Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия дөнья беренчелегендә өченче урын алды


Бельгия җыелма такымы Англия җыелмасын җиңде. Шулрәвешле такым дөнья беренчелегендә өченче урын алды.

Бельгия беренче голны уенның инде 4нче минутында кертте (Томас Менье). Матч дәвамында инглизләр бер гол да кертә алмадылар, уен тәмамлануга сигез минут калганда бельгияле Эден Азар икенче голны кертә алды.

Өченче урын алу Бельгия өчен дөнья беренчелекләре тарихында иң яхшы нәтиҗә булып тора. Моңарчы илнең иң яхшы күрсәткече 1986 елда дүртенче урын алу иде.

11 июль көнне Хорватия җыелма такымы инглизләрне җиңеп, финалга уза алды. Аңа кадәр бер көн элек Франция Бельгияне җиңеп, финалга узды.

15 июль көнне Русиядә уза торган Дөнья беренчелегенең ябылышы һәм соңгы финал уены узачак.

XS
SM
MD
LG