Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кытай баш консуллыгы бинасы ачылды


Казанда Кытай баш консуллыгы бинасы ачылу

22 август Казанда Кытай баш консуллыгы бинасы ачылды. Әлеге чарага Кытайның Русиядәге илчесе Ли Хуэй килде, ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Кытай баш консуллыгы бинасы Казанның Подлужная урамындагы 21 нче йортта урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов баш конссуллык ачу Русия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә җитди адым дип чыгыш ясады. Кытай эшмәкәрләренең бизнесларын үстерер өчен Казан географик яктан уңайлы диде Миңхенанов. Аның сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстан белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше 50 процентка арткан.

"Безнең Кытай хезмәттәшләребез белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт, бүген менә баш консуллык ачыла. Минемчә, хәзер инде турыдан-туры авиарейслар да ачарга мөмкин – бу багланышларыбыз үсешенә этәргеч булачак", дип китерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен президентның матбугат хезмәте.

Кытайның Казандагы баш консулы У Инцинь виза һәм паспорт эшләре тиз арада җайланыр дип ышандырды.

Кытай консуллыгы Казанда 2016 елның октябрендә ачылган иде. Ул моңа кадәр "Сувар Плаза" сәүдә үзәгендә эшләде.

XS
SM
MD
LG