белән бергә уенга юл тотты.

Бүген Чабаксарда 8 нче федераль Сабантуе башлана

Бәйрәмнең төп чаралары 7 июль узачак. Шунысы кызык, Сабантуй мәйданы хәзер Русиядә баручы футбол дөнья чемпионатының җанатарлары җыела торган урында – фан-зонада урнашкан. Сабантуй узгач та футболны күрсәтүче зур экраннар яңадан урынына кайтарылачак. Җыен уздырыр өчен аларны вакытлыча сүтеп алып куйганнар.

Сабантуй мәйданы шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Чабаксарның Кызыл мәйданында, “Яклаучы ана” сыны янында ясалган. Бүген Казанда узачак Бразилия-Англия арасындагы уенны Чабаксар җанатарларына үз өйләрендә карарга туры киләчәк.

Мәскәүдә җанатарлар өчен икенче мәйданчык ачарга җыеналар. Шул вакытта беренчелекнең 6 уены гына уйналмый калачак.

Мәскәү мэриясе футбол җанатарлары өчен икенче фан-зона ачарга карар кылган. Шәһәр мэры Сергей Собянин сүзләренчә, ул "Спартак" стадионы янында урнашачак.

Дөнья беренчелеге 14 июнь көнне башланды. Яңа мәйданчык ачылышына 64 матчның 58-е инде уйналган булачак.

Казанда җанатарлар мәйданчыгында ниләр булганын безнең фотогалереядән карый аласыз.

6 һәм 7 июль көннәрендә Дөнья беренчелегенең чирек финал уеннар узачак

6 июль көнне Бразилия-Бельгия уены Казанда узачак. Бу беренчелекнең Казанда уза торган соңгы уены. Ярымфиналлар һәм финал Мәскәү һәм Петербур шәһәрләрендә узачак.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты шундый сан китергән: беренчелекнең 20 көне дәвамында Казан кафе-рестораннарына 21 мең өчпочмак ашалган икән :)

Футбол беренчелеге сабантуйларына да чагышы таба:

дәвам

XS
SM
MD
LG