Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап, Русия ширкәте заказы буенча Минскида футбол тубы рәвешендәге туңдырма чыгарганнар. Ә Төньяк Осетиядә Русия җыелмасы җиңүләре хөрмәтенә җирле ширкәт "Гол" дип аталган яңа туңдырма ясый башлаган.

Шәһәр кибетләрендә бу туңдырманы аеруча өлкән буын кешеләре еш сатып ала икән – алар якташлары Станислав Черчесов өчен борчыла. Русия җыелмасының баш тренеры Төньяк Осетиянең Алагир шәһәрендә туган.

Error rendering VK.

Русия такымында татар егете дә уйный

Русия футбол такымында бер татар егете бар – Чаллы егете Дәлир Хуҗаев (Далер Кузяев).

Ул 1993 елда Чаллыда туган. Өч яшьләре тирәсендә әти-әнисе белән Оренбургка күченә, футбол белән шөгыльләнүе дә шушы шәһәрдә башлана. Әтисе Әдһәм Хуҗаев Оренбургның "Газовик" клубында тренер була. Соңрак Дәлир Санкт-Петербургка күчеп, футбол уйнавын дәвам итә. Бераздан "Зенит" академиясендә шөгыльләнә башлый.

2013 елда Дәлирне Казанның “Рубин” такымы тренеры Корбан Бердыев сынап карый. Егет “Рубин” белән бергә Австриягә барып, такымның күнегүләрендә катнаша, остаз аны ошата. Ләкин Бердыев яшь уенчыга, осталыгын арттырсын өчен, берәр ел Түбән Каманың "Нефтехимик" клубы өчен уйнап торырга киңәш итә. “Нефтехимик”та Хуҗаев бер сезон да тутырмый, "Терек" клубына күчә.

Хуҗаев Таҗикстан җыелмасы өчен дә чыгыш ясый алыр иде, чөнки әти-әнисе шушы илдән. 2017 елның җәендә егетне Таҗикстанга чакыралар, әмма ул тәкъдимнән баш тарта. Русиядә туып үскәнгә, ул Русия җыелмасыннан кала башка бер такымда да уйнарга теләмәвен белдерде. 2017 елдан бирле Русия җыелмасы өчен чыгыш ясый.

Хуҗаев – өченче буын футболчы, әтисе һәм бабасы Таҗикстанда футбол такымнарында чыгыш ясаган. Дәлирнең абыйсы Руслан да футболчы була, әмма имгәнүләре аркасында һөнәри спорттан китәргә мәҗбүр булган.

Хәбәрчеләребез Казан урамнарында төрле кызыклы күренешләргә тап була:

3 июль көнне соңгы 1/8 уеннары уза

Бүген кичке биштә Швеция белән Швейцария такымнары ярыша, кичке тугызда исә Колумбия белән Англия көч сынашачак.

Финалның чирек уеннары 6 һәм 7 июль көннәрендә узачак.

Әлегә билгеле булган чирек финал уеннары:

  • Уругвай – Франция
  • Бразилия – Бельгия
  • Русия – Хорватия

Русиянең дөнья футбол беренчелегендә чирек финалга узуын Казанда төне буе бәйрәм иттеләр.

Казан Русиянең чирек финалга узуын бәйрәм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Ышанмаслык, ләкин факт: Русия Испания такымын җиңеп, чирек финалга узды!

1 июль көнне Мәскәүнең "Лужники" стадионында узган 1/8 уенында Русия такымы Испанияне җиңде. Җиңү пенальтилар чиратында хәл ителде. Русия тарихында беренче мәртәбә финал чирегенә уза.

Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. 11 минутта Русия яклаучысы Сергей Игнашевич үз капкасына ялгыш гол кертте, 41-нче минутта исә Артем Дзюба пенальти ярдәмендә тигезлеккә иреште. Өстәмә вакыт эчендә такымнар гол кертә алмады, пенальти чиратында Русия футболчылары 4:3 исәбенә җиңде.

Якшәмбе кич Түбән Новгородта узачак 1/8 уенында Русия көндәше билгеләнәчәк. Анда Хорватия белән Дания такымнары уйный.

Азатлык Бауман урамына чыгып Дөнья футбол беренчелеге җанатарларыннан Казан, Татарстан турында фикерләрен сорашты. Читтән килгән җанатарлар арасында фикерләрен татарча белдерергә теләүчеләр дә шактый булды.

Чит ил җанатарлары Казан турында татарча әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Футбол беренчелеге вакытында Казанда җанатарлар өчен махсус мәйданчык булдырылды. Анда барлык уеннарны зур экраннардан карап була, концертлар җыр-биюләр оештырыла.

Азатлык хәбәрчесе 27 июнь кичендә Германия-Көньяк Корея һәм Бразилия-Сербия уеннары вакытында җанатарлар мәйданчыгында булып кайтты. Әлеге мәйданчыктан фотогалерея әзерләдек.

дәвам

XS
SM
MD
LG