Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Путин 82,09% тавыш җыйган


Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09% тавыш биргән. Павел Грудинин 9% белән икенче урында.

18 март узган Русия президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, иртәнге сигезгә Татарстанда сайлау беркетмәләренең 100 проценты эшкәртелгән. Владимир Путин 82,09% җыйган. Икенче урында Павел Грудинин - 9,06%. Владимир Жириновский 3,01% тавыш җыйган. Максим Сурайкинга сайлаучыларның 1,68% тавыш биргән. Сайлаучыларның 1,33% Ксения Собчак яклы булуын күрсәткән. Григорий Явлинский - 0,87%, Борис Титов - 0,59%, Сергей Бабурин 0,58% алган.

Казанда Путин 77% тавыш җыйган. Иң күп процентны аңа Норлат (98,14%), Кайбыч (97,06%), Мөслим (96,62%) районнары биргән.

Татарстанда сайлауга килүчеләр 77,45% тәшкил иткән. Казан шәһәрендә тавыш бирергә килүчеләр 61,47%, Чаллыда - 79,54%, Әлмәттә - 76,51%, Түбән Камада - 71,83% тәшкил иткән. Авылларда тавыш бирүчеләр 80%тан артык булган.

Русия презиңенты сайлау 18 март узды. Үзәк сайлау комиссиясе нәтиҗәләренә караганда, беркетмәләрнең 99,75%ты эшкәртелгән. Путинга сайлаучыларның 76,67% тавыш биргән. Павел Грудинин - 11,79%, Владимир Жириновский - 5,66%, Ксения Собчак - 1,76%, Григорий Явлинский - 1,04%, Борис Титов 0,76%, Максим Сурайкин - 0,68%, Сергей Бабурин 0,65% җыя алган.

Тавыш бирергә сайлаучыларның 67,47 проценты килгән.

XS
SM
MD
LG