Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аида Гарифуллина дөнья беренчелеге ябылышында чыгыш ясаячак


Аида Гарифуллина
Аида Гарифуллина

15 июль көнне Русиядә узган футбол дөнья беренчелеге тәмамланачак. Ябылыш тантанасында татар опера җырчысы Аида Гарифуллина да чыгыш ясаячак.

15 июль көнне Русиядә уза торган футбол дөнья беренчелеге тәмамлана. Бу көнне Мәскәүнең "Лужники" стадионында беренчелекне ябу тантанасы һәм финал уены узачак.

Финалда Франция белән Хорватия такымнары көч сынашачак. 14 июль көнне узган уенда Бельгия беренчелектә өченче урын алды.

Ябылыш тантанасында татар опера җырчысы Аида Гарифуллина, DJ Smash һәм АКШ актеры, хип-хоп җырчысы Уилл Смит җырлаячаклар. Гарифуллина беренчелек ачылышында инде җырланган иде, ул Робби Уильямс белән "Angels" җырын башкарды.

Финал уенын Русия президенты Владимир Путин, Франция президенты Эммануэль Макрон, Хорватия президенты Колинда Грабар-Китарович, Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан, Беларусия президенты Александр Лукашенко караячак дип көтелә.

Азатлык дөнья беренчелеге турында җанлы блог алып бара!

XS
SM
MD
LG